Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иван Денисович" Сталин Гулагын ничек күргән?

Александр Солженицынның "Иван Денисович тормышыннан бер көн" исемле китабы чыгуга 50 ел тулды. 1962 елда чыккан бу китап совет Гулагының ни дәрәҗәдә киң җәелүен ачып салучы беренче әсәр булды. Мондый хезмәт лагерьлары совет хакимиятенең төп сәяси репрессияләр коралы һәм бушка эшләүче хезмәт куллары чыганагы булды. 1917-1960 елларда Гулаг лагерьларында миллионнарча кешенең гомере өзелде. Автор әлеге әсәрен антисовет пропагандасы өчен 8 ел төрмәдә, шул исәптән Экибастуздагы сәяси тоткыннар өчен махсус лагерьда үткәргән көннәре хатирәләренә дә нигезли. Бу лагерьлардагы шартлар махсус рәвештә бик кырыслатылган булган.

XS
SM
MD
LG