Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кеше хокукларын кем яклый?


10 декабрь - дөньяда кеше хокукларын яклау көне. Казандагы кеше хокукларын яклау оешмалары, эшебез нәтиҗәсез түгел, ди.

Бүген алар тырышлыгы белән 38 эш мәхкәмәдә тикшерелә, 39 җитәкче җаваплылыкка тартылган, идарә оешмаларыннан 39 хезмәткәр эшеннән чыгарылган, 3 миллион сумнан артык зыян кире кайтарылган.

Кеше хокуклары вәкиле идарәсе хезмәткәре Әлфия Габдрахманова әйтүенчә, үзәккә мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечләре һәр ел үзгәреп тора.
“2006 елда гаризаларның 30%-ты торак хокукы бозылуы, 12 % хезмәт хакы, 11% пенсия һәм социаль мәсьәләләргә, 16% гариза җинаять эшләре турында шикаять белдереп язылган иде. Быел исә, гаризаларның эчтәлеге нык үзгәрде. Күпләрне торак комуналь хуҗалыгы мәсьәләләре борчый. Узган ел белән чагыштырганда хезмәт хакына караган шикаятьләрнең кимүе күзәтелде”, ди Әлфия Габдрахманова.

Казанның кеше хокукларын яклау үзәге дүшәмбе Суворов уку йортындагы 13 яшьлек малайның асылыну эшен дә тикшерә башлаган. Биредә һичшиксез хокук бозу очрагы булгандыр, ди Казанның кеше хокукларын яклау үзәге юристы Регина Шакирова.
“Әлегә бу малайның туганнары безгә мөрәҗәгать итмәде. Әмма безнеңчә биредә хокук бозу очрагы булган һәм тиздән малайның туганнары безгә мөрәҗәгать итәчәк”, ди ул.
Кеше хокуклары вәкиле идарәсеннән аермалы буларак, бу үзәккә исә, халык күбрәк хәрби хезмәттәге хәлләрдән, милиция хезмәткәрләре эшеннән канәгать булмаулары турындагы мөрәҗәгать итәләр икән.
Регина Шакирова соңгы вакыйгалардан армиядә булган бер очракны искә төшерде. Аның сүзләренчә, пәнҗешәмбе бу эш Татарстанның югары мәхкәмәсендә карала башлаячак.
“Бер хәрби солдатны аңын югалтканчы кыйнаган. Эш тикшерү аша үткәннән соң, әлеге хәрби җаваплылыкка тартылды. Район мәхкәмәсе хәрбине гаепле тапса да, моның белән риза булмыйча ул, югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Пәнҗешәмбе ул карар чыгарачак”, ди Регина Шакирова.
Халыкара кеше хокукларын яклау көне уңаеннан Казанда зур фәнни-гамәли конференция дә үтте. Биредә янә демократик илдә кеше хокукларын яклау, ирекнең мөһимлеге турында сүз барды.
XS
SM
MD
LG