Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 14:13

Казан Парижда зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды. Төгәл ничә сумга төшүе – "дәүләт сере". Журналистлар чама белән аның 23 млн сумнан артып китүен санап чыгарды. Без, татарлар Сабантуй Европа уртасында, мәшһүр шәһәрләрнең берсендә узганга куаныргамы, әллә исраф дип акчаны санарга тиешме?

Сабануйның Парижда узуы, Эйфел манарасы төбендә татар җырлары яңгыравы, биюләр, уеннар булуы бер яктан, әлбәттә, татарларны таныту. Бу – республика, шәһәрнең дипломатиясе. Cабантуй аша үзебезне күрсәтү, берникадәр сәясәтне уздыру, киләчәккә дуслык җепләрен ныгыту, кармак салу. Моны soft power дип бәяләп була. Бәйрәм туризм үсеп китмәсме, инвесторлар Казан, Татарстан белән кызыксынмасмы, биредә эшчәнлек җәелдермәсме дигән өметкә нигезләнеп оештырылды. Акча күпләп тотылганы, мулдан кулланылганы ярылып ята. Бик хуш, әмма милләтне үстерүдә, республиканың мәдәниятен танытуда Сабантуй төп приоритет була алмый. Бу – зур хата.

Парижда Сабантуй уздыру татарларны үчекләү кебек кабул ителә

Милләтне, аның телен саклыйм дигәндә, эшчәнлекнең төп юнәлешләре – милли балалар бакчалары, мәктәп, югары уку йорты, заманча телевидение, кино, мультфильмнар. Сабантуйны Парижда уздырып без татар телле, милли үзаңы булган, республика, Казан өчен җанын фида кылучыларны тәрбияли алабызмы? Милли бәйрәм Сабантуйны матур итеп оештыра беләбез, әмма хәл итмәгән милли проблемнарыбыз өелеп ята. КФУда татар телле белгечләр әзерләүгә берничә миллион табылмаган вакытта (яки табылырга теләмәгәндә) Парижда Сабантуй уздыру татарларны үчекләү кебек кабул ителә. Проблем, гомумән, мәдәнияткә, миллилеккә аз акча бүлеп бирүдә дә. Акча күбрәк һәм тиешле урында, файдалы максатта тотылса, дөнья буйлап Сабантуй уздыру сәясәте артык тәнкыйтьләнмәс иде. ​Бусы – бер.

Икенчесе. Бүген Европаның иң кыйммәтле шәһәрләренең берсендә җырлап-биеп йөрү кешеләрдә күп сораулар тудырды. Татарстан да икътисади кризис кичерә, кешеләрнең керемнәре кими, республикада банклар җимерелде, кешеләр акчаларын югалтты, күбесе бизнесларыннан колак какты. Казан түрәләрнең Парижга төяләшеп баруы кешеләрдә тискәре фикерләр тудырды. Киресенчә, Татарстандагы башка милләт кешеләренең татарларга карата мөнәсәбәте начарайды түгелме икән?

Чыңгызхан токымын бәби итәкле, түбәтәйле дип истә калдырырлармы?

Өченчедән, Париж үзәгендә татарларның фолк бәйрәме узуы сәер тоелды. Сабантуй югары мәдәният үрнәге түгел. Европалар татарларны бөек империя тоткан халык дип белә, куркусыз Чыңгызхан нәселе кешеләре дип искә ала һаман да. Парижга бәби итәкләрдән сикереп йөргән, түбәтәй-камзулдан гармун тартып йөргән кызлар-егетләрне күреп европалар безне, татарларны уен, кәеф-сафа кора торган милләт дип истә калдырырлармы? Һәрхәлдә, миндә андый шик бар. Гомумән, Сабантуй бәйрәмнәре дә арыттыра башлады. Бу респуликаның төп милли сәясәте дигән хис кала. Игътибарны Сабантуйдан башкага юнәлтәсе иде. Инде күптән вакыттыр.

Айрат Фәйзрахманов
тарихчы​

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG