Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Сабантуй үткәрү – юрганга карап аяк сузумы?


Эйфель манарасы янындагы Марс кырында Сабантуй сәхнәсе
Эйфель манарасы янындагы Марс кырында Сабантуй сәхнәсе

Парижда Сабантуй уздыру якынча 23 миллион сумга төшәргә мөмкин. Татарстаннар 522 кеше сыйдырышлы Боинг-747 очкычы белән Франция башкаласына юл алды.

"Париж Сабантуенда иң дәртле җырларыбызны җырлаячакбыз! "Алмагачлары"н, "Гармун алыйк әле, дуслар"ны, "Рәхәтләнеп яшик"не башкарачакбыз. Алардан да кала безнең әле Сабантуй турында җырыбыз да бар", ди "Зө-Ләй-Лә" төркеме кызлары.

23 май иртәсендә Казан һава аланыннан Парижга юл алган очкычта бу төркемнән кала "Казан егетләре", "Казан" бию ансамбле, "Шарм" шоу-балеты, Чаллыдан "Болгарлар" һәм "Татарстан", Алабугадан "Кама таңнары" бию төркемнәре, җырчы Айгөл Хәйри, баянчылар Айдар Вәлиев һәм Булат Хисмәтов та бар. Тагын бер җырчы – Айгөл Бариева Парижга Канаданың Монреаль шәһәреннән килә. Ул Монреальгә Сабантуйга барган иде.

Парижга юл алган очкыч салонында татарстаннар
Парижга юл алган очкыч салонында татарстаннар

Парижга бару куанычы социаль челтәрләрне дә яулап ала башлады. Франция башкаласына юл алучылар арасында дөньяда иң зур очкычларның берсе булган – Боинг-747нең эчен төшереп тизрәк Инстаграмга куючылар да булды. "Россия" һава ширкәтеннән арендага алынган бу очкычка 522 кеше сыя. Мондый очкычның Казаннан күтәрелеп китүе – үзе яңалык, сирәк була торган хәл.

Париж татарча шау киләчәк

Инстаграмга "Париж татарча шау киләчәк, чөнки Казан зур такым белән килә!" дип язучылар да булды. Сабантуй өч телдә: Татарстанның дәүләт телләрен – татарча һәм русчаны, Франциянең дәүләт теле – французчаны да тигез дәрәҗәдә кулланып үткәрерләрме? Бу ягы билгесез. Соңгы көнгә кадәр Казан хакимияте "тел яшерде". Азатлык сорауларына җавап бирмәде. Бәйрәмгә кемнәрнең барасын да, бу чараның бюджетка күпмегә төшәсен дә әйтмәде.

Быел февраль аенда Париж мэры Анн Идальго Казанга килгән иде. Казан мэры Илсур Метшин аңа Сабантуй бәйрәмен Парижда да үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Идальго бу тәкъдимне хуплады.

Артистларның сүзләренә караганда, Париж Сабантуенда түрә-кара өчен аерым чатыр да корылачак. Кайбер артистлар анда да кереп җырлаячак һәм баянда уйнаячак. Татарстан мулдан кунак итәргә ярата. Чәкчәге, казылыгы, корты һәм башка милли ризыклар, кабымлыклар да Казаннан ук китерелергә мөмкин.

25 май буласы Сабантуйга бер атна кала Казаннан Парижга зур фургон машиналарның юл алганы да билгеле булды. Сәхнәне 3 мең 700 чакрым чамасы ара үтеп ташып йөрмиләр микән дигән шик туа.

22 май Эйфель манарасы янындагы Марс кырында Сабантуй сәхнәсен кора башладылар. Әмма анда татарча бер генә сүз дә юк. Французча "Фольклор бәйрәм Сабантуй" дип язылган.

Парижга килүчеләр өчен сайтта Сабантуй турында мәгълүмат
Парижга килүчеләр өчен сайтта Сабантуй турында мәгълүмат

Парижга килүчеләргә мәгълүмат биреп тора торган сайтта да Сабантуй бәйрәме турында язылган. "Париж һәм Казан (Русиядәге Татарстан башкаласы) бергәләшеп Эйфель манарасы төбендә карарга килүчеләргә чын шоу тәкъдим итәчәк. Бу – Идел буенда яшәүче халыкларның (татарныкы түгел - ред.) уңыш рухларын чакыра торган үзенчәлекле бәйрәме. Сабантуй Татарстандагы барлык шәһәрләрдә дә үтә. Програмда: ярышлар, осталык күрсәтү һәм татар милли ашлары", дип язылган.

Казан-Париж-Казан чартер рейсының бәясе 9-11 миллион сумга төшәргә мөмкин

23 май көнне Казаннан Парижга килгән Боинг-747 26 майга каршы төндә кире кайтып китәчәк. Татарстанда банклар кризисы дәвам иткәндә, алданган дольщиклар кайчан фатирлы булабыз инде дип тилмергәндә, кризис сәбәпле халыкның кесәсе такырайганда Париж Сабантуе татарның борынгыдан килгән "юрганга карап аягыңны суз" дигән мәкаленә төсме соң?

AVT ширкәте җитәкчесе Азамат Сабиров әйтүенчә, Казан-Париж-Казан чартер рейсының бәясе 9-11 миллион сумга төшәргә мөмкин.

Моннан тыш әле яшәү өчен чыгымнарны да истә тотарга кирәк. Русия финанс министрлыгы карары нигезендә, бюджет оешмасында эшләүчеләргә Франциядә бер тәүлек яшәү өчен 65 евро каралган. Әгәр шуны 500 кешегә өч көнгә исәпләсәң 5,5 миллион сум килеп чыга. Отельдә торган өчен бер тәүлеккә 185 евро каралган. Бу бәянең яртысын гына алсаң да 8,5 миллион сум чамасы чыга.

Барысын бергә кушып санаганда Парижда Сабантуй уздыру якынча 23 миллион сумга төшә.

Бу акчаларны татарны, аның тарихын һәм гореф-гадәтләрен дөньяга таныту өчен бик яхшы сыйфатлы кинофильмнар төшерү өчен тоту мөмкинлеге дә бар.

"Зөләйха" фильмы бюджеты 6 миллион сумнан арткан иде, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган "Күктау" фильмын төшерү 6 миллион сум тирәсенә төшкән.

XS
SM
MD
LG