Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанкның лицензиясе алынды. Халыкта ризасызлык көчәя


Чарасыз калган Татфондбанк мөштәриләре аптырагач ярдәм сорап АКШ президенты Дональд Трампка да мөрәҗәгать итеп караган иде
Чарасыз калган Татфондбанк мөштәриләре аптырагач ярдәм сорап АКШ президенты Дональд Трампка да мөрәҗәгать итеп караган иде

Русия Үзәк банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның лицензияләрен алды. Үзәк банк белдерүенчә, бу банкларны тернәкләндерү мөмкин түгел. Иминиятләштерелгән акчаларны кайтару гадәттәгечә дәвам итә диелә. Социаль челтәрләрдә халыкның ризасызлык дулкыны көчәя.

3 март Русия банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның банк эшчәнлеге алып бару лицензиясен алды. Үзәк банк белдерүендә әйтелгәнчә, ике банк җитәкчелеге дә банклар эшчәнлеген яхшырту өчен нәтиҗәле чаралар күрмәгән.

Русия банкы хәбәрендә язылганча, активларының сыйфаты түбән булу сәбәпле, ике банкны да тернәкләндерү мөмкин түгел. Вакытлы идарә эшчәнлеген башкарган Хисаптагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгының гамәлләре Русия банкы фәрманы белән туктатылган.

Иминиятләштерелгән акчаларны кайтару гадәттәгечә дәвам итә, диелә.

Татфондбанкның рәсми сайтында хәбәр ителүенчә, 3 марттан банкның офислары эшләүдән туктый, банк эшчәнлеге алып бару туктатыла. Кредитларны түләү тәртибе хакында соңрак хәбәр ителәчәк.

Татарстанның бүген эшчәнлек лицензиясе алынган өченче банкы – Анкор Банк, Үзәк банк белдерүенчә, "акчаларын сыйфатсыз активларга урнаштырган" һәм тиешле резервлар булдырмаган, нәтиҗәдә үз кредиторлары алдындагы бурычларын вакытында үти алмаган.

Әлеге хәбәрләрдән соң Казандагы активист Дмитрий Бердников Татарстан хөкүмәте бинасы каршында ялгыз пикетка чыкты.

Казанда Татфондбанк тирәсендәге хәлгә протест чарасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:41 0:00

Ул арада социаль челтәрләрдә халыкның ризасызлык дулкыны көчәя. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Instagram битендә гадәттәгечә иртән урнаштырылган Азатлык мәйданы фотосы астында татар һәм урыс телләрендә нәфрәтле язмалар пәйда була башлады, ләкин бераздан аларның кайберләре аннан алынды.

2016 елның 13 декабрендә Татфондбанк үзенең бүлекчәләрен ябып, акча бирүне туктатты.

14 декабрьдә Русия Үзәк банкы Татфондбанк кредиторларының таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий кертте. Моннан тыш, алты айга вакытлыча идарә итү кертелгән иде. Вакытлыча идарә белән кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы шөгыльләнде. Банкның җитәкчесе Роберт Мусин вазифасыннан алынды.

19 декабрьдә Татфондбанкның Казандагы офислары ачылды. Ләкин анда бары тик кредитларны түләргә һәм мәгълүмат алырга гына мөмкин иде. Халык ул көнне банкка агылды, акчаларын таләп итте.

Татфондбанктагы акчаларның 29 декабрьдән кайтарыла башлаячагы игълан ителде. Акчаларны иминиятләштерү агентлыгы Татфондбанктагы акчаларны кайтарыр өчен биш банкны сайлап алды.

1 декабрьгә банкта физик затлар акчалары 72,1 млрд сум, юридик затларныкы 48,6 млрд сум булган.

"Ак барс" банкыннан кала республикада икенче иң зур банк саналган Татфондбанкның төп хиссәләрен тотучы булып Татарстан хөкүмәте тора иде.

ИнтехБанк Татфондбанк партнеры санала. 2016 елның 19 декабре иртән ИнтехБанк офисларын "техник сәбәпләр" аркасында ябып торуы турында белдерде. Соңрак банк вәкилләре исәп-касса хезмәтләрен банк өлкәсендә хәлләр тотрыкланганчы туктатып торуы турында рәсми хәбәр бирде. 23 декабрьдә Русия Үзәк банкы ИнтехБанкта вакытлы идарә урнаштырды.

Ике банктан акчаларын кайтара алмаучы юридик һәм физик затлар митингларга чыкты, петицияләр язып, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

Күптән түгел Татарстанның икътисади үсеш министрлыгы ТАИФ ширкәте һәм аның партнерларының Татфондбанк санациясендә (тернәкләндерүдә) стратегик инвестор буларак катнашырга әзерлек белдерүе турында хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG