Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәләре 97 процент очракта сугышта катнашканнарга җәзаны йомшарта


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Мәхкәмәләр гаепләнүчеләргә җәзаны йомшартканда Русия гаскәренә акча күчерүне дә исәпкә алган диелә. Хөкем карарларының берсендә гаепләнүченең сугышка барырга ниятләвен генә дә йомшартырдай сәбәп дип исәпкә алганнар. Тагын берсендә гаепләнүченең үги әтисе сугышка катнашканга җәзаны йомшартканнар.

Русия мәхкәмәләре Украинадагы сугышта катнашканнарга кылган җинаятьләре өчен хөкем карары чыгарганда 97 процент очракта җәзаны йомшарта. Бу хакта "Вот Так" басмасы хәбәр итә.

Журналистлар соңгы ярты елда гарнизон хәрби мәхкәмәләрендә чыккан 60 хөкем карарын өйрәнгән һәм аларны сивил мәхкәмәләрдә чыккан моңа охшаш гаепләү карарлары белән чагыштырган.

Кайбер очракларда мәхкәмәләр гаепләнүчеләргә җәзаны йомшартканда сугышта катнашуны да түгел, ә Русия гаскәре өчен дип акча күчерүне дә исәпкә алган диелә. Хөкем карарларының берсендә гаепләнүченең сугышка барырга ниятләвен генә дә йомшартырдай сәбәп дип исәпкә алганнар. Тагын берсендә гаепләнүченең үги әтисе сугышка катнашканга җәзаны йомшартканнар.

Соңгы ярты елда мәхкәмәләр хәрбиләргә ешрак үтерү, исерек килеш транспорт йөртү, шулай ук наркотиклар алу, саклау яки куллану маддәләре нигезендә хөкем карарлары чыгарган.

Быел май ахырында "Если быть точным" проекты да моңа игътибар иткән иде. Хәзер Русиядә яңа "өстенлекләргә ия" төркем барлыкка килде, бу – Украинага каршы сугышта катнашучылар. Аларны торган саен ешрак җаваплылыктан азат итәрләр, "җитди сәбәпләр белән" гаепләүдән баш тарталар, дип искәртте журналистлар.

Шулай ук Русиядә саклану министрлыгы аша сугышка киткән тоткыннарның бурычларын кичерүләре дә хәбәр ителде. Әйтик Тамбовта Павел Алехин 2022 ел ахырында 91 яшьлек пенсионерны талаган һәм үтергән өчен 26 елга утырган. Колониягә керү белән диярлек саклану министрлыгы белән контракт төзегән һәм "Шторм Z" хәрби төркеме белән сугышка киткән. Җинаять эшендә ярлыканса да, канунга ярашлы Алехин үзе үтергән пенсионерның иптәш кызына 321 мең сум компенсация түләргә тиеш булган. Әмма мәхкәмә приставы аның бу бурычын исәптән сызган.

  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Күптән түгел генә Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • Брянски гарнизон мәхкәмәсе сугышта катнашкан ирне 10 яшьлек үги кызын көчләүдә гаепле дип табып 15 елга хөкем итте.
  • Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
  • Июнь ахырында Казанда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышта катнашкан Владимир Лернерны тоткарлаганнар иде, ул наркотиклар сатмакчы булуда гаепләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG