Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы" элекке полиция хезмәткәрен үтергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Бу атнада төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.

Башкортстанда “Вагнер”ның элекке сугышчысы элекке полиция хезмәткәрен үтергән, алар төнге клубта сугышкан. Бу хакта “Осторожно, новости” Telegram-каналы җиткерә.

Канал мәгълүматынча, Белореттан 36 яшьлек Илшат Хафизов җиде ел буе эчке эшләр оешмасында эшләгән. Аны сәламәтлеге белән бәйле эшеннән азат иткәннәр һәм ул урманчылык белән шөгыльләнә башлаган. Бу атнада Хафизов дуслары белән “Рай” төнге клубында ял иткән. Клуб ябылганнан соң алар башка бер ирләр төркеме – бертуган Вилнур һәм Илнур А. белән низагка кергән диелә.

“Осторожно, новости” мәгълүматынча, беренчел фаразларга күрә низаг бер кыз аркасында чыккан, соңрак сугыша ук башлаганнар. Вилнур пычак чыгарып, башта Хафизовның дустын, аннары аның үзен кадый башлаган диелә. Шуннан соң абыйлы-энеле А.ларның качып китүе әйтелә.

Хафизов ашыгыч ярдәм килгәнче кан югалтудан үлгән, ә аның дустын коткарып кала алганнар, дип яза канал.

Һөҗүм итүчеләрне өйләренә кайтып барган чакта тоткарлаганнар.

“Осторожно, новости” мәгълүматынча, Вилнур А. 2021 елда сәламәтлеккә зыян салып, саксызлык белән үлемгә китерү эше нигезендә алты ел колониягә хөкем ителгән булган. Колониядә ир “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышка киткән. Туган ягы – Белоретка ул һоспиталдән соң кайткан – ул сугышта яраланган һәм аяк табанын югалткан диелә.

Мәрхүм егет – Илшат Хафизовның туганнары каналга сөйләвенчә, үтерүдә шикләнелүче моңарчы Украинага каршы сугышып кайтканга күрә, җирле медиалар һәм пабликлар бу хәл турында язарга курка.

  • Узган язда Русия хәрбиләре Украинадагы сугышта берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде.
  • Төрле бәяләмәләргә күрә, “Вагнер” белән сугышка 50-70 мең тоткын киткән. Июньдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин Украинага каршы сугышта катнашып, Русиягә 32 мең элекке тоткын кайтты дип белдергән иде.
  • Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителгән дип саный.
  • Татарстан-Башкортстанда әлегә авыр җинаятьләр турында ишетелмәгән иде. Әмма күрше төбәкләрдә сугыштан кайтканнар тарафыннан кылынган вәхшилекләр булгалап торды.
  • Мисал өчен, Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган 23 яшьлек Никита Любимов исерек килеш элекке бер танышын кыйнап үтергән.
  • Июнь ахырында Казанда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышта катнашкан Владимир Лернерны тоткарлаганнар иде, ул наркотиклар сатмакчы булуда гаепләнә.
  • 23 август кичендә Тверь өлкәсендә Embraer ERJ-135BJ Legacy 650 очкычы килеп төште. "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожинның үлүе хәбәр ителде. 29 августта медиалар Евгений Пригожинны Петербурда “ябык форматта” Порохов зиратында җирләүләре турында язды. Аңарчы ике ай гына алдан вагнерчылар Мәскәүгә таба кузгалып фетнә оештырган иде.
  • Күптән түгел “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте вәкиленең ширкәткә ялланган сугышчыларга башка эш табарга тәкъдим итүе билгеле булды. Чөнки төркем Украинадагы сугышта башка катнаша алмый, Африкада һәм Якын Көнчыгышта исә саклану министрлыгы белән Росгвардия көндәшлеге зур диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG