Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу – банклар кризисы гына түгел, ә социаль-сәяси кризис"


Митингка алданган мөштәриләр, дольщиклар, чүп яндыру заводына каршылар, газүткәргеч сәбәпле йортларын сүтәргә мәҗбүр ителгәннәр, барлыгы 600ләп кеше җыелды. Алар уртак резолюция кабул итте.

18 март Казанның Петров паркында 600ләп кеше катнашында митинг булды. Митингка банклар кризисында зыян күргән мөштәриләр, акча кертеп фатирлы булам дип алданганнар (дольщиклар), чүп яндыру заводына каршылар, газүткәргеч салу сәбәпле Осиново һәм Салмачта йортларын сүтәргә мәҗбүр ителгәннәр җыелды.

Казанда 600ләп кеше катнашында ризасызлык митингы үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:47 0:00

Чыгышлардан соң митингта катнашучылар уртак резолюция кабул итте. Банклар кризисында зыян күргән мөштәриләр әлегә аерым фонд булдырып, аның аша акчаларын кайтару таләбе куйды.

Чарада "Газпром Салмачида сузган торбаларын үзе алсын, өйләр калсын", дип тә белдерелде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков китсен, яна җитәкче килеп тәртип салсын, дип тә сөйләделәр. Идел ярларын ком белән күмүгә каршы чыгыш ясаучылар да булды.

Бу – банклар кризисы гына түгел, хәл социаль-сәяси кризиска килеп җитте

"Бу – банклар кризисы гына түгел, ә хәл социаль-сәяси кризиска килеп җитте", дип сөйләде митингта ПАРНАСның Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов.

Татарстанда барлык зыян күрүчеләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу таләбе белән чыкты. Бу митингта зыян күрүчеләр берләшмәсе булдырылды. Берләшмә алдагы ике атна эчендә тагын митинг оештырырга планлаштыра.

Зыян күргәннәрне берләштергән символ буларак мәйдан уртасына табут куелды.

Осиново бистәсендәге Имәнлек урамында яшәүчеләр, Салмач бистәсендәгеләр хакимиятләрнең газүткәргеч янында урнашкан йортларын һәм гаражларын сүтү турындагы карары белән килешми.

12 март Казанның Тинчурин паркында Татарстанда чүп яндыру заводы һәм атом электр станциясен төзүгә каршы пикет үткән иде. Чарада катнашучылар республика хөкүмәте халыктан яшерен рәвештә чүп яндыру заводлары төземәкче була дип белдерде.

2016 елның 13 декабрендә Татфондбанк үзенең бүлекчәләрен ябып, акча бирүне туктатты.

14 декабрьдә Русия Үзәк банкы Татфондбанк кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте. Моннан тыш, алты айга вакытлыча идарә итү кертелде. Вакытлы идарә белән хисаплардагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгы шөгыльләнде.

3 март Русия банкы, эшчәнлеген яхшырту өчен нәтиҗәле чаралар күрмәгән, дип Татфондбанкның лицензиясен алды. Банкның аңарчы да берничә протест чарасы уздырган мөштәриләре 4 мартта Татарстан хөкүмәте янына килеп премьер-министр Илдар Халиковка үз таләпләрен тапшырды.

Татфондбанк идарәсенең элекке рәисе Роберт Мусин Җинаять кодексының 159нчы маддәсе нигезендә (аеруча зур күләмдә акча урлау) җинаять кылуда шикләнелеп 16 апрельгә кадәр сак астына алынды.

10 март Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Русия Үзәк банкы рәисәсе Эльвира Нәбиуллинага мөрәҗәгать юллаганы билгеле булды. Ул Татфондбанк мөштәриләренә бурычларны кайтару өчен әлеге банкның милкен һәм йөкләмәләрен башка банкка күчерү схемасын карауны бәяләүне сорады.

XS
SM
MD
LG