Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымда үземне өйдә кебек хис иттем"


Беренче тапкыр Прагада “Татар сагышы” күрсәтеләчәк. Кырымтатарларына багышланган яңа документаль фильмны төшерү тарихы турында режиссер Кристина Крауз сөйләде.

Чыгышы белән Польшаның Гданьски шәһәреннән булган, 90нчы еллардан бирле Прагада яшәгән режиссер Кристина Крауз берничә ел элек Кырымга ялга барган. Кара диңгез буенда кызынып ятарга хыялланган ханымга яр буенда яшәргә фатирлар биргән урысларның тәкәбберлеге, торакның кыйбат булуы ошамаган. Кемдер аңа торакны татарлардан сорарга киңәш иткән, татар музееннан барып сорагыз, дигәннәр, ләкин кая барып кемнән сорыйсын беркем дә төгәл әйтә алмаган.

Фильмнан күренеш - Бакчасарай
Фильмнан күренеш - Бакчасарай
Иске Кырым шәһәрендә Кристина ханым һәм аның иптәшләре машиналарын туктатып юл кырыенда торган бер ханымга мөрәҗәгать иткән.

“Татар музеен белмисезме?”

“Беләм, әлбәттә. Мин аның мөдире, күңел сизеп урамга чыгып бастым менә, нәрсә көткәнемне дә белмичә. Сезне көткәнмен икән”, дип аларны Татар этнографиясе музее мөдире Раймия Зверева каршы алган. (Музей кырымтатарларының көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыра, Иске Кырым шәһәре үзәгендә 1999 елда ачылган – А.К.)

“Шундый “гади” генә сөйләшүдән озак аңыбызга килә алмадык”, дип искә ала кырымтатарлары белән беренче очрашуны Кристина Крауз.

Раймия Зверева кунакларны башка кырымтатарлары белән таныштырган, режиссер ханым Кырымда күргән матурлыкны һәм татарлардан ишеткән фаҗигане төшереп фильм ясамыйча булдыра алмаган. Чехия телевидениесе белән килешү булса да, фильмны Кристина ханым үз акчасына төшергән. Татарлар белән беренче очрашудан соң ул бер оператор һәм тәрҗемәче белән Кырымга тагын берничә мәртәбә барып кайткан. Анда танышкан кырымтатарлары аны туйларына, бәйрәмнәргә чакырган.

Кристина Крауз һәм Мостафа Җәмилоглу
Кристина Крауз һәм Мостафа Җәмилоглу
“Соңгы елларда Иске Кырымнан теге кеше үлде, бу кеше вафат итте, дип еш шалтыраталар. Иң зур хыялым – бу хезмәтемне Кырымга алып барып күрсәтү, алар да күрсен иде,” диде Кристина ханым Азатлыкка.

Кырымда аңа еш кына “синдә татар каны” булырга тиеш дип әйткән булганнар. Үзе дә режиссер ханым Кырымда өендә кебек хис иткәнен сөйләде.

“Җан тартмаса да кан тарта икән. Кайткач Польшадагы туганнарымнан сораштыра башлаган идем, чыннан да әнием ягыннан әбиемнең әнисе татар булганы ачыкланды. Кырымда мине күргәч тә шулай дигәннәр иде бит”, дип сөйләде мөһаҗирләр шәһәре саналган Гданьскида туып үскән Кристина Крауз.

“Татарлар сагышы” ("Tatarské touhy") фильмы Праганың Вацлав Һавел китапханәсенең кинозалында 20 майда күрсәтеләчәк. Соңыннан аны төшерүдә катнашкан журналист Петрушка Шустрова һәм тәрҗемәче Лилия Бадурова белән фикер алышу көтелә.

XS
SM
MD
LG