Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бер халыкның көрәше" беренче тапкыр күрсәтелә


Мостафа Габделҗәмил Кырымоглу (Җәмилоглу)
Мостафа Габделҗәмил Кырымоглу (Җәмилоглу)

Юлбашчы Кырымоглу җитәкчелегендәге кырымтатар халкының сөрген еллары һәм хокуклары өчен көрәшенә багышланган яңа фильм бүген Төркиядә экранга чыга.

Узган атнада Төркия башкаласы Әнкарада кырымтатарларының фаҗигале тарихына һәм бүгенгесенә багышланган яңа документаль фильм тәкъдим ителде.

Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш
1944 елның 18 маенда кырымтатарлары таң атканда өйләреннән куыла. Балалар йокыдан елап уяна, өлкәннәр тынычсызлана. Кая алып китәләр? Нәрсәләрне алырга? Ашарга ипи алыргамы? Сумы? Юрганмы? Кием-салыммы? Барысы да кирәк, алып бетереп кенә булмый, җыенырга бары тик 15 минут вакыт бирелгән. Фильм йөзләгән кешенең мал вагоннарына төяп билгесез бер якка озатылуыннан башлана. Алар арасында әнисе Мәгъфүрә кулында 6 айлык Мостафа да бар. Мостафа олылар белән бергә 22 көн дә 22 төнлек үлем сәяхәтендә исән кала. Соңыннан тормышын үз халкының хокуклары өчен көрәшкә багышлый.

Орератор Нәшә Сарысой-Каратай эше
Орератор Нәшә Сарысой-Каратай эше
Истанбулдагы Әмәл Кырым вакыфы рәисе, Кырымтатар милли мәҗлесенең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай җитәкчелегендә оператор Нәшә Сарысой-Каратай төшергән бу документаль фильм тугыз өлештән тора. Аның һәр өлеше Мостафа Җәмилоглу тормышы аша кырымтатарларының фаҗигале язмышын, сөрген елларын, кире Кырымга кайтуын һәм хәзерге хәлен чагылдыра. Музыканы сөргендә үскән танылган композитор Эльвира Әмир язган.

Фильм ахырында Милли мәҗлес рәисе, “кырымтатар халкын ватанына кайтаруы өчен” БМО качаклар идәрәсенең Нансен бүләге иясе Мостафа Кырымоглу Кырымда хәзер яшәгән руслар һәм украиннарга мөрәҗәгать итә:

"Җирләребездән беркемне дә кумадык..."
"Җирләребездән беркемне дә кумадык..."
“Җирләребездән китегез димәдек, чөнки алар бу җиргә үз теләкләре белән килмәгән. Совет режимы аларны китереп куйган, монда яшәячәксез, дигәннәр. Бу кешеләрнең бер гаебе дә юк. Бу - бер. Икенчедән, алар кая китәчәк? Урамга куып чыгарабызмы аларны? Без бары тик, без ватаныбызга кайттык, сез дә безнең ватаныбызда яшисез, мәхәббәттә яшик дидек. Без сезнең хокукларны хөрмәт итәбез, үзебезгә карата да шуны ук телибез. Милли хәрәкәтебезнең нигезләренең берсе – көч кулланмау. Террор юлын кулланмау – исламның нигезе, Исмәгыйль Гаспралы принцибы. Террор белән бер проблемны чишеп булмый. Киресенчә, ул проблемны чишә алмаслык хәлгә генә китереп була.”

9 апрель Төркия вакыты белән кичке 10да (Казанда 11дә) "КЫРЫМОГЛУ...Бер халыкның көрәше" (KIRIMOGLU… Bir Halkın Mücadelesi) фильмы беренче тапкыр TRT TÜRK каналында күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG