Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Метшин Париж мэрына татар Сабантуен күрсәтте


Татарлар Эйфель манарасы янында Сабантуй оештырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:58 0:00

Парижда казаннар оештырган Сабантуйга меңләп кеше килгән иде. Тимер рәшәткәләр белән уратып алган мәйданда милли уеннар оештырылды, сәхнәдә сәнгать осталары чыгыш ясады. Казан мэры Илсур Метшин Париж 2024 елгы җәйге Олимпиданы оештыруны отса, Казанның бу дөньякүләм ярышларга тагын Сабантуй програмы белән киләчәген вәгъдә итте.

25 май Парижның Эйфель манарасы янындагы Марс кырында үткән Сабантуйга меңләп кеше җыелган иде.

Иртәнге уннар тирәсендә Сабантуй буласы мәйданда халык бик аз булды. Алдан җирле вакыт белән сәгать унда башланачак дип белдерелде. Вакыт уза төшкәч, алып баручылар Сабантуйга килгәннәрне чакырып: "Сәхнә янына җыелыгыз, бәйрәмне башлыйбыз" дигән сүзләрне татарча һәм русча гына әйтте. Инглизчә һәм французча бер сүз дә булмады.

Сабантуй сәхнәсенә менә торган баскычка гына татарча "Сабан туе" дип язылган иде. Татарстанның дәүләт теле булган татарча язулар башка урыннарда күренмәде. Алып баручылар җырчыларны игълан иткәндә күпчелек очракта русча гына сөйләде.

Башта "Зө-Ләй-Лә", "Казан егетләре", Айгөл Бариева, Айгөл Хәйри, Эльмира Кәлимуллина, Алмаз Әхмәтҗанов, Сөмбел Билалова, Заринә Вилданова, Ләйсән Мөхәммәтдинова, баянчылар Айдар Вәлиев һәм Булат Хисмәтов һәм башка артистлар халыкның күңелен ачты.

Чиләк-көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, авызга кабылган кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык сугышы һәм башка милли уеннар башланып китте. Иртәннән үк мәйданда татарча көрәш барды. Алдан әлеге халыкара көрәш турнирына 15 илдән вәкилләр киләчәк дип белдерелгән иде.

Җирле вакыт белән 15 сәгать 10 минутта Париж мэры Анн Идальго, Казан башлыгы Илсур Метшин, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Сабантуй мәйданында пәйда булды. Алар милли уеннар, көрәш мәйданы яныннан узгач сәхнә куелган урынга үтте.

Йөзләрчә артист катнашуында җырлы-биюле күренешләр түрәләр килгәч кенә башланды. Биючеләр "Җидегән чишмә", "Сөлге чигәм" һәм башка җырларга милли биюләр, бүләк җыю күренешләрен күрсәтте. Монда "Казан" бию ансамбле, "Шарм" шоу-балеты, Чаллыдан "Болгарлар" һәм "Татарстан", Алабугадан "Кама таңнары" бию төркемнәре – барсы бергә чыгыш ясады. Җырлы-биюле күренешләр вакытында сәхнәдән татарча гына сөйләделәр.

Халыкка таратылган татарча язылган програмнарга әлеге тамашаның авторы – Максим Скалозубов, биюләрне Адел Шаһиев, Айрат Сибгатуллин, Иван Добрынин куйган диелгән иде.

Казан мэры Илсур Метшин сәхнәгә менеп, җыелган халыкны бәйрәм белән котлагач, Сабантуйның төрле милләтләрне берләштерүче бәйрәм икәнлеген ассызыклады. 2024 елгы җәйге Олимпиаданы үзендә үткәрү өчен барган бәйгедә Париж җиңсен өчен Казанның булдыра алганча тырышачагын белдерде. Җиңү яуланса, әлеге Олимпиадага Парижга Казаннан тагын махсус програм белән Сабантуй бәйрәмен алып киләчәкләрен дә вәгъдә итте.

Быел февраль аенда Париж мэры Анн Идальго Казанга килгән иде. Казан мэры Илсур Метшин аңа Сабантуй бәйрәмен Парижда да үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Идальго бу тәкъдимне хуплады.

XS
SM
MD
LG