Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салмач бистәсе халкы йортларын сүтүгә каршы пикетка чыкты


Салмачта яшәүче Гүзәл ханым Казанның Ирек мәйданында
Салмачта яшәүче Гүзәл ханым Казанның Ирек мәйданында

Казанның Ирек мәйданында бер кеше Салмач бистәсе халкы исеменнән өйләрен җимерүгә каршы пикетка чыкты.

Казанның Салмач бистәсендә 300дән артык йорт газ үткәрү торбаларына якын салынган булу сәбәпле сүтелергә мөмкин.

"Салмачтагы йортларны җимерергә юл куймабыз!", "Газпром" торбаларын шәһәр читенә чыгарыгыз!", "300 йорт рәсми теркәлгән, балалар, пенсионерлар, инвалидлар пропискага кергән. Сүтәргә? Бу ни? Түрәләрнең акылдан язуы, битарафлыгы? Куркыныч объектларны шәһәрдән чыгарырга!", "Магистраль торбалар шәһәрдә атом-төш шартлаткычы тоту белән бер" дигән эчтәлектәге шигар тотып чыкты бистәдә яшәүче Гүзәл исемле ханым.

Салмач бистәсендәге йортлар техник кагыйдәләрне бозып төзелгән булырга мөмкин. Йортлар шушы урыннан уза торган өч магистраль газ торбасына артык якын салынган. Канунга нигезләнеп, файдаланучы ширкәт йортларны алып атуны таләп итә, һәм бу эшне йорт хуҗалары үз акчаларына башкарырга тиеш.

Бистәдәге ике йорт хакында карар чыгарылган да инде. Боларга җавап итеп бистәнең кыюрак кешеләре "Газпром трансгаз Казан" ширкәтенең башлыгы Рафгать Кантюков исеменә йортларны саклаучы корылма төзүен таләп иткән шикаять язды. Андый корылма булырга мөмкинлеге экспертлар тарафыннан расланган. Пикетка чыккан Гүзәл Азатлыкка, йортлар төзелү генә түгел, аларда кеше яшәрлек – ут, су, газ да кертелгән, өйләрнең адреслары бар, аларга пропискага кергәннәр, диде. Салмач халкы шушы кыен хәлне тудыруда файдаланучы компанияне гаепли.

Йортларга җир сайлаганда торба узган урыннар такталар белән билгеләнгән булса да, ул такталарда бары 25 метрлы саклау зонасы гына күрсәтелгән булган. "Сүз бит 1-2 кеше турында гына бармый - 300 гаилә. Без президентның "Газпром" белән ике арада килеп туган каршылыкта уртак фикергә килергә булышуын телибез. Проблеманы ике якны да кәнәгатьләндерерлек итеп хәл итәргә була. Әлегә "Газпром" безнең белән элемтәгә керми һәм безне гаепли. Алар йортларны сүтүдән кала юл күрмиләр. Ләкин без бит гаепле булыр өчен, башта ул урында төзергә ярамаганлыгын белергә тиеш идек! Без белмәдек, чөнки беркем дә безгә ул мәгълуматны җиткермәде", диде Гүзәл ханым. Берничә көн элек Салмач кешеләре Тинчурин паркындагы бакчада пикет уздырды. Чарада 45 кеше катнашты, араларында балалар да бар иде. Активистлар пикетны Ирек мәйданында уздырырга сораган булсалар да, хакимият аларга Тинчурин паркына чыгарга гына рөхсәт биргән. Гүзәл әйтүенчә, Татарстанның министрлар кабинетыннан аның янына беркем дә чыкмаган. Полиция хезмәткәре генә килеп, нинди таләпләр белән торуын караган һәм документларын тикшергән.

XS
SM
MD
LG