Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймак протестында катнашуда шикләнелүче Зәки Ильясов тоткарланганнан соң бер көн комада булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ильясовны 6:40 сәгатьтә тоткарлыйлар һәм 7:48 сәгатьтә ул хастаханәгә эләгә.

Баймак протестында катнашуда шикләнелүчеләрнең берсе Зәки Ильясов кулга алынганнан соң комага киткән. Бу хакта "Баймак эше" нигезендә тоткарланганнарның туганнары алып баручы "ЗПЧ" телеграм каналы яза.

19 апрельдә гаиләсенә Ильясов турындагы мәгълүмат ун көн эчендә федераль эзләүгә биреләчәк дигән кисәтүдән соң, 24 апрельдә Зәки үзе полиция бүлегенә барырга була. Бу хакта аның туганнары әйтә.

"Телефонны кабызды һәм шуның аркасында полиция бүлегенә үзе барып җитә алмады", диелә хәбәрдә.

Ильясовны 6:40 сәгатьтә тоткарлыйлар һәм 7:48 сәгатьтә ул хастаханәгә эләгә. Шуннан соң бер көн комада була.
"ЗПЧ" телеграм каналы шулай ук исеме әйтелмәгән кеше белән язышу скриншотын бастыра. Анда тоткарланучының "уң як пневмоторакс, сул як гемоторакс, үпкәдә инфильтратив үзгәрешләр, шешләр һәм сыну (кабыргалары) урынында гиперемия" диелгән.

Хәзерге вакытта Ильясов Тикшерү изоляторында. "Хәле канәгатьләнерлек. Әкрен генә йөри башлады. Ашказаны һәм тынычландыра торган дарулар сорады", дигән туганнары "Поиск инфо по репрессантам после провокаций в Баймаке" телеграм каналында.

  • 2024 елның гыйнварында Уфада һәм Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап каршылык чаралары узды. Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров әләгеннән соң ачтылар. Куәт оешмалары вәкилләре җыелган халыкны көч кулланып таратты һәм шуннан соң 80нән артыгы кешегә киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу турында җинаять эшләре ачылды. Аларны "Баймак эше" дип атыйлар.
  • Бу эш нигезендә корбаннар да бар. Рифат Даутов тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде. Аны тавыш-тынсыз гына җирләделәр, конвой һәм ОМОН күзәтүе астында башкорт ире җир куенына салынды. Дим Дәүләткилдиннең туганнары аның куәт вәкилләре тарафыннан кыйналуы турында белдерде. 1958 елгы Миннияр Байгускаров үз-үзенә кул салды, аңа куәт оешмалары тарафыннан көчле басым булган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG