Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татарлары альянсы Чехиядә дә тамыр җәймәкче


Европа татарлары альянсы рәисе Флүр Шәрипов чыгыш ясый
Европа татарлары альянсы рәисе Флүр Шәрипов чыгыш ясый

Европа татарлары альянсы рәисе Флүр Шәрипов сүзләренчә, шушы оешманың күчмә утырышлары барысы да Русия биргән акчаларга үтә.

Русия хакимияте тырышлыгы белән корылып килгән "Европа татарлары альянсы" рәисе Флүр Шәрипов 6-7 февраль көннәрендә Чехия башкаласы Прагада булып китте. Ул бирегә альянсның эшчәнлеген Чехиягә дә җәелдерү, аның биредә үз бүлекчәсен булдыру максаты белән килгән иде. Сәфәре азагында ул бу эштә әле яңа гына оешкан билгесез бер төркем, "КИТАП" (Kulturní Islámská Tatarská Associace v Praze) дигән оешмага таяначагын белдерде.

Шәрипов Прагада чакта, инде ун елдан артык биредә Сабантуйлар, төрле мәдәни чаралар оештырган активистлар белән түгел, ә Чехия татарларына билгеле булмаган шушы "КИТАП" җитәкчесе Эльмира Ляпина белән генә очрашасы итте, алай гына да түгел, аның белән бергә Прагадагы Русия илчелегендә булып, альянсның Европада Русия абруен күтәрү өчен актив эшләячәген белдерде.

Шәрипов Азатлык сорауларына җавап биргәндә, альянс җыелышларын Русиянең чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүче махсус идарәсе - "Россотрудничество" акчаларына үткәрүен әйтте.

– Альянсның бүгенге көндәге төп максатларына килсәк?

– Альянсның үз максатлары бар, аның иң беренчесе – Европа берлегендә яшәгән татарларның милли үзенчәлекләрен саклау. Икенчесе – социаль-икътисади, фәнни өлкәләрдә төрле юллар белән Татарстанга файдалы булу.

– Сер түгел, сез берләштергән татарлар нигездә ана телен белми. Альянс бу мәсьәләдә нидер эшләргә җыенамы?

– Узган ел октябрь аенда Гданьскида утырыш узды. Анда алда торган зур дүрт эш расланды. Алар - Берлинда Европа Сабантуе, Чехиядә Татарстан көннәре, Брюссельдә балаларга татар телен өйрәнү өчен җәйге лагерьлар үткәрү. Бу лагерьларга Альянсның барлык оешмаларыннан һәм шулай ук Европадагы теләгән барлык балалар киләчәк, ә укытучылар Татарстан ягыннан булачак.

– Тагын сорыйм инде - сезнең хәрәкәттә катнашканнарның күпчелеге татарча белми бит...

– Әгәр кеше үзен татар дип таныса һәм үзенең тарихи ватанына тартылса, моның (татарча сөйләшмәүнең) бернинди куркынычы да юк. Яшьләрнең күбесе монда туган бит. Алар интеграцияләнеп кенә калмады, ә ассимиляцияләште. Бу хәлне ничектер туктату өчен кешеләргә үзләренең туган телләрен бирергә кирәк. Кешенең теләге булган очракта хәзер аны өйрәнүнең мөмкинлекләре бар, телевидениедә яхшы тапшырулар бар, онлайн өйрәнергә була.

– Сабантуйга килсәк, Европада кайбер илләрдә татар Сабантуен совет чорындагы кебек "халыклар дуслыгы бәйрәме"нә әйләндерделәр. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Мин моны бик уңай бәялим. Сабантуй татар һәм башкортларны гына түгел, ә күп халыкларны берләштергән бәйрәм. Мин Прагада үзган бәйрәмне дә (төрки халыклар вәкилләренең концерты) Сабантуй дип атар идем. Карагыз әле, төрки халыклар бергә җыела һәм үзләренең мәдәниятләрен күрсәтә. Альянсның максатлары нәкъ шундый.

– Сез санаган бу зур эшләргә зур акчалар да кирәк бит. Европа Сабантуе булсын, башка эшләр, альянс ничек хәл итә бу мәсьәләне?

– Альянс төрле проектлар яза һәм Казан белән элемтәләрне өзми. Без Дөнья татар конгрессы структурасына керәбез, алар безгә профессиональ артистлар җибәреп ярдәм итә. Аларны ашату һәм яшәтүне генә без үзебез күтәрәбез.

– Башка милли оешмалар Европа Берлегеннән ниндидер грантлар да ота, ә сез?

– Без дә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячакбыз. Без грант ярдәме белән ике зур проектны тормышка ашыра алдык. Европа акчаларына без Литвадагы Кырык татар авылында Татар мәдәнияте үзәге ачтык. Хәзер Европа акчасына икенче мәдәни үзәк ачылачак. Грант алдык, төзедек һәм ачтык.

– Бу үзәкләр ачуны тулысынча альянс эше дип атап буламы?

– Бу мәдәни үзәк ачылган оешманың җитәкчесе альянс идарәсенә керә. Шуңа күрә, мөгаен, бу эшне альянсныкы дип тә атап буладыр.

– Европа Берлегенә тагын нинди проектлар тәкъдим итәргә уйлыйсыз?

– Без хәзер бер зур бишьеллык проект язарга җыенабыз, ул татарларның Европа мохитенә интеграциясенә багышланачак. Татарлар үз телләрен белгәндә, мәдәниятләрен саклаганда һәм аларны күрсәткәндә генә европаларга кызыклы булачак. Аерым алганда, европарламентарийлар арасында Европа берлегенә грантлар язганда безгә ярдәм итүчеләр дә бар.

– Русия илчелекләре дә бу мәсьәләдә ничектер ярдәм итәргә тырыша булса кирәк? Сез бу ярдәмне тоясызмы?

– Әлбәттә. Альянсның бөтен күчмә утырышлары да әлегә Русиянең чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүче махсус идарәсе - "Россотрудничество" финанс ярдәмендә уза.

– Соңгы вакытта фин татарлары белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

– Брюссельдә альянсны оештыру корылтае узган вакытта фин татарларыннан вәкил килгән иде. Альянс үз ягыннан "әйдәгез, бөтенегез дә җыелыгыз, без бу хәрәкәттә бергә булабыз" дип әйтми. Әгәр альянс үз эшен күрсәтә алса, иртәме-соңмы алар да кушылыр. Алар "без сездән читләшмибез, әмма әлегә вакыт кирәк" дип әйтте. Альянсның ишеге бөтенесенә дә ачык, рәхим итсеннәр.

– Польша татарлары оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич радиобызга акчаны Мәскәү бирү сәбәпле, альянс алар җырын җырлаячак, дип белдереп, сезнең утырышларга Кремль тарафдарларының килүен әйткән иде.

– Янәсе, альянс Мәскәү яклы, Кремль яклы оешмамы? Бу бит –ахмаклык. Альянс ул – иҗтимагый оешма. Альянс үз мөнбәрен сәясәттә кулланучылар һәм альянс аша белдерү ясатучылар оешмасы түгел. Альянс мәдәни сорауларны гына күтәрә. Без Европада яшәүче башка халыклар кебек үк үзгә бер халык һәм башкалар белән тынычлыкта, дус булып яшәргә, үз мәдәниятебезне сакларга телибез дип белдердек.

– Сез ниндидер чаралар өчен Русиядән акча алгач, барыбер бит инде бер канатыгыз Мәскәү белән бәйләнгән булып чыга түгелме?

– Юк. Безгә беркем дә бернинди күрсәтмәләр бирми. Без карарларыбызны үзебез кабул итәбез, алар барсы да ачык, Дөнья татар конгрессы сайтына да урнаштырылган. Без Европада беренчеләрдән булып хартия кабул иттек. Хәзер Европа татарлары хартиясе бар. Анда безнең бөтен максатлар да язылган.

– Альянс ниндидер сәяси белдерүләр ясый аламы?

– Юк. Беркайчан да.

– Ни өчен бу сорауны бирәм, узган ел Татарстанда президент атамасы язмышы кыл очында калган иде.

– Әгәр без ниндидер белдерүләр ясасак та, ул Дөнья татар конгрессы исеменнән дөньяга чыгачак.

– Сез Чехиядә Татарстан көннәре үткәрү турында әйттегез. Бу кемнең инициативасы булды, Татарстан ягыннанмы, әллә альянсныкымы?

– Бу альянс тәкъдиме иде. Карар альянс утырышында ачык рәвештә кабул ителде. Башта Прага дип уйланган иде, хәзер Брнодамы, әллә Прагадамы үткәрү мәсьәләсе тикшерелә. Мин Брнода булыр, мөгаен, дип уйлыйм, чөнки Татарстан ул җирләр (Көньяк Моравия) белән тыгыз хезмәттешлектә.

– Татарстан көннәренең вакыты билгелеме?

– Көз көне булырга тиеш. Аны бит исеме өчен генә дә, йә булмаса бик яхшы итеп татар мәдәниятен күрсәтеп тә үткәреп була. Без бу мәсьәлә турында Прагада да сөйләштек.

– Сез Прагада кемнәр белән очраштыгыз соң?

– Мин, иң беренче чиратта, Татарстанның мондагы вәкиле Зөфәр Абдулгалиев белән очраштым. Ул минем бөтен тәкъдимнәрне дә тыңлады һәм хәзер Көньяк Моравия җитәкчелеге белән сөйләшәчәк. Мин шулай ук "КИТАП" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Ляпина белән дә сөйләштем. Аларга да, мөгаен, Татарстан көннәрен үткәрүдә кайбер эшләрне үз өсләренә алырга туры килер.

– Сез ничектер бервакыт альянсның җитәкчесе алышынып торырга тиеш дип әйткән идегез?

– Юк. Без низамнамә нигезендә эш итәбез. Безнең ел ахырында Парижда корылтай узачак һәм альянсны оештыручылар барсы да анда җыелачак, низамнамәгә тугрылыкта эшләгән оешманың гомере озын була. Альянска керергә теләүчеләрне кабул итәчәкбез.

– Альянска соңгы вакытта тагын нинди оешмалар керде?

– Болгарстанда яшәүче татарлар һәм шулай ук Маҗарстаннан да керделәр. Маҗарстанда да иҗтимагый оешма төзеделәр.

– Бүген альянста ничә оешма бар?

– Европа Берлегендәге 17 илдән 22 оешма кергән. Әле фин татарлары, Швеция татарлары, Испаниядәге бер оешма кермәгән. Алар киләсе корылтайда керер дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG