Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровски журналистына Telegram-каналга бер постны күчереп алган өчен 10 ел колония яный


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу пост Бучадагы хәлләр турында булган.

"Хабаровская Мингазета" Telegram-каналына Бучадагы вакыйгалар турындагы бер язманы күчереп алганы өчен Хабаровски журналисты Сергей Минһаҗевны тоткарлаганнар.

Адвокаты Константин Бубон әйтүенчә, журналистны "сәяси, идеологик, раса, милли яки динара нәфрәт һәм дошманлык сәбәбе белән гаскәр турында "фейклар" таратуда" гаеплиләр.

Бу маддә нигезендә аны ун елга кадәр утыртып куярга мөмкиннәр.

"ОВД-Инфо" искәртүенчә, хәзерге вакытта Минһаҗев Хабаровскидагы вакытлыча тоту изоляторында. Хабаровски мәхкәмәсе журналистка чикләү чарасы сайлау белән бәйле утырышны 27 апрельгә билгеләгән.

Сергей Минһаҗев Forbes һәм "Амурский бульвар" басмалары өчен яза, шулай ук төбәк яңалыклары чыгып бара торган берничә Telegram-канал алып бара. Элегрәк ул шулай ук "Ведомости", "Коммерсантъ", ТАСС, "Комсомольская правда" һәм башка басмалар белән дә хезмәттәшлек иткән.

  • 2023 елда хакимиятләр сугышка каршы чыккан русияләргә карата куллана торган маддәләр нигезендәге эшләрдә мәхкәмәләр бер генә аклаучы карар да чыгармаган.
  • "ОВД-Инфо" проекты исәпләп чыгаруынча, мәхкәмәләр "гаскәрне дискредитацияләү" һәм "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" маддәләре нигезендә 115 хөкем карары чыгарган. Бу узган елгыдан җиде тапкырга күбрәк.
  • Русия мәхкәмәләре Украинадагы сугыш турындагы теләсә мәгълүмат Кремльнең рәсми карашлары белән туры килмәсә, аларны йә "кимсетү" йә "фейк" дип таба.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG