Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монреальдә Сабантуй үтте, чиратта – хоккей


Монреальдә Сабантуй үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00

Монреальдә Сабантуй үтте

Канаданың Монреаль шәһәрендә 22нче тапкыр үткән Сабантуйга беренче тапкыр Казаннан җырчылар килде, беренче тапкыр көрәштеләр һәм гер дә күтәрделәр. 27 май Монреальгә "Ак Барс" каршындагы хоккей академиясе үсмерләре килә.

21 май Канаданың Квебек төбәгендәге икенче иң зур шәһәр – Монреальдә узган Сабантуй башка еллар белән чагыштырганда күпкә күркәмрәк булган. Бу хакта Азатлыкка Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе Зилә Миргалиева хәбәр итте. Монреальдә Сабантуй 22нче тапкыр узды һәм бәйрәмгә йөзләп кеше килгән.

Монреальдә Сабантуй
Монреальдә Сабантуй

Элекке елларда Дөнья татар конгрессыннан безгә дә җырчылар җибәрегез әле дип күпме генә сорап карасалар да, теләкләре канәгатьләндерелмәгән. Узган ел сентябрь аенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Канадага килүе мәсьәләне уңай хәл иткән. Президент татарлар белән очрашкан вакытта монреальләр аңа Сабантуйга артистлар җибәрә алмассыз микән дип мөрәҗәгать иткән.

Айрат Имашев (с), Айгөл Бариева
Айрат Имашев (с), Айгөл Бариева

"Безгә Татарстаннан артистларның килүе – үзе үк бәйрәм. Быел җырчылар Айгөл Бариева һәм Айрат Имашев бәйрәмгә дәрт тә, илһам да өстәде. Бездә гомумән татар артистларын күрмәгән, аларның җырлавын ишетмәгәннәр дә бар", ди Миргалиева.

Балалар һәм өлкәннәр бию ансамбльләренең чыгыш ясавы быелгы Сабантуйның тагын бер бизәге булган. Әлеге төркемнәр быел язын гына оешкан. Чыгышы белән Уфадан булган, хәзер Монреальдә яшәүче Алсу Ульмашева аларны бию серләренә өйрәтә.

"Сарман" бию ансамбле чыгыш ясый
"Сарман" бию ансамбле чыгыш ясый

"Безнең Монреальдә җир шарының төрле кыйтгаларыннан чыккан кешеләр яши. Төрле милли чаралар һәм фестивальләр дә уза. Үзебезнең татар мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне күрсәтү мөмкинлеге һәрвакыт бар. Бу ансамбльне үзебезне таныту һәм әнә шул чараларда катнашу өчен дә оештырдык", ди Миргалиева.

Монреальдә Сабантуй
Монреальдә Сабантуй

Быелгы Сабантуйда беренче тапкыр көрәш һәм гер күтәрү ярышлары да оештырганнар. Башта балалар, аннан үсмерләр һәм өлкәннәр бил алышкан, көч сынашкан. Көянтә-чиләк белән су ташу, чүлмәк вату, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү, аркан тарту – милли уеннар Монреаль Сабантуеның традициясенә әйләнгән инде.

Зилә ханым сүзләренчә, Сабантуйга һәркем күчтәнәч – милли ризыклар әзерләп килгән. Мәйданда чәйләр кайнатканнар һәм пылау да пешергәннәр.

Монреальдә чәкчәк бәйрәме
Монреальдә чәкчәк бәйрәме

Милли ризыклар әзерләү кичәләре Монреальдә әледән-әле булып тора. Соңгы ике елда гөбәдия, өчпочмак һәм чәкчәк пешерергә өйрәнгәннәр. Монреаль татарлары милли кичәләрне дә үз итә. Шундыйларның берсе – милли бизәкле тәбрикнамә (открытка) ясау серләрен өйрәнү һәркемнең дә күңеленә хуш килгән. Кырымтатарларның ватаннарыннан сөрүгә багышланган "Хайтарма" фильмын да бергәләшеп карганнар.

Монреаль татарларын Сабантуйдан соң тагын бер чара көтә. 27 майдан 10 июньгә кадәр Монреальгә Татарстаннан яшь хоккей такымы килә. Бу такымда "Ак Барс" каршындагы хоккей академиясе үсмерләре. Монреальдә татарстаннар "ААА губернаторлар дивизионы" дип аталган турнирда катнашыр дип көтелә. Шулай ук Квебек вилаятендәге өч хоккей мәктәбе такымы белән күнегүләр булачак, дуслык уеннары да үтәчәк, татарлар белән дә очрашачаклар.

Миңнеханов Канадада булганда Монреаль татар җәмгыяте вәкилләре аңа балалар хоккеен оештыру өчен такымнар алмашу мөмкинлеге булмасмы дип тә мөрәҗәгать иткән иде.

Видео: Монреалдьдә чәкчәк бәйрәме

Миргалиева сүзләренчә, бүген Монреальдә 200ләп татар яши. Бу калага беренче татарлар Кытай һәм Төркиядән Икенче дөнья сугышы башларында күченә. Кемнәрдер узган гасырның 60нчы елларында килә. Казакъстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан чыккан татарлар да бар. Соңгы вакытта Русиядән дә килә башлаганнар.

Зилә һәм Ленар Миргалиевлар үзләре 2002 елда Монреаль шәһәренә күченәләр. "Югары белем алгач, яңа тормыш эзләргә дигән теләкне тормышка ашыруыбыз иде", ди Зилә ханым 15 ел элек булган ниятләрен искә алып. Тумышы белән ул Оренбур өлкәсенең Дүсмәт авылыннан. Казан һуманитар педагогия институтында чит телләрне өйрәнгән. Монреальгә килгәч университетта белем алуын дәвам иткән, маркетинг нечкәлекләрен үзләштергән. Хәзер банкта эшли. Ире Ленар Казан авиация институтын тәмамлаган. Хәзер очкычларның моторларын проектлау ширкәтендә эшли.

XS
SM
MD
LG