Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлары кеше хокуклары көненә җыелды


Кырымтатарлары кеше хокуклары көненә җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

Кырымтатарлары кеше хокуклары көненә җыелды

Халыкара кеше хокуклары көне уңаеннан Акмәчеттә оештырылган урам җыенында өч меңләп кеше катнашты.

Кырым башкаласы Акмәчетнең Ленин мәйданында узган урам җыенында бүген өч меңнән артык кеше катнашты. Аларның күпчелеге кырымтатарлары иде. Сәхнәдән Кырымда кеше һәм милләтләр хокукларын яклауны тәләп итеп чыгышлар яңгырады. Җыенга башка милләт вәкилләре дә килгән иде.

Милли хәрәкәт ветераны Айшә Сәитморатова
Милли хәрәкәт ветераны Айшә Сәитморатова
Халык "Милли хокукларны бозуга юл куймаска!", "Йортларыбызны кире кайтарыгыз яки яңаларын төзәргә җир бирегез!", "Кырымтатар халкы хокукларын торгызу эшен халыкара оешмаларга тапшырырга" кебек шигарләр тотты.

БМО генераль ассамблеясы тәкъдиме белән Кеше хокуклары көне 1950 елдан бирле 10 декабрь билгеләнә. Бу көнне 1948 елда Кеше хокуклары декларациясе кабул ителгән. Әлеге документта сәяси, ватандашлар, социаль һәм мәдәни, икътисади хокуклар исемлеге бирелгән. Декларация 380нән артык телгә тәрҗемә ителгән бердәнбер универсаль документ буларак Гиннес рекордлар китабына теркәлгән.

Дөнья буйлап кабул ителгән бик күп башка документларның нигезендә Кеше хокуклары турында декларация салынган. Бу декларация нигезендә 1950 елда Европаның кеше хокукларын яклау конвенциясе, 1961 елда Европаның социаль хартиясе, 1969 елда Америка кеше хокуклары хартиясе, 1981 елда милләтләр һәм кеше хокуклары хартиясе, 1994 елда Гарәп илләре кеше хокуклары хартиясе кабул ителгән. 1959 елда БМО аерым балалар хокуклары конвенциясен кабул итте. Аларның үтәлешен БМОның кеше хокуклары комиссары күзәтә.

Акмәчет, 10 декабрь 2012 ел. Рефат Чубаров фотосы
Акмәчет, 10 декабрь 2012 ел. Рефат Чубаров фотосы
XS
SM
MD
LG