Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәхкәмәләрендә 0,15 процент кына аклау карары чыгарыла


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әле 2011 елда гына мондый карарлар саны  берничә тапкыр күбрәк – 1 процент булган.

Русия мәхкәмәсенең аклау карары чыгару ихтималы – 0,15 процент. Моны 2022 елдагы мәхкәмә статистикасын анализлап, "Если быть точным" проекты исәпләп чыгарган.

2011 елда мондый карарлар саны берничә тапкыр күбрәк – 1 процент тирәсе булган.

Тикшеренүдән күренгәнчә, 78 процент очракта мәхкәмәләр гаепләү карары чыгара. 20 процентлап очракта эшнең каралу вакыты чыкканга, хөкем ителүче үлгәнгә яки тарафлар дуслашканга эшне туктаталар. Бер проценттан бераз артыграгында хөкем ителүчене мәҗбүри дәвалыйлар.

Шул ук вакытта аклау карарларының иң зур өлеше – 4 процентлабы вәкаләтләрне арттыру турындагы эшләрдә чыгарыла. Бу маддә нигезендә гадәттә хәрбиләрне һәм тәртип саклау оешмасында эшләүчеләрне җәзага тарталар.

Моннан тыш хәзер Русиядә яңа "өстенлекләргә ия" төркем барлыкка килде, бу – Украинага каршы сугышта катнашучылар. Аларны торган саен ешрак җаваплылыктан азат итәрләр, "җитди сәбәпләр белән" гаепләүдән баш тарталар, дип искәртә проект.

Аклау карарларының шулай аз чыгуына "таяк системы" сәбәпче. Русиядә гаепләү карары – тәртип саклау оешмаларының нәтиҗәле эшләвенең күрсәткече булып тора дип санала, диелә тикшерүдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG