Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Европадагы татар оешмаларына бизнестагыларны җәлеп итү кирәк"


Альянсның Гданьски шәһәрендә үткән утырышы. Октябрь, 2014
Альянсның Гданьски шәһәрендә үткән утырышы. Октябрь, 2014

Франциядәге Татарстан вәкиле Искәндәр Йосыпов Европа татар оешмаларында бизнес вәкилләре дә булса, алар иреклерәк яшәр иде дигән фикердә.

Франциядәге Татарстан вәкиле Искәндәр Йосыпов "Европа татарлары альянсы"ның Парижда узачак корылтае алдыннан Азатлык сорауларына җавап бирде. Аның фикеренчә, татар оешмаларына бизнес вәкилләре дә керсә, иҗтимагый эшчәнлек күпкә иреклерәк булачак, куелган максатларга ирешү юллары ачылачак. Альянс корылтайны Русия илчелеге бинасында, Русия тышкы эшләр министрлыгының финанс ярдәме белән үткәрә.

Европа татарлары татар телен өйрәнү курслары ачканда, Татарстанның дәүләт теле булган татар теле республикадагы мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында "максимум дәрәҗәдә" укытылырга тиеш ди вәкил.

Искәндәр әфәнде Татарстанда француз ширкәтләренең теләп эшләүләрен дә әйтте. Ул киләчәктә чикләүләр бетеп француз сырлары һәм шәраблары дә Татарстандагы кибет киштәләрендә урын алыр дип өметләнә.

– Вәкиллек "Европа татарлары альянсы"ның бу чарасында ничек катнаша?

– Без бу корылтайда Русия илчелеге белән бергә бик актив катнашабыз. Русиянең дипломатик һәм дәүләт структуралары бу эштә безгә ярдәм итә, чөнки чара илчелеккә караган бинада булачак. Без оештыру эшләрендә, башында аның Әлфия Айзатова тора, төрле шәһәрләрдән килгән делегацияләрне каршы алуда да ярдәм итәбез. Мәдәни програмы да бик бай булачак. Татарстаннан килгән артистлар һәм Франциядәге талантлар да чыгыш ясаячак. Бездә музыкантлар, рәссамнар да бар. Русия илчелегендә татар рәссамнарының күргәзмәсе эшләячәк. Үзенчәлекле татар мәдәниятен танытуда әһәмияткә ия чара булачак дип исәплим мин.

– Русия илчелеге финанс ярдәм дә күрсәтәме?

– Әлбәттә. Әмма акча турыдан-туры түгел, ә Русия тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдә яшәгән ватандашларга ярдәме аша биреләчәк. Бу чараның кураторы булып барыбер илчелек тора. Дөрес, быел бүленә торган акчалар алай күп түгел, ул киметелгән, шуңа күрә күп чыгымнарны бу чарада катнашучы татарлар үзләре каплый.

– Сез – Татарстанның Франциядәге вәкиле. Ике арадагы бөтен эшләр дә Русия илчелеге аша барамы, һәр нәрсәне дә килештерергә кирәкме?

Искәндәр Йосыпов
Искәндәр Йосыпов

– Юк, юк. Барсы да бик гади генә. Татарстан вәкиле Татарстан президенты тарафыннан куела, бу башка илләрдә дә шулай. Без республика җитәкчелеге, хөкүмәт һәм Татарстан дәүләт шурасы җитәкчелегендә эшлибез. Илчелек белән без эшлекле хезмәттәшлектә генә. Без сәясәткә, дипломатиягә караган эшләребезне генә илчелек белән килештерәбез. Моңа Франциянең дәүләт вәкилләре белән очрашу, йә булмаса безнең республика җитәкчелеге өчен ниндидер сәяси очрашулар кирәк булса, әлегеләр керә. Ә калган барсы да, төрле ширкәтләр, фирмалар, административ даирәләр белән аралашу илчелек аша узмый.

Татарстанны таныту, инвесторлар табу һәрдаим безнең алда торган максат. Татарстан һәм Франция арасында тәҗрибә уртаклашу, ике яктан да делегацияләрне кабул итү һәм озатып йөрү дә безнең эшебез. Без Казанда һәм "Алабуга" махсус икътисад бүлгесендә тормышка ашырыла торган инвестицияле проектларны да багабыз. Бу яктан караганда, без тулысынча автоном.

Ә инде дәүләт эшләре ягыннан килгәндә, безнең вәкиллек эше ул Русия илчелеге, Русиянең сәүдә вәкиллеге эшен дә тулыландыру булып тора. Безнең вәкиллек Татарстан һәм Франция халкы, төрле ширкәтләр, университетлар арасында хезмәттәшлекне ныгыту өчен дә кирәк.

– Альянс корылтаеннан соң Франция татарларының иҗтимагый-мәдәни тормышы ничек үзгәрер дип уйлыйсыз?

– Үзгәрешләр булачак, чөнки Франциядә яшәүче татарларны гына алганда да, аларны берләштерү чарасы булачак ул. Бу мәсьәлә әле моннан ике ел элек кенә күтәрелде бит. Тарихи яктан караганда да, башка илләрдәге кебек киң татар диаспорасы Франциядә беркайчан да оешмаган. Чөнки татарларның миграция агымы булмаган. Монда татарлар узган гасырның 80-90нчы елларында, 2000нче елларда килә. Соңгы елларда гына Дөнья татар конгрессы тырышлыгы белән һәм без дә монда кыймылдатырга тырыштык, зур булмаган төркем оештыруга ирештек. Ике Сабантуй үткәрдек.

Быелгы Сабантуй Парижның 15нче районында үтте һәм анда бу районның мэр урынбасары да катнашты. Хәзер безне хакимияттәгеләр дә белә башлады.

– Алдагы сорау нәкъ шуның турында иде. Хөкүмәттә, шәһәр мэриясендә татар оешмасының бар икәнен беләләрме соң?

– Хөкүмәттә белмиләр, чөнки Франция үзгә ил, монда милли яктан кешеләрне бүләргә ярамый. Хөкүмәт алдында үзебезне таныту максаты да тормый. Әмма төрле милли ассоциацияләр теге йә бу бистәдә теркәлә. Татарлар оешмасы 15нче бистәдә теркәлгән һәм без анда билгеле. Безне башка милли оешмалар белә, чөнки без аларның чараларында да катнашабыз.

– Соңгы вакытта татарлар Франциягә күп күченеп киләме? Илдә күпмеләп татар бар дип исәплисез?

– Франциядә милли яктан статистика алып барылмый, канун белән тыелган. Шуңа күрә монда, гомумән алганда, күпме урыслар, әрмәннәр һәм башка милләтләр яшәгәнне дә белеп булмый. Мин күпмеләп татар яшәгәнне дә әйтә алмам. Уйламаганда берәү килеп чыга, аннары икенчесе дигәндәй.

Хәзер без 200ләп татар барлыгын беләбез, әмма бу сан ике тапкыр күбрәк икәнен һәркем дә аңлый. Без Париж һәм аның тирәсендәге шәһәрчектәгеләрне генә беләбез. Аннан кала Лионда, Марсельдә дә татар оешмалары бар. Барлык татарлар меңгә җыелырга да мөмкин.

Хәзер Русия һәм Франция арасында миграция агымы юк. Гаилә белән күченүчеләр дә юк диярлек. Монда яшьләр һәм эш тапканнар килә. Әмма мин андыйлар күп дип әйтмәс идем.

– Европадагы татар иҗтимагый оешмалары Сабантуйлар, чәй эчүләр һәм башка мәдәни чаралар үткәрә. Ничек уйлыйсыз, алар Татарстанга нинди файда китерә алыр иде?

Искәндәр Йосыпов Париждагы татар оешмасы белән очраша. Февраль, 2014
Искәндәр Йосыпов Париждагы татар оешмасы белән очраша. Февраль, 2014

– Чит илдә яшәүче татар телле Русия ватандашы, татар мәдәниятен үз күңелендә йөртүче буларак, ул үз тирәсендә татар мохите тудыра, мәдәниятебез байлыгын, татарлар турында гыйлемне тарата ала. Без үсеп килүче оешма буларак, Татарстаннан килгән татар басмаларын да таратабыз. Чәй эчүләр генә түгел инде, хәзер менә татар теле курслары оештырырга телибез, чөнки Көнчыгыш телләр институтында безнең укытучы эшли. Башка милләтләр арасында да татар телен өйрәнергә, татар ризыкларын пешерү серләрен белергә теләүчеләр бар.

– Сез татар телен өйрәнүне әйтеп уздыгыз. Татар телен өйрәнү проблемнары Татарстанда булгалап тора. Русиядә "Мәгариф кануны" әзерләнеп кабул ителгәндә, Татарстан дәүләт шурасы аның кайбер маддәләренә каршы төште. Мәктәпләрдә татар теле белән урыс теле тигез дәрәҗәдә укытылганга республикада моңа каршы чыгучылар да булды. Татарстанда да ике дәүләт теле арасыннан татар телен саклау һәм аны үстерү җиңел генә бармый. Европадагы иҗтимагый оешмалар Татарстанда татар телен яклап белдерүләр ясый ала дип уйлыйсызмы?

– Мин чит илдән оешмалар дәүләт сәясәтенә карата ниндидер белдерүләр ясый алмый дип уйлыйм һәм бу аларның эше дә түгел. Русиядәге региональ һәм федераль кануннарны карасак та аларның моңа хокуклары юк.

Иҗтимагый оешмалар болай да республика куйган максатларны булдыра алганчы тормышка ашырырга тырыша. Федераль кауннарны үзгәртергә кирәк дигәнне күңелдә тотсак, мондагы оешмалар үзләренең эшләре белән – татар телен өйрәтү, татар телен тарату юллары белән шөгыльләнә, татар теленең тормышта кирәк икәнлеген күрсәтеп тора. Ә ниндидер петицияләр имзалауга килсәк, минемчә, ул аларның эшләре түгел.

– Сез үзегез татар буларак, Мәскәү һәм Казан арасында татар телен саклауда килеп чыккан проблемнар белән хәбәрдармы?

– Әлбәттә, мин аларны бик яхшы беләм. Көн дә яңалыклар белән танышасың, бу проблемнар да билгеле. Француз даирәләре бу темалардан ерак. Бу безнең төбәк мәсьәләсе. Республикада ике дәүләт теле булганга мәктәпләрдә татар теле максимум укытылырга тиеш. Һәм шул ук вакытта университетларда да.

– Инде икътисадка килсәк, французларны Татарстан кайсы ягы белән кызыксындыра. Соңгы хәбәрләргә күрә, Франциянең Sarl OG Conseils services ширкәте Казанда Иннополис янында гаиләләр өчен күңел ачу һәм белем бирү паркы төзүгә алынган.

– Минем бу сүзләрем, бәлки, башка төбәкләргә ошамас та. Татарстан җитәкчелеге дөрес икътисади юлда булганга, республика чит илләрдәге инвесторларга кулай урын булып тора. Бу сүзләр инвестицияләр кертүгә дә, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлеккә дә карый. Чит ил ширкәтләренә Татарстан иътисадының динамикада булуы ошый.

Татарстанда эшли торган, исемнәре билгеле булганнарны гына санасак та, алар: Saint-Gobain, Schneider Electric, Foster Wheeler, Leroy Merlin һәм башка бик күпләр. Казанда яшәеш челтәре яхшылану, республикада икътисади тормышның үзгәрүе дә аларның күңеленә хуш килә. "Алабуга" икътисад бүлегесе дә, Иннополис та эшләү дә аларга кулай.

Сез телгә алган Иннополис янындагы паркка килгәндә дә, Франциянең парклар төзүдә тәҗрибәсе зур. Татарстанда парклар мәсьәләсендә әле эшлисе бар. Иннополис янындагы бу парк читтән туристлар җәлеп итүдә дә, татарстаннар һәм русиянең башка төбәкләреннән килүчеләр өчен дә кызыклы урын булачак дип исәплим мин.

– Татарстанда Франциянең ничә ширкәте бар?

– Бүген теге йә бу проектлар өстендә 40тан артык ширкәт эшли.

– Ә Франциядә үз эшләрен башлаган Татарстан ширкәтләре бармы соң?

– Көчле сорау булды бу. Үз акчаларын кертеп Франциядә эш башлаган ширкәтләр миңа билгеле түгел. Бу Татарстанга гына карамый, ә Русия һәм Франция арасында бизнес өлкәсендәге үзенчәлек булып тора. Әгәр без соңгы 25 елны алсак, Русиядән Франциядә эш иткән ширкәтләр унлап кына булыр. Алар арасында "Уралвагонмаш" кебек зур сәнәгать ширкәте, "Русия тимер юллары" бар. Татарстанның үзенең эре ширкәтләре республиканың үзендә зур проектларны тормышка ашырганны да онытмаска кирәк. Бу дөрес тә, чөнки республика капиталны читкә чыгару өчен түгел, ә читтән инвестицияләр җәлеп итәргә тырыша.

Татарстан Франциядән төрле технологияләр сатып ала. Казан метросын төзегәндә Франциядә эшләнгән җир казу машиналары кулланылды. Татарстандагы заводлар, электр станциясе Франция җиһазлары, технологиясе нигезендә яңартыла. Франциягә Татарстаннан күпчелек нефтехимия чималы килә.

– Көнбатыш һәм Русия арасындагы ике яклы чикләүләр Татарстанда эшләүче ширкәтләргә берәр төрле йогынты ясадымы?

– Юк, йогынты ясамады. Үзегез үк әйтеп торасыз, яңа парк төзү өчен хезмәттәшлек килешүе имзаланды бит. Әле башка яңа проектлар да карала. Бу чикләүләр күпмедер вакытка инвестицияләр кертүне тоткарлап торды. "Алабуга" икътисад бүлгесенә килергә теләгән берничә ширкәт бар иде, аларның Татарстанга килүе бер елга тоткарланды, әмма бу проектлар юкка чыкмады. Татарстан белән кызыксыну һаман да бар, барсы да үз хәленә кайтачак.

– Кибет киштәләрендә яхшы француз сырларының юкка чыгуына үзегез ничек карыйсыз?

– Сыр яратучылар өчен ул сырлар сатылса яхшы булыр иде һәм шулай ук француз шәраблары дә. Минемчә, Русия җитәкчелегенең импортны үзебезнеке белән алыштырырга дигән максатларын тормышка ашыру кирәк. Әмма шул ук сырларны җитештергәндә көнбатыш технологияләре һичшиксез кирәк булачак.

Татарстанның ит җитештерү өлкәсе аягында нык тора. Инде хәзер азык-төлекне эшкәртү ягы актив рәвештә үсеш алачак. Төптән уйлап карасаң, бу санкцияләр республикада авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өчен этәргеч тә булып тора. Читтән китергәнгә генә салынып ятмаска, ә үзеңнекен булдырырга, технологияләрне яңартырга да мөмкинлек бирде.

– Сезнең тел төбеннән русияләрне, татарстаннарны үзләрендә җитештерелгән начар ризыктан бу санкцияләр генә коткарган кебек килеп чыга. Яхшы сыйфатлы тауар җитештерүне санкцияләр кертелгәнче дә хәл итеп, элекке елларда да җитештерүгә һәм эшкәртүгә яхшы технологияләр кертеп була иде бит.

– Чит илдән технологияләргә чикләүләр юк бит. Бер яктан, сез хаклы әлбәттә. Әмма икенче яктан, бу вазгыятькә бәя сәясәте дә нык йогынты ясый. Валюта курсы үзгәрү дә читтән китерелгән азык-төлеккә йогынты ясады. Кертү кыенлаша һәм кибет киштәләрендәге азык-төлек бәяләре дә үсә.

– Ни генә булмасын, дөньяның әллә кайдагы почмагына барып җитештер, әмма Франциядә ясалган кебек сыр килеп чыкмаячактыр. Сыр җитештерү өчен гомерлек традицияләр кирәк, суы да башка, технологияләре җитешми...

– Килешәм. Монда кояш та, су да үз йогынтысын ясый. Әле җитештерүдә тапшырып булмый торган буыннан-буынга күчеп килгән һәм чарланган нечкәлекләр дә бар. Барсы да (азык-төлек кертү – ред.) элеккечә үз хәленә кайтыр дип ышанасы гына кала.

– Сез Татарстанда эшләүче 40лап француз ширкәте бар дип әйттегез. Бу ширкәтләрнең Франциядәге вәкилләрен, ягъни Татарстан белән турыдан-туры эшли торган менеджерларны Альянс корылтаена чакырмадыгызмы? Алар да Франциядәге татарлар турында күбрәк белер һәм татарлыкны яңача ачар иде.

– Бәлки сез хаклыдыр да, монды форумга төрле даирә вәкилләрен дә чакырырга булыр иде. Шулай ук икътисад вәкилләрен дә, алар үзара мәгълүмат та алмашыр иде. Әмма чакыру безнең яктан була алмый, чөнки форум өчен бинаны башка берәүләр бирә һәм альянс делегатлары бу чарага төрле илләрдән килә. Әгәр һәр илдәге татар оешмасының лидерлары икътисад белән шөгыльләнгән ширкәтләрнең вәкилләре булса, ул вакытта мондый чараларда икътисади мәсьәләләр дә тикшерелер иде.

Бу чарага мәдәни өлкәдә шөгыльләнүчеләр генә җәлеп ителгән, шуңа күрә икътисад мәсьәләләре төшеп кала. Татарстанда конгресс чараларына бизнес вәкилләре дә, мәдәният һәм сәнгать әһелләре дә чакырыла, ә монда Франциядә иҗтимагый оешмаларның җыелышлары башка форматта үтә, мәдәният, сәнгать һәм телгә генә багышлана.

– Сезнең тел төбеннән Европадагы иҗтимагый оешмаларга бизнестагылар, югары сәнгатьтәгеләр күбрәк килсә, ике яклап та эшләр алга китәр иде дип аңладым.

– Бу чыннан да шулай. Франциядә яшәүче татарлар, иҗтимагый оешмага кергәннәр эшмәкәрләр дә түгел, алар финанс тармагы белән дә бәйләнмәнгән. Күпләр менеджерлар һәм аннан түбәнрәк дәрәҗәдә. Бу җәмгыятьнең икътисади якка бөтенләй йогынтысы юк.

Бу диаспора үз чараларын үткәрсен өчен генә дә акча кирәк. Әгәр Русия төбәкләрендәге татар оешмаларын алсак, аларга бизнестагылар ярдәм итә. Газетлар да чыгаралар, татар мәктәпләре дә ачалар һәм башкалар. Бу мәсьәлә Еропа өчен бүген бик актуаль булып кала. Чәй эчеп утырырга җыелу өчен генә дә бездәге татарлар үз акчаларын түләргә тиеш.

– Әгәр арагызда татар җанлы бизнесменнар булса, аларның офисындагы конференцияләр залында да бу Альянс чарасын үткәрергә булыр иде.

– Әлбәттә шулай! Чараларны үткәрү күпкә җиңеләер дә иде. Күп максатларны тизрәк тормышка ашырырга да мөмкинлек бирер иде.

* * * *

Искәндәр Йосыпов 1994 елдан бирле Татарстанның Франциядәге вәкиле булып эшли. Аңа кадәр 1991-94 елларда Мәскәүдәге вәкиллектә башта җитәкче урынбасары, аннары вәкил була.

1954 елда Казанда туа. Казан дәүләт университетында теоретик физика белгечлеге ала. Физика-математика фәннәре кандидаты.

1976-84 елларда СССР фәннәр академиясенең галәмне тикшеренүләр институтында эшли.

1984-87 елларда Тышкы сәүдә академиясенең халыкара икътисадчылар факультетын тәмамлый.

1987-91 елларда Тышкы эшләр министрлыгында эшли.

XS
SM
MD
LG