Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанктагы кертемнәрне кайтарыр өчен биш банк сайланды


Татфондбанк бүлегеннән кертемнәрен таләп итүчеләр
Татфондбанк бүлегеннән кертемнәрен таләп итүчеләр

Татфондбанктагы кертемнәр 29 декабрьдән кайтарыла башлый. Банк-агентларга паспорт белән барып, гариза язарга кирәк.

Керемнәрне иминиятләштерү агентлыгы Татфондбанк кертемчеләренә акчаларын кайтарыр өчен биш банкны сайлап алган. Саклык банкы, ВТБ24, Россельхозбанк, Банк "ФК Открытие", "Ак барс" банкы 29 декабрьдән Татфондбанкның иминият акчаларын кайтара башлый.

Кертемчеләр кайсы банкка барырга кирәклеген Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы сайтында белә алачак. Шунда ук гаризаларны кабул итү урыны һәм вакыты да язылачак.

Акчаларны кайтару өчен мөштәриләргә банк-агентка паспорт күрсәтү һәм тиешле формада гариза язу да җитә диелә иминиятләштерү агентлыгы сайтында.

15 декабрьдә Татфондбанкта вакытлыча идарә кертелде. Вакытлыча идарә белән кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы шөгыльләнәчәк.

19 декабрьдә Татфондбанкның Казандагы офислары ачылды. Ләкин анда бары тик кредитларны түләргә һәм мәгълүмат алырга гына мөмкин. Халык ул көнне банкка агылды, акчаларын таләп итте.

1 декабрьгә банкта физик затлар кертемнәре 72,1 млрд сум, юридик затларныкы 48,6 млрд сум булган.

XS
SM
MD
LG