Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугыштан кайткан Русия хәрбиләре ике ел эчендә 200дән артык кешене үтергән һәм имгәткән


Украинада сугыш
Украинада сугыш

Күпчелек җинатьләр көнкүреш сәбәпләр белән, яки хәмер кулланганнан соң эшләнгән. Бергәләшеп эчеп утырган чакта сугыштан кайтканнар еш кына танышларына, күршеләренә яки очраклы кешеләргә һөҗүм итә, дип искәртелә.  Еш кына сугыш ветераннарының туганнары да "үлем куркынычы" астында, диелә язмада.

Ике ел эчендә Украинадагы сугышта булып Русиягә кайткан хәрбиләрнең кулыннан җәрәхәтләнүчеләрнең саны ике йөздән артып киткән, аларның йөздән артыгы һәлак булган, калганнары авыр яралар алган. Моны медиада һәм мәхкәмәләрнең эш кәгазьләрендә булган мәгълүматларны өйрәнеп, "Вёрстка" исәпләп чыгарган.

Басма бу җинаятьләр белән бәйле кешеләрнең 91е - сугышта булганнан соң ярлыкау алган элекке тоткыннар, 84е - башка хәрбиләр дип яза.

Иң "киң таралган" җинаять — кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә гомергә куркыныч тудырырдай авыр зыян китерү булган. Сугыштан кайтучылар шундый кимендә 87 җинаять кылган, алар нәтиҗәсендә 18 кеше үлгән, 70 кеше җитди имгәнгән.

Күпчелек җинатьләр көнкүреш сәбәпләр белән, яки хәмер кулланганнан соң эшләнгән. Бергәләшеп эчеп утырган чакта сугыштан кайтканнар еш кына танышларына, күршеләренә яки очраклы кешеләргә һөҗүм итә, дип искәртелә. Еш кына сугыш ветераннарының туганнары да "үлем куркынычы" астында, диелә язмада.

"Вёрстка" 134 хөкем карарын анализлаган, аларның өчтән икесендә хөкемдарлар сугышта катнашуны йомшартучы сәбәп буларак исәпкә алган.

  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Әле яңарак кына Пенза өлкәсендәге Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине Ибраһим Исәнәевнең үлеме бөтен авылны тетрәндерде. Аны үтерүдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткән һәм ярлыкау алган Раил Хәйров шикләнелә.
  • Киров өлкәсендә элеккеге тоткын 85 яшьлек пенсионер Юлия Буйскаяны көчләгән һәм үтергән Иван Россомахин кичә 22 ел колониягә хөкем ителде. Дүрт ел элек Россомахин икенче бер авылдашын үтереп төрмәгә эләккән була, ә аннан – "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт белән килешү төзеп сугышка алына. Узган ел мартта Россомахин фронттан кайта һәм, тикшерү фикеренчә, шунда ук Юлия Буйскаяны үтерә. Моңа кадәр ул ике автомобиль тәрәзәсен балта белән җимереп өлгерә. Җирле халык сөйләвенчә, ул исерек килеш бистә буйлап корал күтәреп йөргән һәм күршеләренә янаган.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Былтыр сентябрьдә "Вот Так" басмасы Русия мәхкәмәләре Украинадагы сугышта катнашканнарга кылган җинаятьләре өчен хөкем карары чыгарганда 97 процент очракта җәзаны йомшарта, дип хәбәр иткән иде.
  • Аңарчы "Если быть точным" проекты да моңа игътибар иткән иде. Хәзер Русиядә яңа "өстенлекләргә ия" төркем барлыкка килде, бу – Украинага каршы сугышта катнашучылар. Аларны торган саен ешрак җаваплылыктан азат итәрләр, "җитди сәбәпләр белән" гаепләүдән баш тарталар, дип искәртте журналистлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG