Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үчтеки" балаларга татарча белем һәм тәрбия бирү юлларын өйрәтә


Айгөл Әюпова
Айгөл Әюпова

Ике бала анасы Айгөл Әюпова балаларны татарча тәрбияләү максатыннан “Үчтеки” проектын алып бара. Анда ул тәрбия өчен кирәкле материаллар урнаштыра, видеолар ясый, бәйгеләр оештыра. Айгөл Азатлык радиосына үз проекты турында сөйләде.

Татарча бала тәрбиясе мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып тора. Меңьеллык гореф-гадәтләрен, әхлак-әдәп нормаларын, гаять бай булган халык авыз иҗатын, мәдәниятен яңа үсеп килә торган буынга җиткерү – һәрвакыт иң әһәмиятле мәсьәләләрдән санала. Соңгы гасырларда бу мәсьәләләргә балаларны туган телдә тәрбияләү, татар телен сеңдерү проблемнары да өстәлде.

Бүгенге көндә балаларга татар телен бишектән үк сеңдерү – җиңел эш түгел. Әти-әниләр балаларны үстерү һәм тәрбия өчен татар телендә китап-әсбаплар, аудио һәм видео-материалларның аз булуын әйтә. Мисал өчен “Акыллым” проекты авторы Тюльпан Минһаҗева, балалар өчен татарча материал аз булудан үзе татарча тематик карталар тупланмасын ясый башлады.

Ике малай анасы булган Айгөл Әюпова да мондый ихтыяҗны сизгән. Ата-аналарга ярдәм максатыннан ул “Үчтеки” проектын башлап җибәрде. Анда ул тәрбия өчен кирәкле материаллар урнаштыра, видеолар ясый, бәйгеләр оештыра. Үз фикерләрен Айгөл Азатлык радиосы белән уртаклашты.

Айгөл Казанда туып үсә. 2нче татар гимназиясен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында татар теле һәм инглиз теле бүлегендә укый. Шуннан соң Фулбрайт грантын отып, Аризона штаты университетында татар теле укытучысы булып эшли. Соңыннан Казанга кайтып, ТДГПУда эшли, АКШ студентлары өчен татар теле курслары оештыруны башлап йөри.

Айгөл, балалар тәрбиясе белән шөгыльләнү теләге ничек барлыкка килде? Бу җиңел булмаган эшкә нигә тотындыгыз?

Балалар тәрбиясе белән шөгыльләнү теләге балалар туу белән барлыкка киләдер инде ул (көлә). Ихтыяҗ тугач. Олы улым Нурбулат туганчы ук, мин татар балалар фольклоры әсәрләрен караштыра башладым, әбиемнән үзе белгән бармак уеннарын, мавыктыргыч шигырьләрне язып алдым. Улым тугач, әлбәттә, баланы ничек үстерергә, аның белән ничек шөгыльләнергә, нинди китаплар укырга һәм башка шундый сораулар күбәйгәннән күбәя барды.

Ничектер үзеннән үзе улыма дип аталган шигырьләр, мавыктыргычлар, бармак уенары иҗат ителә башлады. Беркадәр әсәрләр җыелгач, аларны үзем кебек яшь әниләр белән уртаклашасым килде. Чөнки шул ук балалар фольклоры әсәрләрен дә җиңел генә табып булмый. Алар күптән басылган китапларда гына бар, аларны күбесенчә китапханәләрдә генә алып була. Шулай итеп, “Вконтакте” социаль челтәрендә “Үчтеки” төркемен башлап җибәрдем.

“Үчтеки”дә нинди төрдәге материаллар бар? Нинди проектлар алып барасыз?

“Үчтеки”дә фольклор әсәрләрен, үземнең нәниләр өчен иҗат ителгән шигырьләремне, балаларның сөйләм һәм акыл үсеше, вак моториканы үстерү өчен махсус күнегүләр урнаштырам. Инглиз теле белгече буларак, инглиз телендәге балалар өчен классик әсәрләрне, фольклор әсәрләрен тәрҗемә итеп урнаштыру теләге дә барлыкка килде.

Соңрак ирем ярдәме белән берничә видеопроект та башлап җибәрдек. Шундыйлардан, татарча видеоәлифба, бармак уеннарына видеоиллюстрацияләр. “Үчтеки” проекты шулай үсә бара.

Проектта катнашучылар саны күбәйгәч, алар арасында бәйгеләр, төрле чаралар үткәрә башладым, мәсәлән, “Иң яхшы бармак уены” бәйгесенә берсеннән-берсе матур уеннар иҗат итеп җибәрделәр.

“Әниләр һәм бәбиләр” марафоны
“Әниләр һәм бәбиләр” марафоны

Шулай ук проектта катнашучылар өчен “Әниләр һәм бәбиләр” марафоны оештырдым. Бу марафонның төп асылы шунда иде: әти-әниләр татар мәдәниятенә, тормыш-көнкүрешенә кагылышлы биремнәрне сабыйлары белән үтәп, үзләренең социаль челтәрләрдәге битләрендә (Вконтакте, Инстаграм) фотохисап урнаштырырга тиеш иде. Биремнәр күп яклы сөйләм телен үстерү, вак моторика, татар дөньясы белән танышу, иҗади фикерләүне үстерүгә юнәлтелгән иде. Мәсәлән, бер биремдә әниләр сабыйлары белән бергә Габдулла Тукайның “Карлыгач” шигырен укып, үзләре тапкан материалдан оя ясарга тиеш иде, икенче бер бирем “Карга боткасы” йола бәйрәменә кагылышлы иде балалар белән Карга боткасы әйтешләрен укып, төрле ярмалар белән эш итеп, тәмле ботка пешерделәр. Нәтиҗәләр шәхсән мине бик сөендерде.

Бу эшегез күп кенә әти-әниләргә ярдәм итә. Гомумән, бу юнәлешкә ихтыяҗ шактый зур. Шуңа бәйле киләчәккә нинди планнар, проектларыгыз бар?

“Үчтеки” проектын башлаганда, минем олы улым туган гына иде әле. Хәзер инде мин ике малай әнисе. Проект та балаларым белән бергә параллель рәвештә үсә. Аларга нәрсә кызыклы, нинди материаллар кирәк үзем шул юнәлештә эш башкарам.

Әмма, әлбәттә, хыялым “Үчтеки”не тагын да үстерерү. Киләчәктә, мин бу проектны әти-әниләр өчен интернет-журнал буларак күрәм. “Әниләр һәм бәбиләр марафоны” проектын да киңәйтергә исәбем бар.

Сезнеңчә, татар телендә балалар өчен материаллар җитәрлекме?

Айгөл улы белән
Айгөл улы белән

Мин үз балаларыма карап фикер йөртә алам. Кызганыч, юк, җитәрлек түгел. Кечкенәсенә әле башка телдәге китапларны (башка материалларны плакатлар, карталар һ.б.) күрсәтеп, татарчага тәрҗемә итеп бару җитәрлек булса, олысына инде алай гына булмый. 3 яшьлек баланың “Нишләп?”, “Нигә?”, “Ни өчен” дигән сорауларына җавап бирә алырлык татарча китаплар күп түгел.

Ничек уйлыйсыз соң, нәрсәләр җитеп бетми? Нинди төрдәге материаллар кирәк?

Нәрсә җитми дигәннән, сыйфатлы иллюстрацияләр, яңа тапталмаган темалар. 1-2 яшьлекләр төлке, каз, аю, бүре белән канәгатьләнсәләр дә, зурракларга инде башка төрлеләр кирәк динозаврлар, галәм, техника һәм башкалар.

Элегрәк чыгарылган сыйфатлы китапларны (балалар фольклоры җыентыкларын, мәсәлән) яңадан бастырырга кирәк дип саныйм. Чит телләрдә чыккан яхшы китапларны, автор хокукын сатып алып, татарчага тәрҗемә итеп бастыру да шәп булыр иде.

Ул гына да түгел, әти-әниләр өчен кесә сүзлекчә-глоссарийлары чыгару да файдалы булыр дип уйлыйм. Күп кенә очракта, бала сораганда, актив кулланылмаган сүзләрне искә төшереп әйтү авырлык тудыра. Мәсәлән, шул ук хайваннар, кошлар, үсемлек атамалары, галәм, техника һ.б. өлкәләргә кагылышлы татарча сүзләрне тематик яктан туплап биргән сүзлекләр кирәк.

“Үчтеки” материалларын Вконтакте социаль челтәрендә табып була. Шунда ук видеоматериаллар да урнашкан.

XS
SM
MD
LG