Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 май алдыннан Сталинны аклау арта


Петербурда Сталин рәсеме төшерелгән автобус
Петербурда Сталин рәсеме төшерелгән автобус

"Левада" үзәге саннарына караганда, 2014 елдан Сталинны хуплаучылар арткан. Ул чактагы салымнарны һәм тентүләрне искә алучы бармы?

"Җәй буе эшләгән өчен 15-16 кг арыш тия иде әнигә. Эшләгән өчен акча да юк, башка берни юк. Елына хөкүмәткә 44 кг ит, 100 йомырка күкәй, 1 тире, сыерың булса – 450 литр сөт, сарымай итеп ясап тапшырырга кирәк иде. 4 центнер ярым бәрәңге, аны меңгереп куярга ат бирмиләр. Кышын кемнең өеннән төтен күренсә – шулар утын тапшыра иде хөкүмәткә", дип искә ала сугыштан соңгы елларны Татарстанның Борбаш авылында яшәүче Зәйнәхетдин абый.

Зәйнәхетдин абый Хәйретдинов Сталин чорында салымнар турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00
йөкләү

1936 елда туган "сугыш баласы" Зәйнәхетдин абый Хәйретдинов үз гомерендә беренче тапкыр авыз тутырып ипине 1955 елда Алтайга укырга баргач кына ашый алган.

"Сталин гаепле диләр, Сталин монда килеп карамаган бит ул. Үз кешеләребез җәберләгән безне. Шул 1-2 кеше хәл иткән дә - тотканнар да атканнар халкыбызны. Мәһдиевнең атасын (Мөхәммәт Мәһдиев - ред.) шулай атканнар бит. Аның ни гаебе бар? Эшләп йөргән авыл кешесе. Күп булган андыйлар. Андыйларны беркем фаш та итмәде, хөкем дә итмәде. Орден-медаль тагып йөриләр", дип сөйләде Борбаштан Зәйнәхетдин абый.

Зәйнәхетдин абый Хәйретдинов: Сталин монда килеп карап йөрмәгән
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00
йөкләү

Сталин чорындагы сәясәтне аклау елдан ел арта. "Левада" үзәге мәгълүматларына караганда, Сталин турында уңай фикер белдерүчеләр саны 2014 елда күбәйгән. 2010 елда аңа һәйкәл куюны 24% хуплаган булса, 2015 елда халыкның 37% инде үз шәһәрендә Сталинга һәйкәлнең булуын тели икән.

Русиядә Сталинны аклау халык аңына дәүләт мәнфәгатьләренең кеше хокуклары һәм мәнфәгатьләреннән өстен булганын сеңдерү өчен эшләнә, ди Левада аналитика үзәге мөдире Лев Гудков. Әмма үзәк күзәтүенә караганда, мәгариф һәм тарих белеме дәрәҗәсе төшә барган җәмгыятьтә Сталин эшчәнлегенә тиешле бәя бирү сәләте кими бара, яшьләр Сталинны бары тик тарихи фигура, сәяси риторика һәм хакимиятләр өчен теләкләренә ирешер өчен кулланган бер исем итеп кабул итә.

2015 елның март аенда уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, 25% Сталинны "җинаятьче" дип атаган. Биш ел элек Сталинны "җинаятьче" дип 32% атый иде. Гудков фикеренчә, моңа бер яктан яшьләрнең битарафлыгы һәм белем сайлыгы сәбәп булса, икенчедән хакимиятләрнең актив рәвештә Сталин исемен кире кайтару омтылышы ята.

Кырымтатарларны да өйләреннән Сталин үзе куып чыгармаган. Әмма Кырымдагы татар зыялылары Ялта янында аңа һәйкәл куюны "мәсхәрә" дип атады. Сталин репрессияләре беренче чиратта зыялы катламны юк итте. Дистәләрчә татар язучылары нахакка гаепләнеп атып үтерелде, хезмәт лагерьларына, сөргенгә озатылды.

1928 елда Балтач районыннан муллаларны лагерьларга сөргәндә Зәйнәхетдин абыйның мулла бабасы инде инде олы яшьтә булган. Шуңа күрә мәчет ябылгач та курыкмыйча авыл ирләрен җомгага үз өенә җыя торган булган ул.

"Мин йөзгә җитәм инде, яшәгәнемне яшәдем, теләсә нәрсә эшләтегез мине, дип ул кышын җомгаларны безнең өйдә укыта иде, җәен намазларны зиратта укыйлар иде", дип искә ала бабасының соңгы елларын Зәйнәхетдин абый.

Бабай 1944 елга кадәр яшәгән. Аның вафатыннан соң әле ике дистә ел Зәйнәхетдин абыйның әнисен Балтачка сорау алуга йөрткәннәр. Дини гаиләдә үскән, берсеннән берсе кечерәк өч бала белән тол калган әнисе барыбер намазга картларны үз өенә чакыра торган булган.

"18 чакрым җәяү чыгып китә иде, без өч бала елап кала идек. Анда аны допроска чакыручылар арасында хәленә кереп ярдәм итүчеләр дә булган. Кемдер ике сынык ипи белән чәй эчерткән. Кемдер бер сарык бүлеп бирергә кушкан. Ләкин барыбер барысын да тартып алдылар бездән, шулай авылга берәр атнага килеп кан җылатып китәләр иде".

Зәйнәхетдин абый Хәйретдинов әнисе турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00
йөкләү

Зәйнәхетдин абыйның әтисе сугышка китеп кире кайтмый, үлгән хәбәре дә килми. Сугыш бетеп еллар узгач, алар әтиләренең каты яраланып сугыша алмый башлагач Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәрендә ниндидер яшерен берләшмәдә эшләп шунда ачлыктан үлгәнен белә. Ул хәбәрне шул берләшмәдәге авыр эштән соң авыру килеш үлергә туган авылы Салавычка кайтарылган бер ир-кешедән ишетәләр.

Хакимият "бөек максатларга ирешү өчен шәхси мәнфәгатьләрне корбан итү" фикерен халыкның үзаңына сеңдерә барганда сөргендә авыр эштән үлеп калучылар, ачлыктан шешенеп үлгәннәр дә искә алынмый. 9 май Икенче бөтендөнья cугышының тәмамлануын бәйрәм итү якынлашкан саен бу тагын да артачак, Сталин чорында нахакка гаепләнгән һәм үлгәннәрнең миллионлаган туганнарының рәнҗеше һәм кайгысы искә алынмаячак.

Хөрмәтле укучылар, Сталин чоры белән бәйле хәтирәләрегез булса, Азатлык укучылары белән уртаклаша аласыз. Безнең адрес: azatliq@rferl.org

XS
SM
MD
LG