Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Нәбиуллинадан Татфондбанк бурычларын кайтару мөмкинлекләрен эзләүне сорый


Рөстәм Миңнеханов һәм Эльвира Нәбиуллина
Рөстәм Миңнеханов һәм Эльвира Нәбиуллина

Татарстан икътисад министры Артем Здунов хәбәр итүенчә, республика президенты Рөстәм Миңнеханов Татфондбанк бурычларын кайтару мөмкинлекләрен өйрәнүдә ярдәм сорап Русия Үзәк банкы рәисәсе Эльвира Нәбиуллинага хат юллаган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия Үзәк банкы рәисәсе Эльвира Нәбиуллинага мөрәҗәгать юллаган. Ул Татфондбанк мөштәриләренә бурычларны кайтару өчен әлеге банкның милкен һәм йөкләмәләрен башка банкка күчерү схемасын карауны бәяләүне сорый. Бу хакта журналистларга Татарстан икътисад министры Артем Здунов җиткерде.

Әлеге схема "Нота-банк" һәм "Пробизнесбанк" банкротлыгы вакытында кулланылган. Хат Тататфондбанк һәм Интехбанк хисапларыннан акчаларын ала алмаучылар мөрәҗәгатен өйрәнгәннән соң язылган, ди Здунов.

8 март алдыннан хатын-кыз журналистлар белән очрашу вакытында Миңнеханов үзем шәхсән мөрәҗәгать иткән зур банклар Татфондбанкны тернәкләндерүдән баш тартты, дип белдергән иде.

3 март Русия Үзәк банкы Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор Банкның лицензияләрен алды. Үзәк банк белдерүенчә, бу банкларны тернәкләндерү мөмкин түгел. Гәрчә 27 мартта ТАИФ ширкәтенең һәм аның партнерларының Татфондбанкны санацияләүдә катнашырга әзер булуы хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG