Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татарлары альянсы Парижда кем җырын җырлаган?


16-18 октябрьдә Парижда Европа татарлары альянсы дип аталган иҗтимагый оешманың икенче корылтае үткәрелде. Аңлашыла ки, Европа хәтле Европа дәрәҗәсендә үткәрелгән бу чара, аның нәтиҗәләре, татар милләте тормышында зур урын алырга тиеш иде. Һәм, әлбәттә инде, бу корылтай турындагы материаллар, анда кабул ителгән документларга анализлар Татарстанның һәм Русиянең мәгълүмат чараларында киң яктыртылыр, дип көтәргә нигез бар иде. Ни дисәң дә, сүз Русиядә сан ягыннан икенче урынны алып торган халыкның – татарның Европадагы вәкилләре эше турында бара.

Аннан соң, корылтайны оештыручы булып Европа татарлары альянсы җитәкчелеге исәпләнсә дә, аның хуҗасы булып, хәтта Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) да түгел, ә ... Русиянең Франциядәге илчелеге торды. Чөнки әлеге чара нәкъ рәсми Русия патронажы шәүләсендә Русия илчелеге бинасында үткәрелде.

Әмма Русия мәгълүмат чаралары татарның бу дәүләтара дәрәҗәдә дигәндәй үткән корылтаен искә дә алмады, татар матбугатында да ялкынлы репортажлар, уйланулар күренмәде дярлек. Русия илчелеге эчендә булган хәлләр турында, азмы-күпме, әлеге җыенга багышланган ике язмадан шәйләргә була: "16-18 октябрь көннәрендә Франциянең Париж шәһәрендә Европа татарлары альянсының икенче корылтае узды" һәм "Менә кайсы биеклеккә омтылырга кирәк" ("Вершина, к которой нужно стремиться"). Беренчесе – БТК сайтында, икенчесе – Франциядәге урыс телле халыкка Русиянең рәсми "хакыйкатен" җиткерүче "Европа диалогы" берләшмәсенең һәм "Русия дуслары берлеге сайтында дөнья күрде.

Ә шулай да, нинди проблемнар күтәргән соң, татар милләтенең сакланышы-үсеше өчен ниләр кылган соң, бөтен Европадан чүпләп җыелган 46 делегат һәм күпсанлы "кунаклар"? Кунаклар күпсанлы гына түгел, дәүләти дәрәҗәдә статуслы да җитмәсә.

"Кунаклар арасында Русия федерациясенең Франциядәге илчесе Александр Орлов, Русиянең Париждагы фән һәм мәдәният үзәге директоры Игорь Шпынов, Татарстанның Франциядәге вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү департаменты директоры урынбасары Константин Климовский, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасың Русия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев һәм башкалар бар иде", - дип хәбәр итә БТК сайты.

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың

Казаннан килгән "кунаклар" милләт, милли проблемнар турында авыз ачып маташмаганнар булып чыкты. Шул ук БТК сайты хәбәр итүенчә, Искәндәр әфәнде Йосыпов делегатларны сәламли, Равил әфәнде Әхмәтшин җыелган халыкны Татарстан республикасы президенты исеменнән тәбрикли, Мәскәүдә гомер итүче татарларның да сәламен тапшыра. Ринат Закиров та җыелган делегатларны сәламли, эшләрендә уңышлар тели һәм корылтайны оештыруга күрсәткән булышлыгы өчен РФның Франциядәге илчесе Александр Орловка рәхмәтен җиткерә. Разил әфәнде Вәлиев делегатларны тәбрикли, татарның данлы үткәне, бүгенгесе турында хәбәр итә.

Ә менә бина хуҗасы, Русиянең Франциядәге илчесе Александр Орлов делегатларны сәламләп кенә калмый, үзенчәлекле киңәш тә бирә. Ул, Европа татарлары альянсының беренче корылтаеында кабул ителгән документтагы Европада татар халкы статусын кануныйлаштыру кирәклеге турындагы пунктны үзгәртергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, Европада татар теленең статусы өчен көрәшергә кирәк икән.

Шунысы кызыкмы, мәзәкме, кызганычмы – Русиянең зур түрәсе Александр Орлов татар делегатларына шундый киңәш биреп маташканда, бер генә делегат һәм Казан "кунаклары" да мөхтәрәм Русия илчесенә Русиянең үзендә татар теленең кысрыкланган хәлдә икәнлеген, хәтта Татарстанда да аның куллану даирәсе кысыла баруын әйтергә кыенсына.

Сабантуй – татарның төп милли идеясе һәм милли проблемы?

Корылтай эшендә төп чыгышны Европа татарлары альянсы җитәкчесе Флюр Шәрипов ясаган. Үзенең чыгышында ул альянсның оешу тарихы, аның максаты, беренче оештыру корылтаенда кабул ителгән рәсми документлар турында әйтә. Башкарган эшләр? Милли проблемнар? Башкарган иң зур эш – Берлинда уздырылган Сабантуй бәйрәме. Проблем – Европада сабантуйларны ешрак уздырырга кирәк икән. Ике елга бер булса да!

Калган делегатларның авызында да "сабантуй" сүзе төп урынны алып тора. Әлбәттә инде, акча кирәк икән, шул ук сабантуйларны үткәрү өчен.

Кайбер делегатлар татар теле укытучысы сораган. Татарстан җитәкчелегеннән.

Һәм нәтиҗә. Әллә күпме чыгымнар тотылган бу чараның нәтиҗәсе нидән тора соң? БТК сайтындагы искә алган язмадан күренгәнчә, 2016 елда Европа татарлары альянсының киңәйтелгән утырышын Чехиянең Брно каласында уздырырга, Европа татарлары Сабантуен ике елга бер тапкыр үткәрергә, 2017 елда Сабантуйны Лондон шәһәрендә үткәрергә карар ителә. Шулай ук, бертавыштан Европа татарлары Сабантуеның логотибы һәм ның резолюциясе кабул ителә.

Табигый сорау туа: кемгә кирәк булды Русиянең рәсми органнары кулы, күзәтүе, сценарие буенча үткәрелгән, Ринат Закиров җитәкләгән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бу мәгънәсез чарасы? Сүз дә юк – Европа татарлары вәкилләрен дә, башка төбәк татарлары вәкилләрен дә җыярга кирәк. Аралашырга, милләтне саклау-үстерү юллары турында киңәш корырга кирәк. Әмма, тостлар әйтешеп, җырлап-биеп таралышыр өчен түгел.

Европа татарлары альянсы җитәкчесе Флюр Шәрипов үзенең чыгышында бер татарның Европадагы ил депутаты булып сайлануы турында искә алып: "Менә кайсы биеклеккә омтылырга кирәк", дип белдерә. Менә нәрсә икән Европа татарлары альянсының максаты. Юкәдә икән чикләвек.

Кәрим Яуш, Уфа

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG