Accessibility links

пәнҗешәмбе, 27 июль 2017, Казан вакыты 15:45

Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Алимә Сәләхетдинова үз вакытында Казанда "Сабыйлар" балалар үзәген оештыруда катнашты. Хәзер ул балалар дәресләрен Канадада да оештыра, бу җәйдә Монреальдә Сәләт аланын оештыруга әзерләнә.

Алимә ханым үзе Казанда туып үскән, 1нче татар гимназиясендә укыган. Казан университетының тарих бүлегендә укыды, шуннан соң гаиләсе белән башта Словакия, соңрак Канадага күченде. Канадада ул тик утырмыйча, балалар өчен махсус татар дәресләрен булдырды. Җәй көнне исә ул Монреальдә Сәләт аланын оештырырга әзерләнә. Балаларны тәрбияләү һәм Канадагы татар тормышы турында сөйләшеп алдык.

– Алимә ханым, сезнең туган телгә мәхәббәт, шундый актив эшчәнлек кайдан барлыкка килде?

Үзең тарихыбызны, бөек шәхесләребезне белмәсәң, башкаларга тел турында сөйләү – буш эш

– Мин үзем Казанда үссәм дә, кызганычка, рус мохитендә тәрбияләндем. Татар гимназиясенә кергәндә мин 20ләп татар сүзен генә белә идем. Андагы укытучылар, мөгалимнәр миңа татар телен сеңдерә алдылар, телгә мәхәббәт уяттылар. Шуннан соң Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга кердем һәм дусларым киңәше белән Сәләт аланына бардым. Шунда татар теле дөньясына чумдым, телемне үстердем, милли аңымны арттырдым. Сәләттә хәләл җефетем белән таныштым, кияүгә чыктым.

Балаларым туганчы, күп татар китабын укыдым. Һәм шул миңа киләчәктә нык ярдәм итте. Башкаларга туган телнең әһәмиятен, аның матурлыгын, халыкның асылын аңлатканда бу җыелган белемнәр бик кирәк. Үзең тарихыбызны, бөек шәхесләребезне белмәсәң, башкаларга тел турында сөйләү – буш эш. Улым тугач, аның белән бары тик татарча сөйләштем. Авыр булды, чөнки, барыбер, рус мохитендә үстем, моның тәэсире бар. Шулай да гаиләмдә, балам белән татарча сөйләшәм дип тырыштым.

Алимә Сәләхетдинова
Алимә Сәләхетдинова

– Казанда “Сабыйлар” үзәген дә ачуда катнашкансыз..

– Беренче улым Йосыф белән шулай татарча гына аралашып, аның белән кече яшьтә үсеш курсларына махсус йөри башладык. Шунда русча “давайте покаркаем как вороны” кебек биремнәр биргәндә, улым миңа аптырап карап, “әни, ни бу?” дип сорый иде. Миңа бөтен дәресләрне тәрҗемә итәргә туры килде. Шунда аптырадым: ничек инде Казанда, татарның башкаласында балаларның үсеше өчен бернинди махсус дәресләр, оешкан үзәк юк?

Шунда аптырадым: ничек инде Казанда, татарның башкаласында балаларны үсеше өчен бернинди махсус дәресләр, оешкан үзәк юк?

Шулай итеп, мин татар балалар үзәге белән хыялланып йөри башладым. Башта өйдә татарча оештырылган дәресләрдән башланган бу хыял чынга ашты. Якын дустым Ләйсән Галәвиева белән “Сабыйлар” балалар үзәген оештырдык. Анда заманча кызыклы балаларны үстерү, тәрбияләү методикаларын татарча кертеп карадык. Балаларга татарча җырлар, уеннар әзерләдек. Үзем анда ярты елга якын укытучы, методист булып эшләдем, “бишектән үстерү” програмын әзерләдем. Бу юнәлеш хәзер үсә, моңа бик шатланам.

– Канадага ничек күчендегез?

– Иремнең эше белән без башта Словакиягә күчендек, соңрак 2015 елда Канадада яши башладык. Чит илдә балаларга аралашырлык яшьтәшләрен табу авыр, әлбәттә. Гомумән, мондый нәрсә күзәттем: балаларга үз туган телендә сөйләшә торган яшьтәш кирәк. Әти-әнисе, башка “олылар” да татарча сөйләшсә дә, бала белән татарча аралашкан яшьтәше, дусты булганда гына ул татарча иркен һәм теләп сөйләшә башлый.

Мин өемдә бары тик татарча аралашу таләбен куям

Словакиядә татарларны табу авыр булды, бер башкорт гаиләсе белән генә дуслаша алдык. Канадада исә зур татар җәмгыяте бар, ләкин балаларымның татарча аралашырлык яшьтәшләре юк шул. Квебекта исә француз телен көчле куялар, балаларны өйдә дә, кичен дә французча сөйләшергә өндиләр. Мин исә өемдә бары тик татарча аралашу таләбен куям. Балалар башка телләрдә эндәшсәләр, ишетмим дигән булам. “Әйдә, татарча кабатлап кара әле” дип әйтәм. Ике улым, Йосыф белән Салих һәм кызым Зифаны шулай итеп тәрбиялим.

– Канадада барлыгы күпме татар яши? Балалар күпме, татарча сөйләшә беләләрме?

Башта Кытайга, аннан АКШ, Канадага күчкән татарлар чиста татарча аралаша, аларның балалары, оныклары да татарча белә-сөйләшә

Инкыйлабка кадәр күчкән татарлар белән сокланам мин. Башта Кытайга, аннан АКШ, Канадага күчкән татарлар чиста татарча аралаша, аларның балалары, оныклары да татарча белә-сөйләшә. Нурия апа Кудеки мисалын гына караганда, ул кытайча, русча, инглизчә, французча белә, татарча да иркен аралаша. Кайвакыт татарлар теге юк, бу юк, дип зарланалар, ләкин Нурия апа мисалын караганда, аның бөтенләй берни юк иде, шуңа карамастан телен саклап калган. Бу татарлар Казанга караганда да татарча яхшырак сөйләшә.

Канадада якынча 60лап татар гаиләсе бар, алар арасында 20ләп гаилә актив татар тормышында катнаша, ярдәм итә. Монреаль татарлары оешмасы быел бик актив мастер-класслар оештырды, егетләр өчен беренче татар хокей матчын да үткәрделәр. Гомумән, Канадада татарлар күбрәк, ләкин барысы да килми, үзләрен белдерми. Һәм соңгы арада күченгән татарлар арасында татарлык белән кызыксынмаган, телләрен белмәгән һәм тартылмаган кешеләр аз түгел шул.

– Балалар белән татарча аралашу ничек бара ? Сабыйлар-Монреаль шул максаттан тудымы?

– Кызганычка, монда күп татар кешесе балаларын җирле рус мәктәбенә бирергә тырыша, монда белем яхшы диләр. Шимбә көнне бөтенесе балаларын рус мәктәбенә йөртә. Шулай итеп бер генә мөмкинчелегебез калды – якшәмбе көнне очрашып, дәресләр оештырырга. Һәм шулай итеп, узган елның сентябреннән мин Сабыйлар-Монреаль үзәген оештырдым. Дәресләр түләүле иде, тик аның акчасы бары тик аренданы каплауга гына китә иде, акча эшләү максаты юк иде.

Сабыйлар-Монреаль дәресләренә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре
Сабыйлар-Монреаль дәресләренә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре

Дәресләргә йөргән Майа исемле кыз бөтенләй татарча белмәгән хәлдә килеп, хәзер татарча кыска җавап әйтә ала

Дәресләргә даими рәвештә 6-7 бала йөрде, алар белән шөгыльләндем. Аларны элек кулланган методикалар белән укыттым, җырлар җырладык, бармак уеннарын уйнадым, телгә мәхәббәт уятырга тырыштык. Шулай ук әлеге дәресләргә яңа методикалар да өстәргә кирәк булды, чөнки ул татар телен белмәгән, татар телен чит тел буларак өйрәнгән балалар булды. Дәресләр нәтиҗәле булган, мәсәлән, дәресләргә йөргән Майа исемле кыз бөтенләй татарча белмәгән хәлдә килеп, хәзер татарча кыска җавап әйтә ала.

Бик кызганыч, ләкин мартта дәресләрне туктатырга мәҗбүр булдым, үзем көллияткә укырга кердем, ул да якшәмбе көненә туры килде. Хәзер бу балалар өчен борчылам, инде сентябрьдән дәресләрне янә башларга телим, ниятлим.

– Быел Монреальда Сәләт аланын да оештырасыз. Ул ничек оештырылачак?

Узган ел Канада татарларының Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы узды. Шунда мин безнең җирле тәҗрибә белән таныштырдым, Канадагы төрле кызыклы фикерләрне сөйләдем. Һәм безнең сөйләшүдән Канадада Сәләт аланын оештыру фикере туды. Без монда үз балаларыбызны җыябыз, сез Татарстаннан җибәрәсез дип сөйләштек. Татарстан балалары инглизчә өйрәнәчәк, Канада, АКШтан җыелган татар балалары татарча аралашачак.

Оештыру эшләре тәмамлана диярлек. Август аенда оештырырга җыенабыз. Лагерьдә татар теле лабораториясе булачак, татарча сөйләштерү, татар мохитен оештыру нияте. Аланны һәм мәктәпкәчә, һәм мәктәп балалары өчен әзерлибез, хәтта әти-әниләргә аерым програм уйлыйбыз.

– Татарстан ягыннан финанс ярдәм булдымы?

Татарстан әйдаманнар, укытучылар, програм чыгымнарын, шулай ук Казаннан килгән балалар чыгымнарын каплый. Чит ил татарлары исә үз балаларының чыгымнарын үзләре каплаячак.

– Квебекта тел сәясәте ничек алып барыла? Икетелле төбәк буларак, Татарстан белән охшашмы?

Без Канадага килгәндә, җиңелчә генә инглизчә аралашырбыз дип уйлаган идек. Ләкин инде шактый вакыт узуга шуны аңлыйм: монда француз телен белмичә яшәү бик авыр. Хәзер мин француз телен өйрәнәм. Монда француз телен белмичә эш табу нык кыен, аның өчен зур белгеч булырга кирәк.

Француз телен белмичә, биредә яшәү мөмкин түгел

Биредә инглиз телле мәктәпкә бару мөмкинлеге юк диярлек, бары тик аерым искәрмәләр очрагында инглиз телендә укырга мөмкин. Ә мигрантлар исә французча белем алырга мәҗбүр. Француз телен белмичә, биредә яшәү мөмкин түгел. “Французлаштыру” сәясәте көчле бара, моның белән махсус мәгариф департаменты шөгыльләнә.

Җирле инглиз теллеләрдә бераз “нәрсәгә бу француз теле” дигән караш бар, моның белән Татарстанга бераз охшашлыклар бар. Ләкин мин үзем французларда горурлык хисен тоям, үз телләрен саклыйлар һәм үстерәләр.

Шунысын да әйтим, француз телен үстерү шаукымы башлангач, Квебек икътисады нык төште, югалту кичерде. Аңа карамастан, канунны курыкмый кабул иттеләр, хәзер икътисад әкренләп үсә бара, үз хәленә кайта бара.

– Моннан чыгып, шундый сорау: сезнеңчә, татар телен глобаль яктан үстерү өчен ниләр кирәк?

Татар телен "модалы" итәргә кирәк

Хәтерлим, бер ун ел элек радиодан яңалык ишеттем: “фитнес, сәламәт яшәү рәвешен рекламлыйбыз” диләр. Мин аптырадым, моны ничек популярлаштырып була дим, яшьләр эчә-тарта бит. Вакыт узды, чыннан да фитнеслар белән шөгыльләнә торган кешеләр нык арты. Минемчә, тел очрагында да шулай. Аны мөмкин кадәр популярлаштырырга, таратырга, танытырга кирәк.

Татар теленә ихтыяҗ булдыру кирәк. Кешеләрнең татарча аралашу өчен сәбәп, мотивация тудырырга кирәк. Бу юнәлештә мин “Мин татарча сөйләшәм” кебек чараларны бик хуплыйм. Татар телен "модалы" итәргә кирәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG