Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татфондбанк"та акчаларын бүлгәләп физик затлар хисапларына күчерүчеләр Миңнехановтан яклау сорый


Cоциаль-икътисади хокукларын яклап 5 февраль казаннар митингка чыкты.
Cоциаль-икътисади хокукларын яклап 5 февраль казаннар митингка чыкты.

Мөрәҗәгать авторлары Миңнехановтан үзләренең хокукларын яклауны һәм Татфондбанк белән Интехбанкның иминият түләүләре бурычларын үтәүне шәхси контроленә алуны сорады.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язылган петиция Change.org. сайтында барлыкка килде. Анда татарстаннар республика җитәкчесеннән "Татфондбанкка акча салучыларның хокукларын хисаптагы акчаны иминиятләү агентлыгының конституциягә каршы килүче гамәлләреннән яклавын" сорый. Мөрәҗәгатькә 80 кеше кул куйган.

"Русия Конституциясен һәм федераль канунны бозган Хисаптагы акчаларны иминиятләү агентлыгы эшчәнлегеннән 5 меңнән артык Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәрие зыян күргән, гаилә әгъзалары белән бергә санаганда – 20 мең кеше дигән сүз. Ә дәүләт оешмасы Русия конституциясен һәм федераль канунны үтәүдән баш тарта", диелә петициядә. Мөрәҗәгать итүчеләр үзләрен "махинатор" дип аталуларына ачу белдерә. "2016 елның 5 декабреннән 14 декабренә кадәр кешеләр үз акчалары белән бары тик гади банк операцияләре генә башкарды", диләр.

Гыйнвар аенда иминиятләү агентлыгының тикшерүләре банк мөштәриләре тарафыннан кылынган шикле килешүләрне ачыклавын белдерде. Агентлык мәгълүматларына ярашлы, кайбер мөштәриләр мораторий игълан итәргә берничә көн кала, зуррак иминият түләвен алу өчен үз акчаларын төрле физик шәхесләр исәбенә бүлгәләп сала башлаган. Мондый кертемнәр алты миллиард сумга җиткән. Алар барысы да агентлык тарафыннан иминият өлешеннән чыгарылган.

Петиция авторлары 2016 елның 15 декабренә кадәр Татфондбанкта чикләүләр кертелмәде дип белдергән, "димәк, бөтен операцияләр дә канунга ярашлы рәвештә башкарылган, кешеләр банкның эш вакытында үз акчалары белән эш иткән". "Әмма Хисаптагы акчаларны иминиятләү агентлыгы ниндидер үзенең "виртуаль" мөддәтен куйган. 5 декабрьдән бөтен операцияләр дә канунсыз дип табыла, димәк, түләүләр реестрына кертелми", дип яза авторлар.

Мөрәҗәгать ахырында акча салучылар "татарстаннарның 94,4 проценты тавыш биргән намзәт буларак" Рөстәм Миңнехановтан үзләренең хокукларын яклауны, Татфондбанк һәм Интехбанкның иминият түләүләре бурычларын үтәүне шәхси контроленә алуны сорый.

XS
SM
MD
LG