Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Сабантуй тимер коймалар эчендә үтә


Татарстаннан артистлар тикшерү капкасы аша Сабантуй мәйданына уза
Татарстаннан артистлар тикшерү капкасы аша Сабантуй мәйданына уза

Париж Сабантуенда катнашучы артистларны да, карарга килүчеләрне дә тимер капкалар аша тикшереп кертәләр.

25 май Парижның Эйфель манарсы янында, Марс кырында Сабантуй бәйрәме үтә. Бәйрәм буласы урын тимер коймалар белән әйләндереп алынган, катнашучы артистларны да, карарга килүчеләрне дә капкалар аша тикшереп кертәләр. Мәйдан тирәсендә полиция хезмәткәрләре дә күренә.

Сабантуй буласы бәйрәмдә бер генә татарча язу да юк. Нинди уеннарның, ярышларның кайда буласы урысча һәм французча гына язылган. Бәйрәмне алып баручылар исә: "Сәхнә янына җыелыгыз, бәйрәмне башлыйбыз" дигән сүзләрне татарча һәм русча гына әйтә. Инглизчә һәм французча бер сүз дә юк.

Парижда Сабантуй уздыру якынча 23 миллион сумга төшәргә мөмкин. Татарстаннар 522 кеше сыйдырышлы Боинг-747 очкычы белән 23 май иртәнге якта Парижга килеп төште.

"Зө-Ләй-Лә", "Казан егетләре", "Казан" бию ансамбле, "Шарм" шоу-балеты, Чаллыдан "Болгарлар" һәм "Татарстан", Алабугадан "Кама таңнары" бию төркемнәре, җырчылар Айгөл Бариева, Айгөл Хәйри, баянчылар Айдар Вәлиев һәм Булат Хисмәтов чыгыш ясар дип көтелә. Түрәләр өчен аерым чатыр да корылачак дигән хәбәрләр бар.

XS
SM
MD
LG