Accessibility links

Башкортстан татарлары конгрессы корылтае шома гына узды


Башкортстан татар конгрессы корылтае
Башкортстан татар конгрессы корылтае

1 июль Башкортстан татарлары конгрессының корылтае узды. Анда яңа башкарма комитет һәм аның рәисе итеп тагын Заһир Хәкимов, шулай ук Казанда узачак VI Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена делегатлар сайланды.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткән чара котлаулар белән ачылды. Республика җитәкчесе хакимияте, мәдәният министрлыгы, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Бөтендөнья башкортлары корылтае һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан килгән кунакларның чыгышы сәгатьтән артык вакытны алды. Корылтайның калган көн тәртибенә вакыт бик аз калды.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

Башкарма комитет рәисе Заһир Хәкимов чыгышында 2012 елда узган корылтайдан соң башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул биш елда 200гә кадәр чарада катнашуларын әйтте. Конгрессның нинди зур чаралар уздыруы турында аерым мисаллар китерелмәде. Башкарма комитет рәисе узган корылтайдан соң конгрессның хатын-кызлар комисссиясенең бик күп эшләр башкаруы, азак республика хатын-кызларының “Ак калфак” һәм “Сәхибҗамал” оешмалары эшләп киткәч, конгресста бу юнәлештә эш кимүен билгеләде. Милләтнең авылда саклануын ассызыклап, Русиядә авылларны саклау програмы булдыру кирәклеген, илдә бер елны “Авылларны саклау елы” дип игълан итү зарурлыгын атады. Заһир Хәкимовның чыгышында интернет һәм социаль челтәрләрдә эшләү, шул юл белән милли хәрәкәткә татар яшьләрен дә җәлеп итү кирәклеген билгеләде.

2017 елның беренче яртыеллыгында 1 333 000 сумлык 10 580данә китап продукциясе бүләк итеп бирелгән

Корылтайда иң кызыклы чыгышны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев ясады. Ул Башкортстанга татар китаплары, дәреслекләр һәм методик әсбаплар белән ярдәм итү күләмен атап шулай диде: "Узган 2016 елда Башкортстандагы китапханәләргә, мәктәпләргә, татар оешмаларына дип атап 1 793 000 сумлык 14 944данә китап продукциясе, 2017 елның беренче яртыеллыгында 1 333 000 сумлык 10 580данә китап продукциясе бүләк итеп бирелгән. Соңгы ун ел саннары тагын да ис китәрлек. Бөтендөнья татар конгрессы аша соңгы 10 елда Башкортостан татарларына бүләк итеп бирелгән китапларның гомум бәясе 11 474 000 сум."

Тукаев соңгы елларда иҗтимагый оешмаларга этно-мәдәни проектлар өчен матди ярдәм күрсәтелүен билгеләп, Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмаларына күрсәтелгән матди ярдәм күләменең 1 миллион 665 мең сум тәшкил итүен атады. Ул шулай ук “Берлек” оешмасына автобус, “Кызыл таң” гәзитенә микроавтобус, узган елгы һәм быелгы республика Сабантуе батырына, шулай ук Ык буе Сабантуенда җиңүчеләргә бирү өчен җиңел машиналар бүленүен әйтте.

Алик Локманов
Алик Локманов

Корылтайда иң тәнкыйди чыгышны Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле, күренекле композитор Алик Локманов ясады. Ул Бөтендөнья татар конгрессының Казанда узачак VI корылтае алдыннан оешма эшчәнлеге турында төрле юнәлешле мәкаләр чыгуын әйтеп шулай диде: "Араларында бу оешманың эшләрен хуплап язганнары да, шул ук вакытта аның эшен юкка чыгарып, бөтен нәрсәне кара төскә генә буяп күрсәткән “заказнойлары”да җитәрлек. Бу “опус”лар арасында Кәрим Яушевның кара күзлек киеп язган хезмәте дә интернетта җанлы гына бәхәсләр тудырды. Ул БТК өстенә гаеп итеп конгресс төзегән “Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе” татар телен саклау-үстерү, милләтне яклау програмы буларак эшләнмәгән, ди. Әйе, һичшиксез, конгресс телебезне саклау мәсьәләләре белән дә шөгыльләнергә тиеш. Әммә, тел өчен сакта тору беренче нәүбәттә дәүләт эше. Әгәр дә дәүләт бу өлкәдә кирәкле кануннар чыгармаса һәм аларны тормышка ашыру механизмнын булдырмаса, алга барып булмый. Шуңа, конгресска дәүләт булдырган механизмның, үзе башкара алырлык бер агрегаты буларак хәрәкәт итү мөмкинлеге генә кала. Кәрим әфәнде зарлануынча, югарыда әйтелгән концепциядә Башкортстан татарларын саклау, яклау, үстерү турында берни дә каралмаган. Җәмәгать, бездә шундый ялгыш стереотип барлыкка килде. Без үзебез хәрәкәт күрсәтмичә, безнең өчен бөтен нәрсәне Казан эшләр дип көтәбез."

