Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә саклану министрлыгы аша сугышка киткән тотканнарның бурычларын кичерәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тамбовта Павел Алехин 2022 ел ахырында 91 яшьлек пенсионерны талаган һәм үтергән өчен 26 елга утырган. Колониягә керү белән диярлек саклану министрлыгы белән контракт төзегән һәм "Шторм Z" хәрби төркеме белән сугышка киткән. Пенсионерның дустына түләргә тиешле компенсациясен дә кичергәннәр.  

Русиядә мәхкәмә приставлары "Шторм Z" хәрби төркемендә Украинага каршы сугышучы тоткыннарның түләнмәгән кредитларын, дәүләт пошлиналарын һәм сивил дәгъвалар аша түләттерелергә тиешле бурычларын тулысынча исәптән сыза башлаган. Бу хакта Мәхкәмә приставларының федераль хезмәте белешмәләренә сылтама белән "Вёрстка" җиткерә.

Саклану министрлыгы белән контракт төзегән тоткыннарның бурычларын исәптән сызарга мәҗбүр итүче кануннар булмаса да, һәм аларның керемнәре булса да кичерәләр. Мәсәлән Кемеровта пристав Владислав Канюсның 9200 сумлык кредит бурычын түләттерергә дигән мәҗбүри үтәү эшен туктаткан.

2020 елда ул Вера Пехтелеваны үтергән өчен 17 ел колониягә хөкем ителгән булган. 2023 елда Пехтелеваның әти-әнисе Канюсның хәрби кием киеп төшкән фотосын күргән һәм аны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткәндер, дип фаразлаган. Әмма ул саклану министрлыгы белән контракт төзегән булырга тиеш, чөнки вагнерчыларның мондый бурычларын гафу итмиләр.

Тамбовта пристав Наталья Панкова Павел Алехинга каршы ачылган бурыч түләтү турындагы берьюлы 11 эшне туктаткан.

Аны 2022 ел ахырында 91 яшьлек пенсионерны талаган һәм үтергән өчен 26 елга хөкем иткән булганнар. Ир колониягә керү белән диярлек саклану министрлыгы белән контракт төзегән һәм "Шторм Z" хәрби төркеме белән Украинага каршы сугышырга киткән. Бер елдан ирне "Соловьёв Live" пропаганда тапшыруы эфирында күрсәткәннәр.

Җинаять эшендә ярлыканса да, канунга ярашлы Алехин үзе үтергән пенсионерның иптәш кызына 321 мең сум компенсация түләргә тиеш булган. Хәрбинең микрофинанс оешмаларына да бурычлары булган, шул рәвешле аның җәмгысе 639 мең сум бурычын кичергәннәр.

Мәҗбүри түләттерү эшләрен туктату турындагы карарны чыгарганда пристав ирнең керемнәре һәм милке юк дип аңлаткан, югыйсә ул сугышта катнашкан өчен акча ала.

  • Украинадагы сугышта катнашуы сәбәпле, хәрбиләрнең бурычларын исәптән сызарга мәҗбүр итүче яки мөмкинлек бирүче кануннар юк. Хәзерге кануннар мәҗбүри үтәү эшләрен вакытлыча туктатып торырга гына мөмкинлек бирә.
  • Әмма "Вагнер" урынына тоткыннарны сугышка саклану министрлыгы җибәрә башлаганнан соң, Мәскәү өлкәсе Серпуховски районының элекке башлыгы Александр Шестун (ул хәрәмләшү гаепләве белән колониядә) сугышка барырга әйдәкләгән вакытта министрлык вәкилләре алиментлардан кала бөтен бурычларны да исәптән сызарга вәгъдә итә, дип сөйләгән иде.
  • 2022 елның көзендә Русия президенты Владимир Путин "махсус хәрби операция"дә катнашучы үлсә яки беренче төркем инвалид калса, аның кредит бурычларын сызарга мөмкинлек бирүче канун имзалаган иде.
  • "Шторм Z" хәрби бүлеген 2023 елның февралендә төзеделәр. Анда хәрбиләрне колонияләрдән тупладылар. Тоткыннар гади контрактчыларга тәкъдим ителә торган шартлар язылган контрактлар имзалый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG