Accessibility links

җомга, 24 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:06

Конгресс корылтаенда Башкортстан җитәкчелегенә татар телен дәүләт теле итү таләбе куелырга тиеш


Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты утырышы

Татар конгрессы корылтае резолюциясендә Башкортстанда татар телен дә дәүләт теле итү, татарлар күпләп яшәгән һәр районда, шәһәрдә тулы статуслы татар гимназияләре ачу таләбе куелырга тиеш.

3-6 август Казанда Дөнья татар конгрессының VI корылтаена Башкортстаннан да 60 делегат барачак дип көтелә. Аларны Башкортстан татарлары конгрессының Уфада 1 июль үткән хисап-сайлау җыенында сайладылар. Әмма, бу делегатлар, Казанга баргач, татар милләтенең имин киләчәген тәэмин итә торган юллар билгеләүдә һәм аннан кайткач, Башкортстан республикасында, һич булмаса үзләре яшәгән урыннарда татарларның милли-мәдәни хокукларын яклауда катнашачаклар дияргә нигез бармы? Катгый итеп расларга була – юк!

Моның шулай икәнен Уфада үткәрелгән Башкортстан татарлары конгрессы конференциясе ачык күрсәтте. Бер генә чыгышта да республикадагы миллионнан артык татарның рухи изелеп яшәве тасвирланмады һәм, әлбәттә инде, бу хәлне Башкортстанда дистәләрчә еллар буена алып барылган үзенчәлекле милли сәясәткә бәйләүче булмады.

Закир Хәкимов
Закир Хәкимов

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов үзенең чыгышында Башкортстандагы иң мөһим проблем сыйфатында республика халыклары арасында тынычлык һәм дуслыкны ныгыту кирәклегенә басым ясады.

Хәкимов ТИҮ вәкилләрен залга кертмәячәген белдергән

"Бу юнәлештә без бик актив эшләдек”, диде ул ниләр эшләгәнен әйтмичә генә. Гомумән, "эш", "эшләдек" дигән сүзләр мул яңгыраса да, аларның нидән гыйбарәт икәнлеге шактый тирән сер булып калды. Бу җыенда Башкортстанда иң башта барлыкка килгән татар оешмасы – Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре катнашып, республика җитәкчелеге адресына, БТК башкарма комитеты адресына Башкортстандагы татар милли проблемнарын яңгыратырга теләсәләр дә, Заһир Хәкимов аларга сүз бирмәү генә түгел, залга да кертмәячәген белдергән. Ә Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең яңгыратылмаган чыгышында (ул чыгыш тексты белән таныштырдылар) шундый таләпләр бар:

"Башкортстанда татарлар республика халкының өчтән берен һәм 39 районда алар йә район халкының яртысыннан күбрәген тәшкил итә, йә иң күп санлы халык булып тора.

Кызганыч, республикада озак еллар алып барылучы башкорт яклы милли сәясәт аркасында, татар халкының рухи-мәдәни үсеше өчен тиешле шартлар тудырылмаган. Тарих шуны күрсәтә: милли тигезсезлек сәясәте иртәме-соңмы зур милләтара низагъларга китерә. Без моны теләмибез. Федераль үзәктә дә моны теләмиләрдер, дип уйлыйбыз.

Әйткәннәрдән чыгып, татар конгрессы корылтае резолюциясендә Башкортстан җитәкчелегенә шундый таләпләр куелырга тиеш:

1. Башкортстанда башкорт һәм урыс телләре белән беррәттән татар теленә дә дәүләт теле статусы бирергә.
2. Башкортстанның татарлар күпләп яшәгән һәр районында, шәһәрендә, шул исәптән Уфаның җиде районында да тулы статуслы татар гимназияләре ачарга.
3. Башкортстандагы балалар бакчаларында татар телендә тәрбия бирә торган төркемнәр булдырырга.
4. Башкортстанның дәүләт телевидениесындә татар телендә эшләүче редакция булдырырга. Ул редакциягә телевизион тапшырулар вакытының өчтән берен бирергә.
5. "Көнбатыш Урал буе татарлары тарихы" проектын финанслауда Башкортстан хөкүмәтен катнашырга чакырырга.

"Татар конгрессменнары" хәйләкәр дә булып чыкты

Конференциядәге иң мәзәк чыгышны ясау, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Башкортстандагы күз-колагы Алик Локмановка йөкләтелгән булып чыкты. Локманов илһамланып алдан язылган тәнкыйть текстын яңгыратты. Әмма, тәнкыйть угының иң агулысы Башкортстандагы икенче татар оешмасы җитәкчесе адесына – Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшевага юнәлгән булып чыкты.

Мәгънәсез хәл – Башкортстан татарлары конгрессының эшләренә хисап бирү конференциясе бара, ә анда үзләренең эшләренә яисә эшләмәү сәбәпләренә тукталасы урынга, нумизматлар җыенында марка җыючыларны тәнкыйтьләү белән шөгыльләнгән кебек, икенче татар оешмасының җитәкчесен тикшерү бара.

Алик Локманов
Алик Локманов

Шунысы гыйбрәтле: Заһир Хәкимов та, Алик Локманов та үзләре сүккән икенче оешма – Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзалары булып торалар. Алай гына да түгел, бер ел элек үткән Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте конференциясендә чыгыш ясап, "конгрессмен" Заһир Хәкимов республика җитәкчелеге адресына да, Римма Үтәшева адресына да мәдхия укыган иде.

Бер ел эчендә нәрсә үзгәргән соң? Җавап гап-гади һәм ул һич кенә дә татар проблемнарына бәйле түгел. 2018 елда Башкортстан Корылтаена (парламент) депутатлар сайланачак. Депутатлык тәмен сизеп калган Заһир Хәкимовның, әлбәттә инде, яңадан депутат буласы килә. Әлеге вакытта аның депутатлыгы хакимиятләргә якын татар оешмасы башында утыруына бәйле.

Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов фәкать Үтәшева белән генә аралаша

Икенче (ә чынбарлыкта – беренче) татар оешмасын җитәкләгән һәм, шулай ук Башкортстан Корылтае депутаты булган, Римма Үтәшеваның позицияләре отышлырак, чөнки республика башлыгы Рөстәм Хәмитов фәкать Үтәшева белән генә аралаша. Һәм мондый шартларда, Үтәшеваны пычрату, Үтәшеваны республика аренасыннан төшерергә маташу Хәкимовның ниятләренә туры килә.

Хәкимовның татарны яклавына килгәндә... Башкортстан ТИҮе әзерләгән чыгышта Заһир Хәкимовның депутатлыгына шундый бәя бирелә: "Шул ук Заһир Хәкимов, Башкортстан депутаты кәнәфиенә менеп утырганнан соң хет бер тапкыр Башкортстан татары хокукларын яклап чыгыш ясадымы? Мин дә ишетмәдем".

Закиров та үз мәнфәгатьләрен якларга сәләтле

Башкортстандагы татар конгрессы башлыкларының шулай кылануы, тагын бер кешенең – БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның шәхси мәнфәгатьләренә туры килә. Әйткәндәй, теләсә кайдагы, биш-алты татар яшәгән җирлектәге җыенга барып, анда түбәтәйләр киеп кукыраеп утырырга яраткан Ринат Закиров, миллионнан артык татар яшәгән Башкортстандагы конгресс конференциясендә бу юлы да катнашмады. Шулай да конференция аның шәүләсе астында үтте, дияргә була.

Башкортстаннан Казанга баручы делегатлар арасында Ринат Закировның эшләмәгәнлеген тәнкыйтьләрдәй бер кеше дә юк. Мондый шартларда, Ринат Закировның да яңадан конгресс башында калуы һәм, шуңа бәйле рәвештә, Татарстан депутаты булуы шанслары арта. Ни дисәң дә, төрле төбәкләрдән делегат булып килүчеләр, нигездә, барысы да кунаклар, Казанга, шундый бөек тамашага килү бәхетенә ирешүләренә шатланып туя алмаган этнотуристлар.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG