Accessibility links

Европа татарлары альянсындагы "Италия татарлары" чараларга акча юклыктан зарлана


Узган елгы татар мәдәнияте көннәре. Рим шәһәре. Татар конгрессы сайты фотосы
Узган елгы татар мәдәнияте көннәре. Рим шәһәре. Татар конгрессы сайты фотосы

“Италия татарлары” берлеге татар мәдәнияте фестивален уздыра. Сабантуй дип аталса да, анда уеннар булмаячак. Берлек чара уздыруга иганәчеләр таба алмауга зарлана.

“Италия татарлары” берлеге 16-17 сентябрь Рим шәһәрендә татар мәдәнияте фестивален уздыра. Ул Сабантуй дип аталса да, анда нигездә җыр-биюләр генә булачак. “Италия татарлары” берлеге рәисәсе Зөһрә Мәҗитова Азатлыкка әйтүенчә, чараны тулы күләмдә уздыру өчен иганәчеләр юк.

“Татарстан мәдәният министрлыгы безгә җырчылардан Германиядә яшәүче Муса Маликовны, күргәзмәгә дүрт милли костюм һәм чәкчәкләр җибәрә.

Узган ел бу чара татар мәдәнияте көннәре буларак үткән иде. Ул вакытта Татарстаннан кунаклар да күбрәк килде, ТНВ-Планета каналы килеп төшерде, җырчылар булды. Быел Татарстаннан бер генә кеше дә килми. Мөгаен, бу акча юклыкка бәйледер, чөнки евроның бәясе рубльгә карата нык югары. Әлеге хәл үзен нык сиздерә.

Афиша
Афиша

Аннары узган ел Татарстан һәм Италия эшмәкәрләре очрашуын уздырдык. Әлеге чарадан соң бәлкем икеяклы бизнес алга китәр дип уйладык, әмма килеп чыкмады. Бу эш тагын шул акчага бәйледер. Киләсе елга үзебезгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны чакырырга телибез”, ди Мәҗитова.

Ул Италиядә татарлар белән бәйле бизнесменнар булмау сәбәпле, милли өлкәдәге эшләргә иганәчеләр табуы да авыр булуын әйтә.

Мәҗитова сүзләренчә, аларның берлеге, төгәлрәк әйткәндә, аның кызы Венера Абдулхаликова “Европа татарлары альянсы”ның әгъзасы булып тора. Аның бөтен чараларында катнаша. Шуңа да карамастан, аларның чараларына акча табылмаган.

Шулай да, Италиядәге Татар мәдәнияте фестивале шул альянсны булдырган "Россотрудничество" агентлыгының Урыс мәдәнияте үзәгендә узачак, ләкин алар, бина бирүдән тыш, башкасына акча юк дип белдергәннәр.

“Паркта уздырырга теләгән идек, әмма бик күп акча сорыйлар. Шуңа, фестивальнең беренче көне Рус мәдәнияте үзәгендә, ә икенче көне Рим шәһәренең Италия мәдәнияте үзәгендә узачак.

Рус үзәгеннән чәй өстәле оештыру, кунакларга чәчәк бирүне сораган идек. Акча юк, диделәр. Акча бар инде ул, әмма безгә юк. Гәрчә без бит “Ватандашлар” програмында торабыз”, ди Зөһрә Мәҗитова.

Фестивальгә дип Германия, Британия, Швейцария татарлары да киләчәк. Италиянең үзендә татарлар алай күп түгел икән. Мәҗитова әйтүенчә, бер йөзләп татар яши.

“Аларның күбесе өйләр җыештыру белән шөгыльләнә яисә өлкәннәрне карый. Яхшы акчалар алалар, әмма көне-төне эшлиләр”, ди ул.

Зөһрә Мәҗитова
Зөһрә Мәҗитова

Фестивальдә Муса Маликовтан тыш, Венеция опера театры артисты Рәфис Хөснетдинов та чыгыш ясаячак. Швейцариядән “Нуриев кебек биибез” дигән балет мәктәбе җитәкчесе Гүзәл Усманова татар һәм башкорт биюләре белән таныштырачак.

Чит илләрдә уза торган Сабантуйларның максаты нигездә татарларны җыю булса, монда беренче чиратта итальяннарны татар мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру тора.

“Монда татарларны атта атланып йөрүче һәм пешермичә ит ашаучы халык дип күзаллыйлар. Без бит югары мәдәниятле халык, шуңа өч ел элек татарларны таныту өчен үзебезнең берлекне булдырдык. Барысы да рәсми эшләнде.

Итальяннар безнең чараларга бик кызыксынып килә. Аларга татар көйләре бик ошый, чөнки безнең мәдәниятләр бер-берсенә бик якын. Итальяннар арасында үзебезне күбрәк танытырга кирәк, әмма кайдан иганәче табарга, белмим. Көчебез күп, акчабыз юк”, ди Мәҗитова.

Ул үзе тумышы белән Казакъстаннан. Аның кызы Венера Абдулхаликова консерваториянең скрипка бүлеген тәмамлаган һәм итальяннар Казакъстанга килгәч, аны ошатып Римга чакырганнар, ул анда кияүгә чыккан.

Зөһрә Мәҗитова үзе Италиягә 1994 елда күченеп килгән һәм итальянга кияүгә чыккан.

“Мин физик, педагогика фәннәре кандидаты, җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Казакъстанда яшәгәндә “Сарман” дигән ансамбльне оештырып җибәреп анда хореограф булып эшләдем”, ди ул.

XS
SM
MD
LG