Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хайтарма" фильмы экраннарга чыга


"Хайтарма" фильмыннан күренеш
"Хайтарма" фильмыннан күренеш

Депортацияне искә калу көне алдыннан Акмәчет кинотеатрларында беренче кырымтатар нәфис фильмы күрсәтелә башлый.

Фильмның баш каһарманы - Советлар берлегенең ике тапкыр герое, очучы Әхмәтхан Солтан. Аның ролен режиссер Әхтәм Сәйтаблаев үзе башкара. Фильмда баш герой Әхмәтхан Солтан булса да, сценарий буенча кырымтатарларны 1944 елда Кырымнан ничек сөргенгә сөрүләре хакында шактый күләмле сюжетлар да бар. Бу сюжетларда бөтен Кырымнан меңнән артык гади кырымтатары, балалар, депортацияне үз күзләре белән күргән олылар үз ихтыярлары белән фильм төшерелгән шәһәрләргә - Алупка, Бакчасарай һәм Судакка килгән.

Әхтәм Сәитаблаев
Әхтәм Сәитаблаев
"Украинада шулкадәрле күп кеше катнашкан мондый фильм булмагандыр. Фильмда катнашкан, сөргенлекне күргән кырымтатар әби-бабайлар уйнамадылар, алар фильмда яшәделәр", дигән иде Әхтәм Сәйтаблаев Азатлыкка.

"Хайтарма" - кырымтатарларының Ватаннарыннан куылуы турында беренче нәфис фильм, ул эшкуар Ленур Ислямов акчасына, АТР телевидение каналы ярдәмендә төшерелгән.

Фильмны карап аңа югары бәя биргән тарихчы Гөлнара Бекирова сүзләренә караганда, авторлар тарихтагы ул чорның рухын дөрес итеп тасвирлый алган.

"Фильм 1944 ел белән тәмамлана. Соңгы кадрлар – мал вагоннарындагы хатын-кызлар һәм балалар. Әлбәттә, моның дәвамы бар, алар өйләренә кайтачак, башка бер фильмда", дип сөйләде Бекирова.

Продюсер Ленур Ислямов кырымтатар киносы үсешенә ярдәм итәчәген белдерде. "Хайтарма" табыш китәрәчәк проект буларак планлаштырылмаса да, аны күрсәтүдән кергән акча фильм сәнәгатен үсешенә файдага булыр, дигән өмет бар. Милли Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу да Азатлык радиосына кырымтатарча фильмнарга ихтыяҗ бик зур, дигән иде.

Җомга көнне “Хайтарма” Акмәчет кинотеатрлары экраннарына чыга, билетлар сатылып беткән диярлек.

Авторлар аны Киев һәм Украинаның башка шәһәрләрендә дә күрсәтәчәк. Шулай ук "Хайтарма" фильмын Казан мөселман киносы фестиваленә дә алып килү планнары бар.

XS
SM
MD
LG