Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда узачак Сабантуйга төрле ил көрәшчеләре җыелачак


Архив фотосы.
Архив фотосы.

Сабантуй кысаларында узачак халыкара көрәш турнирына 15 илдән вәкилләр киләчәк.

25 май көнне Татарстан җитәкчелегенең Париж мэры Анн Идальго белән килешүе нигезендә Франция башкаласы Парижда узачак Сабантуйга 15 илдән көрәшчеләр җыелачак. Аерым алганда Көрәш халыкара турнирында Азәрбайҗан, Болгарстан, Грузия, Латвия, Литва, Русия һәм башка ил вәкилләре көрәшәчәк.

Батыр исеме өчен 70-90 һәм 90 килодан артканнар көч сынашачак. Җиңүчегә тәкәдән тыш акчалата бүләк тә тапшырылачак.

Сабантуй Марс кырында узачак. Анда Казаннан 500гә якын катнашучы барачак.

XS
SM
MD
LG