Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ТАИФ" Татфондбанк санациясендә катнашырга әзерлеген белдерә


26 февральдә Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләренең Казанда узган митингында катнашучылар үз банкларын санацияләүне (тернәкләндерүне) сорап АКШ президенты Дональд Трампка да мөрәҗәгать итте
26 февральдә Татфондбанк һәм Интехбанк мөштәриләренең Казанда узган митингында катнашучылар үз банкларын санацияләүне (тернәкләндерүне) сорап АКШ президенты Дональд Трампка да мөрәҗәгать итте

Татарстан президенты мөрәҗәгате белән республиканың "ТАИФ" ширкәте һәм аның партнерлары Татфондбанк санациясендә (тернәкләндерүдә) стратегик инвестор буларак катнашырга әзерлек белдерә.

"ТАИФ" ширкәтләр төркеме һәм аның партнерларыннан банкка ярдәм итү юллары язылган тиешле мөрәҗәгать Русиянең Үзәк банкына юлланган дип хәбәр итә Татарстанның икътисади үсеш министрлыгы.

Үзәк банк тарафыннан санация кертүнең төп шарты булып стратегик инвестор табу тора.

Моннан тыш, "ТФБ Финанс" оешмасыннан акчаларын ала алмаучы физик затларны Татфондбанк хисапларында акча тотучылар исемлегенә кертү турында да мәхкәмәгә мөрәҗәгать әзерләнә диелә министрлык хәбәрендә. Исемлеккә кертелгән очракта, алар хисаплардагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгыннан дәүләт тарафыннан иминиятләштерелгән (1,4 млн сумга кадәр) акчаларын кайтару мөмкинлеге алачак.

Рөстәм Миңнеханов "ТФБ Финанс" мөштәриләрен юридик яктан яклау юлларын табарга кушты, дип белдерелә.

6 февральдә "ТФБ Финанс" офисында тентү үткәрделәр. Бик күп документлар тартып алынды, әле тикшерүчеләр аларны өйрәнә.
Әлегә бу эш нигезендә барлыгы 90 млн сумнан артык зыян күрүләрен белдергән йөзләрчә кеше теркәлгән. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, ширкәтнең 2 млрд сумга якын акча керткән 2 меңнән артык мөштәрие бар.

Татфондбанк һәм "ТФБ Финанс" инвестицияләр ширкәтендә акча урлау гаепләве нигезендә берничә кеше сак астында утыра.

XS
SM
MD
LG