Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Лавров та татарларның "урыс дөньясы"на керүен белдерә


Читтәге ватандашларның бөтендөнья конгрессы ачылышында Сергей Лавров, Владимир Путин һәм Урыс православ чиркәве башлыгы Кирилл
Читтәге ватандашларның бөтендөнья конгрессы ачылышында Сергей Лавров, Владимир Путин һәм Урыс православ чиркәве башлыгы Кирилл

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Европа татарларын берләштерүне урыс дөньясын консолидацияләү, Вашингтонның һәм Брюссельнең басымына каршы тору чарасы буларак бәяли.

Европа татарлары альянсының октябрь уртасында Парижда узган җыенын һәм башка чараларын Лавров 5 ноябрьдә Русия башкаласында ачылган Читтәге ватандашларның бөтендөнья конгрессында Мәскәүнең читтәге татарлар мәнфәгатен кайгыртуы дип сурәтләде.

Нәкъ шул ук сүзләрне Лавров 1 ноябрьдә “Российская газета”да басылган “Урыс дөньясы консолидация юлында” (Русский мир на пути консолидации) исемле мәкаләсендә дә язган иде. Министр сүзләренчә, хәзер урыс дөньясы күпкә оешканрак. “Вашингтонның һәм Брюссельнең Русиягә каршы гамәлләре, шул исәптән берьяклы чикләүләр кертүе безнең җәмгыятьләр белән мөнәсәбәтләребезгә тәэсир итмәде, алар бу хәлләргә тиешенчә җавап бирделәр, Русиягә теләктәшлек белдерделәр”, ди Лавров.

Шулай итеп, Путинның Кырымны аннексияләүне һәм Украинаның яртысын тартып алып Новороссия исемле яңа ил төзүне дә үз эченә алган зур урыс дөньясы төзү идеясе өчен эшкә татарларны да җигәләр.

Мәскәүдә ачылган конгресс эшендә Европа татарлары альянсы вәкилләре дә катнаша.

Әмма Европадагы татарларның бер өлеше мондый сәясәт белән һич тә килешми, Европа татарлары альянсын чынлыкта татар мәнфәгатьләрен кайгыртучы түгел, киресенчә, Европадагы татарларны урыс идеяләренә хезмәт иттерү өчен Мәскәүдәге органнар тарафыннан оештырылган һәм дилбегәсе Мәскәү кулында булган оешма дип күрә.

Брюссельдә Мәскәү ярдәме белән оешкан альянсның рәисе итеп билгеләнгәч Флүр Шәрипов баштан ук "Без урыс дөньясының бер өлеше, аның мультикультурасының бер өлеше, без Русия ватандашлары", дип әйтеп куйган иде.

Эстониядә татар теле дәресләре һәм радиода татарча тапшырулар алып баручы Фәүзия Һадиева ул чакта Азатлыкка гомумевропа татар оешмасының Европада урыс милләтчеләре сәясәтенә хезмәт итүче бер төркем буларак кулланылмаска тиешлеген белдерде.

Лавров үз мәкаләсендә соңгы еллардагы уңышларны барлап, читтәге милләттәшләрнең "Георгий тасмасы" исемле чаралар оештыруын да телгә ала. Заманында урысларның мөселман төркиләрне җиңүе символы буларак кертелгән бу тасмалар соңгы елларда Новороссия идеясе тамгасына әверелде, һәм мондый чаралар оештыруны читтәге милләттәшләр мәнфәгатен кайгырту дип атау сәер күренә.

Европа татарлары альянсының Парижда узган икенче корылтаеның резолюциясе дә анда татар мәнфәгатьләренә чынлыкта нинди әһәмият бирелүен күзалларга ярдәм итә. Русия акчасына, Русия илчелеге бинасында оештырылган корылтай резолюциясенең беренче маддәсендә үк бу җыенны оештыруда “мораль-психологик, оештыру һәм финанс ярдәме” өчен рәхмәт белдерелә.

Резолюциянең өченче маддәседә сүз "тарихны фальсификацияләүгә каршы тору" турында бара. Сталинны зурлау көчәя барган хәзерге Русиядә аның хаталарын күрсәтү, Сталин белән Һитлерның Риббентроп-Молотов килешүе нигезендә Польшага гаскәр кертеп аны урталай бүлешүдән Европада Икенче дөнья сугышын башлап җибәрүе турындагы гаепләүләрне Мәскәү тарихны фальсификацияләү дип атый. Тарих турында хакимият карашына туры килмәгән карашларны, фикер иреген тыю Европа кыйммәтләренә, гомумән, каршы килүен оныткан, ахры, Европа альянсы.

Ә менә "үсеп килүче буында үзенең тарихи ватанына мәхәббәт тәрбияләү, үз халкының телен һәм мәдәниятен белү" мәсьәләсе резолюциядә Мәскәүнең тарихны фальсификацияләүгә каршы көрәшеннән соңрак, бары бишенче маддәдә генә телгә алына.

Париждагы Русия илчелеге бинасында узган бу җыен турында күптән түгел Азатлыкта чыккан комментарда “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың” диелгән иде.

Лавров читтәге ватандашлар конгрессына мөрәҗәгатен Мәскәүнең ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмавын аңлатты һәм "Урыс дөньясының гаять зур мөмкинлекләрен алга таба да ачу максатында алдыбызда торган бурычларны бергәләп уңышлы үтәвебезгә ышанам", дип тәмамлый.

Русия президенты Владимир Путин инде берничә ел элек үк "читтәге дөнья өчен без элек тә, хәзер дә бер халык, урыс халкы булып калабыз" дип белдергән иде.

Татарларның аңына урыс дөньясының бер өлеше булуларын сеңдерү эше бер үк вакытта Казанда да яңа күренеш буларак көчәя бара. 4 ноябрьдә Казанда узган Урыс маршы-митингын оештыручы Михаил Щеглов менә шундый плакат күтәреп чыккан иде.

XS
SM
MD
LG