Локманов Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева адресына да кискен сүзләр әйтте. Ул заманында җиде татар оешмасының Уфада Тукайга һәйкәл кую кирәклеге турындагы карарын республика президентына тапшырырга дип алып, сүзендә тормавын, республиканың Бүздәк районындагы Килем тарихи-мәдәни үзәген юкка чыгарып, аны район мәдәният йорты “астына илтеп тыгу”ны, Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновны урыныннан алудагы өлешен телгә алды.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Башкортстан татарлары конгрессының бүлекчәләре нигезендә Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте бүлекчәләре оештырылуын, шуның нәтиҗәсендә корылтайга делегатлар җыю авырлыгын да белдерде Локманов: "Шуны әйтергә кирәктер, бүгенге очрашуны оештыру җиңелдән булмады. Бу Римма Үтәшева тарафыннан Башкортстан татарлары конгрессының урындагы җитәкчеләрен автономия җитәкчәләренә алыштыру сәбәбе белән дә бәйле.
Бу хәл урыннарда зур ризасызлык тудырды. Чөнки эшләп килгән конгресс җитәкчесен район хакимияте башлыгы чакырып ала да, бүгеннән башлап син автономияне җитәкләячәксең, Үтәшева шулай кушты, ди. Бу башбаштаклыкка аптыраган кешеләр безгә шалтыраталар. Нигә сез бу эшкә юл куясыз? Нигә үзара аңлашып эшләмисез? Миякә районы конгрессы бүлеге рәисе Вилсур Нәфыйков, Стәрлетамак районы бүлекчәсе җитәкчесе Әхәт әфәнде Баһаветдинов Уфага ук килеп җиттеләр. Хәзерге көндә күп кенә районнарда конгрессның бүлекчәләрен яңадан төзү бара.

Римма Үтәшеваның корылтайда ясаган чыгышында без әйтергә теләгән фикерләрнең берсе дә яңгырамады

Гомумән, Римма ханымның һәр адымы башбаштаклык. Моннан 5 ел элек Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда Башкортстан делегациясе исеменнән чыгыш ясауны аңа йөкләгән идек. Чыгыш тексты милли-мәдәни мохтариятнең шурасында тикшерелде, хупланды. Әммә Римма Үтәшеваның корылтайда ясаган чыгышында без әйтергә теләгән фикерләрнең берсе дә яңгырамады. Баксаң, ул үзенең текстын әзерләгән икән."

Локманов Башкортстан Татар иҗтимай үзәгенә дә тәнкыйди сүзләрен белдереп, оешманың радио-телевидениедә татар тапшырулары редакциясе юклыгына, балалар курчак, яшьләр театрлары булмавына зарланып та, бу эшләрне тормышка ашыру өчен җәваплы дәүләт органнарын мәхкәмәгә бирмәүләрен әйтте. ТИҮне соңгы чорда күбрәк интернетка комментарийлар язу белән генә мавыгуда гаепләде.

Татарстанның Минзәлә, Актаныш районнарыннан башкорт эзе эзләп тә интегәләр

Чыгыш ясаучы Бөтендөнья татар конгрессының узган корылтаенда Башкортстан белән эшләү өчен аерым бүлек булдыру карары чыгарылып, ул оештырылып, бераз эшләгәннән соң туктап калуына борчылу белдерде. Аны Уфада оештыру кирәклеген ассызыклады. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле чыгышында, башкорт газетларында, радио-телевидениедә “татар” сүзенең телгә алынмавын да белдерде. “Аны мишәр дигән сүз белән алыштыралар. Имеш, Наполеонны да башкорт-мишәр полклары тар-мар иткән. Гомумән, Башкортстан тарихын татарсыз гына язарга көчәнү бара. Татарстанның Минзәлә, Актаныш районнарыннан башкорт эзе эзләп тә интегәләр”, диде Алик Локманов. Аның чыгышы чарада катнашучылар тарафыннан иң көчле алкышлар белән кабул ителде.

Корылтайда 22 кешедән торган башкарма комитет төзелде. Аның рәисе итеп тагын биш елга Заһир Хәкимов сайланды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казанда узачак VI корылтаена 60 вәкил сайланды. Алар арасында Татарстанның элекке дәүләт эшлеклесе, Казанда яшәүче Роберт Миңнуллин һәм күренекле язучы Галимҗан Гыйлман да бар.

Резолюция тексты өлгесе делегатларга таратылмаган иде. Ул чарада гомум кабул ителсә дә, тәкъдимнәр чарадан соңгы 10 көн эчендә кабул ителеп, тулыландырылганнан соң матбугатта бәян ителәчәк.

Чарада оешманың билгеләре – гимн һәм байрагы да кабул ителде.

Корылтайдан соң кунаклар Иглин районының Олы Теләк авылында узган Башкортстан татарлары конгрессының II республика Сабантуенда катнашты. Анда татар токымлы атларда чабышта җиңүчегә Татарстан бүләге – ЛАДА “Гранта” машинасы тапшырылды.

Сабантуйда ат чабышы
Сабантуйда ат чабышы

Чараның мәдәни өлешендә Казаннан килгән Закир Шаһбан һәм башка сәнгать әһелләре чыгыш ясады.

Шул ук көнне Сабантуе мәйданына танк китерелде. Чараны оештыручы билгеле фермер Хәсән Идиятуллин сүзләренчә, танк мәйданга Җиңүнең 70 еллыгы исеме бирелү сәбәпле куела.

XS
SM
MD
LG