Accessibility links

Кайнар хәбәр

Репрессияләнгән татар әдипләре исемлеге


Киңкүләм репрессияләр башланыр алдыннан бер төркем татар язучыларының 1930 елда Казанда төшкән фотосы
Киңкүләм репрессияләр башланыр алдыннан бер төркем татар язучыларының 1930 елда Казанда төшкән фотосы

Сталин репрессияләре беренче чиратта зыялы катламны юк итә. Дистәләрчә татар язучылары нахакка гаепләнеп атып үтерелә, хезмәт лагерьларына, сөргенгә озатыла.

Азатлык радиосы шул чордагы репрессияләргә дучар булган татар язучыларын барлый. Түбәндәге исемлеккә Сталин тегермәненә эләккән язучыларның бер өлеше генә кергән һәм без аны тулыландыра барабыз. Репрессияләнгән татар әдипләрен бергәләп барларга тәкъдим итәбез һәм сездән дә бу турыда мәгълуматлар килер дип өметләнәбез.

1. Фәхрелислам Агиев (12 март 1887 -- 1938)

2. Әсгать Айдар (6 июнь 1906 -- 24 гыйнвар 1959) -- Язучы. 1935-1938 елларда репрессияләнә. 1938-1941 елларда Үзбәкстанда яшәргә мәҗбүр булганнан соң сугышка китә.

3. Һади Атласи (15 август 1876 -- 15 февраль 1938)

4. Сәлах Атнагулов (1893 -- 16 август 1937) -- Сәяси эшлекле, публицист, язучы. 1936 елның 2 сентябрендә «Троцкийчы милләтчеләрнең инкыйлабка каршы террор оешмасы» эшенә һәм «Уң троцкийчы милләтчеләрнең совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшенә бәйле рәвештә гаепләнеп кулга алына. 1937 елның 16 августында атып үтерелә. Үлеменнән соң аклана.

5. Сәрвәр Әдһәмова (5 апрель 1901 -- 10 ноябрь 1979) -- Язучы, тәрҗемәче. 1938 елда репрессиягә эләгеп кулга алына һәм 1940 елда акланып иреккә чыгарыла.

6. Мирсәй Әмир (6 гыйнвар 1907 -- 1 июнь 1980) -- Журналист, җәмәгать эшлеклесе, язучы. 1937 елда Татарстан язучылар берлегенең идарә әгъзасы итеп сайлана. Әмма шул ук елда репрессиягә эләгеп 1939 елда иреккә чыгарыла.

7. Гыйлемдар Баембәтов (сентябрь 1886 -- ?) Сәясәт эшлеклесе, язучы. 1932 елның декабрендә "Милләтчеләрнең инкыйлабка каршы фетнәчел оешмасы эше"нә бәйле рәвештә кулга алынып 1933 елның 28 маенда атып үтерү җәзасына хөкем ителә. Үлгәннән соң аклана.

8. Салих Баттал (5 август 1905 -- 12 март 1995)

9. Сирин Батыршин (14 декабрь 1896 -- 23 ноябрь 1969)

10. Зариф Бәшири (5 май 1888 -- 21 октябрь 1962)

11. Сафа Борһан (14 декабрь 1899 -- 3 август 1937) -- Журналист. 1936 елның октябрендә «Троцкийчы милләтчеләрнең инкыйлабка каршы террор оешмасы» эшенә бәйле рәвештә гаепләнеп кулга алына. Үлеменнән соң аклана.

12. Мәхмүт Бөдәйли (3 апрель1895 -- 15 апрель 1975) -- Журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе. 1929 елда «солтангалиевчелек»тә гаепләнә һәм ВКП(б) сафыннан чыгарыла. 1930 елда Дәүләтнең берләштерелгән сәяси идарәсе (ОГПУ) коллегиясе карары белән биш елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1938 дә тагын биш елга хөкем ителә. 1949 елда тагын кулга алынып сөргенгә җибәрелә һәм 1955 елда азат ителә. 1989 елда тулысынча аклана.

13. Фәтхи Бурнаш (13 гыйнвар 1898 -- 1 август 1942)

14. Җамал Вәлиди (13 октябрь 1887 -- 30 ноябрь 1932)

15. Мәхмүт Галәү (8 ноябрь 1886 -- 4 ноябрь 1937)

16. Гомәр Гали (16 июнь 1900 -- 6 июль 1954)

17. Гали Галиев (1902 -- 1940) -- Язучы, әдәби тәнкыйтьче. «Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эшенә бәйле рәвештә гаепләнеп кулга алына һәм үлемгә хөкем итеп атып үтерелә. Үлгәннән соң аклана.

18. Йосыф Гәрәй (20 март 1904 -- 2 март 1988)

19. Газиз Гобәйдуллин (27 июнь 1887 -- 16 сентябрь 1938)

20. Габдрахман Гомәри (18 гыйнвар 1867 -- 17 март 1933)

21. Аяз Гыйләҗев (17 гыйнвар 1928 -- 13 март 2002)

22. Ләбиб Гыйльми (12 июнь 1906 -- 9 май 1938) -- Язучы. 1937 елда Татарстан Язучылар берлеге рәисе була. Инкыйлабка каршы каршы эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына һәм Советлар Берлеге Югары мәхкәмәсе карары белән атып үтерелә. Үлгәннән соң аклана.

23. Садри Җәләл (1891 -- 1943)

24. Галимҗан Ибраһимов (13 март 1887 -- 1938)

25. Гата Исхакый (1887 -- 1937?)

26. Фатих Кәрим (9 гыйнвар 1909 -- 19 февраль 1945)

27. Фатих Кәрими (30 март 1870 -- 27 сентябрь 1937)

28. Мансур Крыймов (1898 -- 1938)

29. Галим Мөхәмитшин (1911 -- 1938)

30. Имай Насыйри (12 октябрь 1898 -- 29 март 1942)

31. Кави Нәҗми (15 декабрь 1901 -- 24 март 1957) -- Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. 1937 елның 2 июлендә троцкийчы милләтчеләр оешмасы әгъзасы буларак инкыйлабка каршы эшчәнлек алып баруда гаепләнеп кулга алына. Шул ук елның 12 декабрендә пантюркист хәрби оешманың актив әгъзасы булуда да гаепләнә. Гаепләре расланмыйча 1939 елның 29 декабрендә аңа карата тикшерү эшләрен ябалар.

32. Галимҗан Нигъмәти (26 июл 1897 -- 4 ноябрь 1941) -- Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 1937 елда кулга алына һәм атып үтерелә. Үлеменнән соң аклана.

33. Мәҗит Рәфыйков (17 апрель 1925 -- 24 гыйнвар 1986)

34. Сөббух Рәфыйков (15 июль 1913 -- 21 ноябрь 1971)

35. Гали Рәхимов (24 ноябрь 1892 -- 1943)

36. Фатих Сәйфи-Казанлы (22 март 1888 -- 1938) -- Язучы. 1936 елның 18 сентябрендә "Инкыйлабка каршы троцкийчы милләтчеләрнең җирле оешмасы" һәм "Мәдәният фронтында корткычлык" эшләренә бәйләп кулга алалар һәм 1937 елның 3 августында үлемгә хөкем итеп ике көннән атып үтерәләр. Ул бары 1958 елда гына аклана.

37. Ибраһим Сәләхов (30 август 1911 -- 7 июль 1998)

38. Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937)

39. Гурий Тавлин (25 декабрь 1925 -- 17 февраль 1998) Журналист, язучы. Әдәби иҗатка керешкән чагында аны 1950 елда совет хакимиятенә каршы милләтчелек рухында корткычлык алып баруда гаепләп ун елга иректән мәхрүм итү карары чыгаралар. Шул чакта аның «Дунай дулкыннары» романы югала. Ул 1954 елның көзендә акланып иреккә чыгарыла.

40. Афзал Таһиров (23 октябрь 1890 -- 27 сентябрь 1937)

41. Кәрим Тинчурин (15 сентябрь 1887 -- 15 ноябрь 1938)

42. Гомәр Толымбай (14 апрель 1900 -- 13 июнь 1939)

43. Кәбир Туйкин (13 март 1878 -- 11 февраль 1938)

44. Хәсән Туфан (27 ноябрь 1900 -- 10 июнь 1981)

45. Шамил Усманов (26 декабрь 1898 -- 3 декабрь 1937)

46. Мин Шабай (28 апрель 1913 -- 5 сентябрь 1963)
XS
SM
MD
LG