Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татар конгрессы Шәймиев конференциясе уздыруны хуплый


Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты утырышы
Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты утырышы

6 июль Башкортстан татарлары конгрессының яңа башкарма комитеты беренче утырышка җыелды. Анда узган корылтай эшенә бәя бирелде, киләчәккә эш адымнары билгеләнде.

22 кешелек комитет 1 июль Уфа "Нур" татар театры бинасында узган корылтайда сайланган иде. Комитетның беренче утырышында чыгыш ясаучылар корылтайдагы җитешсезлекләр дип башкарма комитет эшенә һәм башкарма комитет рәисе Заһир Хәкимовның хисап чыгышына бәя бирелмәүне атады. Шулай ук чараның Сабантуй белән бер көнгә туры китерелүе корылтайда чыгышлар ясарга, фикер алышырга вакытны чикләвен дә әйттеләр.

Утырышта корылтайдагы Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов һәм Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлеге татар-урыс кафедрасы мөдире Илсур Мансуровның чыгышларына югары бәя бирелде.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

Башкарма комитет рәисе Заһир Хәкимов корылтайда булган кимчелекләрнең киләчәктә кабатлануына юл куймас өчен эш адымнарын үзгәртү кирәклеген әйтте. Ул шулай ук Казанда узачак VI Бөтендөнья татар конгрессы эшендә катнашу һәм Башкортстан ягыннан ясалачак чыгышларга җитди әзерләнү кирәклеген билгеләде. Конгресста ясалачак чыгышны әзерләү өчен редакция комиссиясе төзелде.

Чарада "Рамазан" төрки-агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов та катнашты. Ул Башкортстан дәүләт университетында октябрь аенда Миңтимер Шәймиевкә багышланган фәнни-гамәли конференция узачагын белдерде.

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

Шәрипов әйтүенчә, кайбер оешмалар моңа каршы чыккан: "Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы "Рамазан" төрки-агарту үзәге белән берлектә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевкә багышлап фәнни-гамәли конференция уздырырга карар иткән иде. Ул 10 октябрьгә билгеләнгән.

"Миңтимер Шәймиев һәм XXI гасыр мәдәнияте диалогы: бу шәхеснең күпмилләтле, поликонфессияле Русия җәмгыятен ныгытудагы урыны" дип аталган беренче халыкара фәнни-гамәли конференция уздырырга җыенуыбыз турында матбугатта хәбәрләр булу белән "Башкорт халкы конгрессы" дигән оешма бу уңайдан махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Алар конференция халыклар арасындагы дуслыкны боза дип исәпли.

"Башкорт халык конгрессы" Шәймиев исеменә тап төшерергә омтыла

Бу оешма Миңтимер Шәймиевнең илнең бөтенлеген ныгытудагы өлешен танырга теләми. Ул гына да түгел, ниндидер Рәис Сөләймановның фикерләренә сылтанып, Татарстанда ваһабилар һәм Хизб ут-Тәхрир хәрәкәтләре артында республика җитәкчелегендәге югары вазифадагы кешеләр торуы телгә алына. Моның белән "Башкорт халык конгрессы" Русия каһарманы, мөхтәрәм Миңтимер Шәймиев исеменә тап төшерергә омтыла.

Бу оешманың мөрәҗәгатендә, фәнни-гамәли конференция уздыру республика хакимияте өчен зыянлы булу сәбәпле, республика җитәкчелеге һәм Башкортстан дәүләт университеты ректоратыннан чараны уздыруга юл куймаска таләп ителгән. Башкортстан дәүләт университеты, бу мөрәҗәгатькә карамый, чараны уздырырга җыена. Конференция сәяси чара түгел, ул фәнни чара", диде Марат Шәрипов.

Шәрипов "Башкорт халкы конгрессы"ның бу мөрәҗәгатенә Башкортстан татарлары конгрессы да үз позициясен белдерергә тиеш дип исәпли.

Рушан Галләмов
Рушан Галләмов

Әлеге мәсьәләгә багышланган иң кайнар чыгышны социология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының элекке рәисе Рушан Галләмов ясады.

"Башкорт халкы конгрессы" дигән оешма агымдагы елның апрель ахырында оешты. Ул оешуының беренче адымнары белән үк республика җитәкчелеген пычратуга, аны урыныннан алу өчен көрәшкә күтәрелде. Ул оешмада урыннарыннан бушатылган элекке түрәләр җыелган. Алар вазифаларыннан колак кагуга ризасызлык белдереп, хакимияттән үч алу юлына басты.

Республика иминлегенә зыян салучы экстремистлар оешмасы мөрәҗәгатенә игътибар итәргә ярамый

Бу "Башкорт халкы конгрессы" дип аталган оешма артында республиканың элекке президенты, "Урал" фонды җитәкчесе Мортаза Рәхимов тора. Аларның төп максаты – республикадагы тотрыклылыкны бозу, Рөстәм Хәмитовны урыныннан алуга ирешү. Республиканың иминлегенә зыян салучы экстремистлар оешмасының мөрәҗәгатенә игътибар итәргә ярамый. Ул оешманың эшчәнлегенә тиешле структуралар бәя бирер дип уйлыйм.

Миңтимер Шәймиевнең эшчәнлеге ил һәм дөнья күләмендә билгеле. Эт өрә, кәрван йөри. Алар да Татарстанга чыгып, Мортаза Рәхимовка багышланган конференция уздырсын. Миңтимер Шәймиевкә багышланган конференция бездә узарга тиеш!", диде Галләмов.

Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров чыгышында Миңтимер Шәймиевнең Русиядәге федерализмны ныгытудагы урынын ассызыклады, Татарстанны илдәге үрнәк төбәкләргә әйләндерүен билгеләде.

Башкорт оешмалары белән уртак тел табарга, бергәләп түгәрәк өстәл артында утырып сөйләшергә

Башка чыгыш ясаучылар да беравыздан Уфада Миңтимер Шәймиевкә багышланган фәнни-гамәли конференция узарга тиеш дигән фикер белдерде. Башкортстан татарлары конгрессы "Башкорт халкы конгрессы"ның ул мөрәҗәгатенә каршы нинди дә булса документ кабул итмәде. Җыелышта катнашучылар бертавыштан конференцияне оештыруда ярдәм итәргә һәм эшендә катнашырга теләк белдерделәр.

Башкарма комитет әгъзасы Таһир Ахунов башкорт оешмалары белән уртак тел табарга, бергәләп түгәрәк өстәл артында утырып сөйләшергә чакырды. Утырышта мондый түгәрәк өстәлнең киләчәктә уздыру ихтималлыгы билгеләнде.

Берничә атнадан узачак алдагы утырышта оешманың комиссияләре төзеләчәк, корылтайда тулаем кабул ителгән резолюция тексты расланачак һәм алдагы өч елга оешманың эш планы тикшереләчәк.

XS
SM
MD
LG