Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 08:02

Социолингвистика фәне нәрсә өйрәнә? АКШта баланы татарчага өйрәтеп буламы? Татарстан һәм Америкада телләргә караш ничек аерыла? Азатлыкта Ана теле атнасы уңаеннан Флорида штатында яшәүче лингвист Мәдинә Әпсәләмова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Мәдинә Әпсәләмова тумышы белән Татарстандагы Шәмәрдәннән. Төркиядә инглиз теле филологиясеннән югары белем алган, Германиядә журналист булып эшләгән. Хәзерге вакытта гаиләсе белән АКШта яши, ире белән Зифа исемле кыз тәрбиялиләр. Лингвист татар теленә институцион ярдәм җитми дип саный һәм мисал итеп Флоридада төрле телләргә карашны китерә.

– Мәдинә ханым, сезнең лингвист буларак кызыксынуыгыз нинди өлкәгә карый?

Уйлау рәвеше телне ничек куллануга тәэсир ясый дигән фикер бар

– Миңа социолингвистика бик кызык. Бу өлкәдә уйлау рәвеше безнең телне куллануга тәэсир ясый дигән фикер бар. Бер мисал китерик: рус телендә җенес төрләнеше бар. Татарча "Кәҗә белән сарык" әкиятенә татар һәм рус балаларына рәсемнәр ясарга тәкъдим ителә. Бездә татар телендә кәҗә белән сарыкның җенесе юк кебек, инглиз телендә дә рәсемне ясаганда артык җенескә игътибар юк. Тик татар балаларының күпчелеге дә концепт буларак русча уйлаганы күренә: рус телендәгечә кәҗәне – хатын, сарыкны – ир-ат буларак сурәтлиләр. Рус телендә "Коза и баран" дип аңлаудан килә ул.

Тагын бер мисал, төлке сүзен әйткәндә, шулай ук рус теле тәэсирендә "итәкле һәйләкәр кыз төлке" образы килеп баса. Бу социолингвистикада телләрнең бер-берсенә тәэсир итүен күрсәтә.

– Ә кызыгыз Зифаны татарча сөйләштерәсезме?

– Үзебез бик милли рухлы, ләкин без – реалист, шуңа баланы күбрәк телләрдә сөйләштерергә тырышабыз. Бер алтын лингвистик ысул бар, ул гаиләдә һәр кеше бары тик бер телдә генә сөйләшергә тиеш дигән принциптан гыйбарәт. Өйдә бала белән мин татарча гына сөйләшәм, ирем русча гына, ә урамда бала инглизчә һәм испанча ишетә-сөйләшә. Шулай итеп, бала туган телен дә белә, Русиядә кирәк булган рус телендә дә сукалый, инглизчә дә аралаша ала.

Мәдинә Әпсәләмова
Мәдинә Әпсәләмова

– Мондый принципны бала туганнан бирле куллана башладыгызмы?

– Әйе. Шундый кызыклы хәл күзәтелә бездә: мин русча сөйләшкәндә, кабул итми, татарча сөйләшә, һәм ирем белән, киресенчә, татарча сөйләшми. Һәм, нәтиҗә буларак, кызым иркен өч телдә аралаша, хәзер төрек мәктәбенә йөреп, төрек телен дә өйрәнә.

– Флоридада башка гаиләләрдә ничегрәк? Татарча сөйләшүче гаиләләр күпме?

– Болай Флорида штатында актив 50-60 кеше бар. Бу – даими чараларыбызга йөри торган, кичәләрдә катнаша торган кешеләр. Аннан тыш бездә рус диаспорасы да көчле, алар арасында руслашкан татарлар да бар, ләкин алар безнең белән кызыксынмый, хәбәр бирми.

Татарлар белән күрешәбез, аралашабыз. Пикникларыбыз уза, төрле чәй кичәләрен үткәрәбез. Мартның унсигезендә Сабан туе була, хәзер әзерлек бара. Башка гаиләләрдә балаларны татарча сөйләштерү вазгыяте төрлечә. Татарча сөйләштерә торган гаиләләр дә бар, ләкин "нәрсәгә аңа татарча" диючеләр дә юк түгел. Бу яктан, һәм әтисенең, һәм әнисенең татарча кирәк дигәнне аңлавы кирәк.

Татарстанда, Русия өлкәләрендә күп балаларны әти-әниләре русча сөйләштерә. Мәсәлән, Төркиядә аралашу төрекчәгә күчә. АКШта балалар белән инглизчә сөйләшү гадәти күренеш. Нәрсәгә бәйле бу? Татар кешесе гел мохиткә җайлаша булып чыгамы?

– Бу электән татарларны бетерергә тырышуданмы, татар теленең гаилә-кухня теле буларак калуданмы, милли үз-аң җитәрлек булмаудамы – белмим. Бу мәсьәлә җитди социолингвистик тикшеренү таләп итә. Төрекләрдә алай түгел бит. Чит илгә чыгып китсәләр, алар гел горурланып "мин – төрек" дип кычкырып әйтә. Ә татарларда бу элек-электән руслар белән яшәүдән, үз-үзен саклап калу механизмы булырга да мөмкин.

Һәр яңа тел белүнең файдасы чиксез

Мондагы, Флоридадагы татарларга караганда, күбрәк "юк инде, бездән булып чыкмый, монда татарчасы да кирәк түгел" дигән фикерләр еш ишетелә. Ә лингвист буларак шуны әйтим: һәр яңа тел белүнең файдасы чиксез. Мисал өчен, хәзер шундый кызыклы тикшеренүләр үткәрәләр, баш миендә һәр өйрәнгән тел аерым бүлекчәне активлаштыра, эшләтә дигән нәтиҗәләргә дә киләләр.

Шуңа мин баламны күбрәк телгә өйрәтеп калдырырга телим. Мин баланың төрекчә өйрәнүенә бик риза. Испан теленнән курсларга йөрсә дә, шатланам, әйдә өйрәнеп калсын!

Татарстанда "миңа татар теле кирәкми" дигән кешеләргә аптырыйм. Әни кеше буларак, мин балам никадәр күбрәк телне белсә, шулкадәр аның өчен яхшырак, өстенрәк икәнен аңлыйм, шуңа күрә моны хуплыйм гына. Ун тел белсә, тагын да яхшырак! Ә еллар буе Татарстанда яшәп, татар телен кирәкми дип әйтүне акылым да, күңелем дә кабул итә алмый.

– Читтән караганда яхшырак күренә, диләр, Татарстанда татар теленең халәтен ничек бәялисез?

Татар теленә институцион, дәүләтнең ярдәме кирәк

– Татар теленә институцион, дәүләтнең ярдәме кирәк. Бу татар телендәге язуларга да, гомуми аралашуга да кагыла. Мин Татарстанга кайтканда, гел үземчә шундый эксперимент ясыйм: Казанда кибетләрдә кергәндә татарча эндәшәм: "Исәнмесез, борычыгыз бармы?" дип сораганда "Да, там висит" дип җавап бирәләр. Бөтен кибетчеләр татарча аңлый, белмәгәннәре русча җавап бирә. Ә кибеттәге кешеләр татарча сорау яңгыраса, бу күренешне зур кызыксыну белән тамаша кылалар, кем татарча сорый дип сәерсенеп карыйлар. Ә нигә сәер ул, һич аңламыйм.

Минем әнием дә шундыйрак экспериментлар үткәрергә ярата. Таксига утыргач, татарча эндәшә икән. Такси йөртүчесе җавап итеп: "Я по-татарски не разговариваю", дигән. Әнием, Татарстанда шулкадәр яшәгәч, ничек инде татарча өйрәнеп булмый, дип гаҗәпләнгән. Таксистның җавабы – "А мне он не нужен, я знаю английский". Әнием – инглиз теле укытучысы. Ул да югалып калмаган, тоткан да аңа инглизчә сорау биргән, таксистның инглизчә дә булмавы ачыклаган. Ягъни, андый кешеләр бер телне дә кирәксенми, өйрәнми булып чыга.

Бездә монда берәр дәүләт оешмасы, хастаханәгә, мәктәпкә, теләсә нинди оешмага барсаң, бөтен җирдә мәгълүмат өч телдә языла: инглизчә, испанча һәм креол телендә. Мәктәптә инструкцияләр биргәндә, алар да берничә телдә башкарыла. Мәктәптә ата-аналар җыелышы да кызык уза: укытучылар әти-әниләргә килеп, баланың ничек укыганы турында хисап бирә. Кеше инглиз телен белмәсә, мәктәп үзе тәрҗемәчене табып бирә. Логопедка баланы алып баргач та, безгә татарча кирәк, дигәч, озак газапланып тәрҗемәче эзләгәннәр. Аларны кызганып кирәкми дидек. Ә Татарстанда телгә андый караш юк шул, кызганычка.

– Сезнеңчә, татар булып калыр өчен татар телле булу мөһимме?

– Минемчә, бик мөһим. Безнең төп мәгълүмат чыганаклары (мисал өчен, әдәбият) татарча, шуңа күрә безгә телдә аралаша алуыбыз мөһим. Флоридада испаннар да яши, аларга да үз телләрен саклау актуаль, ләкин аларга бу җиңелрәк, чөнки аларга югарыда әйткән дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә, аларның җәмгыятьләре дә бик актив. Шулай ук АКШның кайбер штатларында икетелле мәгариф дә бар, ул күп урында кулланылмаса да, үрнәкләре бар.

Тел белән генә милләтне саклап була дигән сүз түгел бу, әлбәттә. Ирланд халкы мисалы бар. Аларның үз телләре сакланып калмаган диярлек, ләкин милли аң ягыннан алар бик көчле, һаман үзләрен ирланд халкы дип билгелиләр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG