Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл Хәсәнова: “Милли продукцияне дәүләт кенә чыгарырга тиеш түгел”


Гүзәл Хәсәнова
Гүзәл Хәсәнова

Балаларга татар телендә китаплар чыгаручы һәм интернет-кибет оештырган Гүзәл Хәсәнова фикеренчә, балалар әдәбияты базарында буш урыннар һаман да бар, һәм шактый күп.

Азатлык радиосы бүгенге көн шартларыннан чыгып татар телен төрле юнәлештә үстергән яшьләр белән таныштыру эшен дәвам итә. Балалар өчен татарча тәрбия, белем бирү проектлары аеруча әһәмиятле, чөнки алар турыдан туры милләтебезнең киләчәген билгели. Бүгенге әңгәмәдәшебез – “Юлбасма” нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова.

Гүзәл үзе Чаллы шәһәреннән. Казан дәүләт финанс һәм икътисад институтында укыган, 2008 елда икътисад магистры дипломын алган. Без аңа эшчәнлеге һәм балалар өчен татарча китап чыгару авырлыклары турында берничә сорау бирдек.

– Гүзәл, балалар өчен татарча китап чыгару эше белән ничегрәк шөгыльләнә башладыгыз?

– Улыбыз Азамат тугач, аның беренче сүзләре “әти”, “әни” булуын теләдек. Һәм гаиләбездә гел татарча сөйләшүгә күчтек. Азаматны беренче китаплар белән таныштырырга вакыт җиткәч, нәниләр өчен татар телендә бер генә дә картоннан ясалган китап булмавы ачыкланды. Нәкъ шул вакытта (2011 ел иде) Татарстанның Инвестицион үсеше агентлыгы социаль эшмәкәрләргә ярдәмгә грантлар өләште. Грантның күләме 300 мең сум иде. Шуны белеп, бизнес-проект яздык, аны якладык һәм бер грантны оттык.

Алга таба үз һөнәрләренең осталарын – мөхәррирләрне, рәссамнарны, дизайнерларны бер командага җыйдык һәм алар ярдәме белән грант акчасына безнең беренче ике китапны – нәниләр өчен картоннан китапларны чыгардык. Аларны Ростовта урнашкан “Проф-пресс” типографиясе бастырды. Чөнки әле хәзермдә андый китапларны чыгарырлык нәшрият Татарстанда юк.

Китапларны без 2012 елның маенда сата башладык, аларның татар телендә нәниләр өчен картонда бастырылган беренче китаплар булуына бүген дә горурланабыз. Бүгенге көндә яңа китапларыбызны без инде нәшриятыбызның үз акчасына чыгарабыз.

– Сез китапларны чыгару белән генә түгел, интернет-кибет белән дә шөгыльләнәсез бит әле...

– Әйе, 2012 елда безнең икенче проект та башланып китте – ул балалар өчен татар телендә китапларны сатучы интернет-кибет (khasan.ru). Моңа кадәр Интернетта балалар өчен татарча китапларны сата торган мәйданчык булмаган иде. Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар балалар өчен туган телдә китапларны бер җирдә таба алсынныр өчен, интернет-кибетебезгә барлык нәшриятлардан балалар өчен татарча китапларны тупларга тырыштык. Безгә монда чит илләрдән дә заказлар килде – Эстониядән, Чехиядән, Казакъстаннан, Үзбәкстаннан.

Былтыр исә без “Юлбасма” исемен уйлап чыгардык. “Юл” һәм “басма” сүзләре икесе дә “хәреф” сүзе белән бәйле, әгәр дә басма хәрефләрне бер юлга тезеп чыксаң сүзләр, җөмләләр һәм, ниһаять, әсәрләр килеп чыга... Шулай “Юлбасма” нәшрияты да үз “әсәр”ен язарга тырыша.

Бүгенге көндә без ике проектны да үстерергә тырышабыз. “Юлбасма” нәшриятының максаты – заманча, яңа таләпләрне үтәүче балалар өчен татарча басма китапларны җитештерү. Безнең китапларны Татарстанда китап кибетләрендә, балалар өчен камилләштерү үзәкләрендә һәм үзебезнең интернет-кибеттә сатып алырга була. Нәшриятыбызда даими эшләүчеләр юк – һәр проект өчен без махсус такым туплыйбыз. Бүген алар арасында ике мөхәррир, ике рәссам һәм ике дизайн остасы.

– Сезнеңчә, бүгенге көндә балалар өчен татарча продукция җитәрлекме?

Гүзәл “Печән базары” ярминкәсендә
Гүзәл “Печән базары” ярминкәсендә

– Бүген татар телендә балалар өчен продукция 5 ел элек булганга караганда күбрәк. Һәм гаилә эчендә балалар белән татарча сөйләшүче гаиләләр саны да арта бара булса кирәк. Милли продукциягә таләп тә көннән көн арта. Шуңа күрә милли продукцияне җитештерүче барыбызга да үсеш юлы ачык. Хәзер сез татарча плакатлар да, камилләшү карталары да, төрле-төрле китаплар күрә, таба аласыз.

Ләкин шуны әйтергә кирәк, аталган продукция бүген күбесенчә дәүләт ярдәме белән чыгарыла. Бу күренеш туган телдә, милли товарларны җитештерүчеләрнең мөстәкыйль яши алуларына, ныклыгына шик тудыра, һәм шул ук җитештерүчеләрнең санын чикли.

Минем фикеремчә, хәзерге заманда милли, татарча проектларны хосусый рәвештә дә башкарырга була. Әгәр дә чыгарылачак продукция сатып алучыларның мәнфәгатьләренә туры килсә һәм югары сыйфатлы булса, димәк шул бизнес-проект үз-үзен тәэмин итә ала, хуҗасына табыш та китерә ала. Һәм шундый проектлар күбрәк булган саен, көндәшлек тә артачак, сатып алучылар, җәмгыять, дәүләт, җитештерүчеләр үзләре дә шуннан бары тик отачаклар.

– Якынрак килсәк, сезнеңчә, хәзерге вакытта бу өлкәдә нәрсәләр кирәк? Үзегез нәрсәләр эшләргә планлаштырасыз?

– Полиграфия өлкәсеннән читкә карасаң, татар телендә балалар өчен анимацияле китаплар, анимацияле уенчыклар, татар телендә планшетлар өчен кушымталар әлегә тиешле күләмдә җиткерелми. Безнен нәшриятыбыз бу продукцияне җитештерүне планда тотмый. Һәрбер җитештерүченең үз өлкәсендә өстенлекләре бар, ә“Юлбасма”да алар полиграфия өлкәсендә дип ышанабыз. Шуңа күрә үсешебезне дә алга таба полиграфия даирәсендә күрәбез. Димәк балалар әдәбияты базарында буш урыннар һаман да бар, һәм алар күп.

Татар телендә балалар әдәбиятының бихисап калын катламы ул классик әсәрләр. Аларны да бүген кибетләрдә табу җиңел түгел. Шулар арасында Габдулла Тукай, Һади Такташ шигырьләре, Абдулла Алиш әкиятләре – бу әсәрләрне санап бетерәсе түгел. Сүз нәкъ менә энциклопедик җыелмалар түгел, ә матур иллюстрацияләнгән балалар өчен төрле-төрле форматлардагы китаплар турында бара. Минем карашка, шундый китаплар бертуктаусыз басылып сатылырга тиеш.

Шуннан башка, иң кечкенәләр өчен китаплар җитми. Бу аеруча зур проблем, чөнки баланы “татар телле” итәр өчен аның беренче китаплары татар телендә булырга тиешләр. Нәниләрне телгә махсус өйрәтү, мәҗбүр итү, аларны телнең кирәклегенә инандыру бер дә кирәкми. Алар белән бары тик шул телдә сөйләшү, дөньяның төрле якларын бер тел ярдәмендә ачу кирәк. һәм кулланылган тел автоматик рәвештә аларның беренче теле – туган тел булып китә. Ә туган телне кеше, гадәттә, гомере буйлап саклап алып бара. Шулай итеп милли мәдәниятне саклауга юл ачыла димәсәк тә, бу шул юнәлештә зур адым икәне билгеле. Әти-әниләргә бу юлда күп-күп ярдәм күрсәтергә кирәк.

Беренче аларга ярдәмгә картоннан ясалган китаплар, карталар, уеннар килә ала. Соңрак алар урынына шигырьләр белән, әкиятләр, хикәяләр белән зур түгел китаплар киләләр. Инде мәктәпкә кадәр олы яшьтәгеләргә зур хәрефле укырга яраклы китаплар кирәк.

– Алга таба планнарыгыз ниндирәк?

– Без дә нәкъ шул юнәлештә үсәргә телибез. Бу көннәрдә безнең нәниләр өчен өр-яңа “Үчтеки” китабыбыз чыгачак! Без шул китапка авторлардан, халык иҗатыннан гади һәм аңлаешлы балалар өчен шигырьләрне тупладык. Шигырьләр китапта сабыйның көн тәртибенә бәйләнеп урнашканнар. Ләкин китапның иң зур өлешен, әлбәттә, иллюстрацияләр алып тора.

“Юлбасма” нәшрияты бу китапны үзенең яхшы дуслары – “Үчтеки” интернет-проекты җитәкчесе Айгөл Әюпова һәм сәләтле рәссам Надя Нечаева белән берләшмәдә чыгарды. Яңа елга кадәр үк бу китапны инде Татарстанның китап кибетләрендә һәм “Юлбасма” интернет-кибетендә күреп булачак, дип өметләнәбез.

Азатлык радиосының Гүзәл ханымга “татар теле үсеше өчен бүгенге көндә нәрсәләр кирәк” дигән соравына ул бик гади генә “теләк” дип җавап бирде.

XS
SM
MD
LG