Accessibility links

ИнтехБанкта вакытлы идарә урнаштырылды


Русия Үзәк банкы ИнтехБанкта вакытлы идарә урнаштырды. Бу хактагы фәрман Үзәк банк сайтында чыгарылган.

Вакытлы идарә 23 декабрьдән "Банкротлык турында" Русия кануны нигезендә кертелгән.

Кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерүгә мораторий өч айга сузылачак. Вакытлы идарә вазифасы Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгына алты айга йөкләнгән.

19 декабрь иртән ИнтехБанк офисларын "техник сәбәпләр" аркасында ябып торуы турында белдерде. Соңрак банк вәкилләре исәп-касса хезмәтләрен банк өлкәсендә хәлләр тотрыкланганчы туктатып торуы турында рәсми хәбәр бирде.

ИнтехБанк пластик карталарны хезмәтләндерүне вакытлыча туктатты һәм кулакчалар бирүне чикләде. Моннан тыш, банк 13 декабрьдә Татфондбанк облигацияләре буенча 845,781 млн сум күләмендә йөкләмәләрне үтәмәде.

ИнтехБанк Татфондбанк партнеры санала, 15 декабрьдә Татфондбанкта вакытлыча идарә кертелде.

XS
SM
MD
LG