Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Түгәрәк уен" фестивале конгресс делегатлары өчен Казан кирмәнендә узачак


Ижауның "Асылъяр" ансамбле "Түгәрәк уен" фестивалендә
Ижауның "Асылъяр" ансамбле "Түгәрәк уен" фестивалендә

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Дөнья татар конгрессы корылтаенда катнашучыларга да күрсәтү өчен "Түгәрәк уен" фестиваленең Казан кирмәнендә узачагын белдерә. Унынчы бәйге-фестиваль киләсе елда Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы авылында булачак.

Дөнья татар конгрессы корылтае делегатлары 5 августта районнарга барып кайткач, кичке якка таба, Казан кирмәненә килеп "Түгәрәк уен" фестивале чараларына да кушылыр дип өметләнә традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова. 2-6 август Казанда Дөнья татар конгрессының VI корылтае узачак. "Түгәрәк уен" фестивале дә корылтайның мәдәни чаралары исемлегендә.

"Түгәрәк уен"ны дүрт елга бер тапкыр бәйге рәвешендә түгел, ә фестиваль рәвешендә генә үткәрәбез. Фестивальгә теге йә бу этник төркемнәрнең иң күркәм фольклор үрнәкләрен күрсәткән сәнгатькәрләр җыела. Быелгы чарабызны Казан кирмәнендә Дөнья татар конгрессы корылтае делегатлары һәм туристлар да карар дип өметләнәбез. Фестивальгә теләгән һәркем дә килә ала", ди Җәүһәрова.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

Фәнзилә ханым сүзләренчә, кирмән гөрләп торачак. Бер мәйданчыкта Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның биюләре башкарылачак, кушылып биергә дә мөмкин булачак. Әгәр берәүләр, мисал өчен, себертатарларның төйдереп биюен өйрнергә тели икән, рәхим ит кенә.

"Һәрбер этник төркем үзенең бию үзенчәлекләрен күрсәтәчәк. Әстерхан татарлары, Самар татарлары биюе, Себер татарлары биюе, Казан татарлары биюе дисеңме, шулай ук Казан артында шактый киң таралыш тапкан чабата бие һәм башкаларны күрергә мөмкин булачак", ди Җәүһәрова.

Икенче мәйданчыкка халык музыка уен коралларында уйнаучылар җыелачак. Гармун, курай, кубыз, гөслә, сорнай, думбра, дәф һәм татар халкының башка уен кораллары яңгырап торачак.

Такмак әйтешүчеләр дә аерым мәйданчыкка бер-берсен уздырырга омтылачак. Монда кем шәбрәк такмак әйтә дигән ярыш та оештырыла.

"Кичке уен" дип аталган мәйданчык та әзерлибез. Анда җырлы-биюле уеннар күрсәтеләчәк. Халык җырлары, бәетләре, мөнәҗәтләрен башкаручылар да аерым бер мәйданчыкта булачак. Татар халкының сәхнәләштерелгән йолалары да күрсәтеләчәк", ди Җәүһәрова.

"Түгәрәк уен" фестивале
"Түгәрәк уен" фестивале

"Түгәрәк уен"да катнашучылар Казанга үз төбәкләрендә җитештерелгән кул эшләрен, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләрен дә алып киләчәк. Кирмәндә күргәзмәләр эшләячәк.

"Балалар өчен сөякләр белән уйнала торган ашык турнирлары да үткәрәчәкбез. Төрле якта бу уенны төрлечә әйтәләр. Кайдадыр ашык, кайдадыр гузна, кайдадыр кузна диләр. Бу электән калган, төрки халык уеннарның берсе", ди Җәүһәрова.

Аның сүзләренчә, быелгы фестивальгә килергә теләүчеләргә юл чыгымнарын каплау проблем булмаячак. "Канашырга теләүчеләр чиксез күп, бөтенесен дә чакыра алмыйбыз. Русиянең 22 төбәгеннән 400 кеше киләчәк, фестивальдә утызлап иҗат төркеме катнаша", ди ул.

Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе сүзләренчә, соңгы елларда халык иҗатына игътибар артканнан арта бара. Яңа иҗат төркемнәре оеша. Пенза өлкәсендә үзенчәлекле фольклор төркеме барлыкка килгән. Алар узган ел Бакчасарай фестивалендә дә катнашкан. Волгоград, Курган өлкәсендә яшәүче татарлар да җирле үзенчәлекләрен кертеп иҗади төркемнәр булдырган. "Ел да түгәрәккә яңа төбәкләр кушыла, әле ул гына да түгел, төбәкләрдәге төркемнәрнең саннары арта тора. Фольклорга игътибар – дөньякүләм тенденция ул. Төрле илләрдә чиксез күп бәйгеләр үтә", ди Җәүһәрова.

"Түгәрәк уен" фестивалендә
"Түгәрәк уен" фестивалендә

Фәнзилә ханым сүзләренчә, соңгы елларда Казанда да туристларны җәлеп итү, башкала карарга килгәннәрнең күңелен күрү өчен халык иҗатына күбрәк игътибар итә башлаганнар.

"Иске Казан" музей тыюлыгын гына алыйк, алар да тарихи экскурсия белән бергә җыр-биюләр дә күрсәтә. Алар үзләренең фольклор төркемен оештырды. Казан кирмәнен алсак, алар безне кабул итәргә һәрвакыт әзер, әмма бер үк чараны анда берничә тапкыр үткәрә алмыйбыз, ул чыгымнарга бәйле. Яшел Үзән районында "Татар авылы" дип аталган этнографик музей бар. Аны Дамир Камалетдинов оештырды. Ул да туристлар өчен фольклор чаралары үткәрә. "Сорнай", "Риваять" фольклор ансамбльләрен дә турширкәтләр туристлар янына "Туган авылым"га, теплоходларга чакырып тора", ди Җәүһәрова.

Болгарда "Түгәрәк уен"
Болгарда "Түгәрәк уен"

Фәнзилә ханым 2014 елның август башында Азатлыкка "ЮНЕСКО исемлегендәге Казан кирмәне һәм Болгарның үз фольклор төркемнәре булса, туристлар күбрәк килер һәм алар татар тарихы, иҗаты белән якыннанрак танышыр", дигән иде.

"Түгәрәк уен" фестивале башланып киткәнгә быел 10 ел. Беренчесе Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы авылында узган иде. Җәүһәрова сүзләренчә, киләсе елга җәен фестивальнең чираттагысы "Түгәрәк уен" оешканга 10 ел тулуны билгеләү өчен нәкъ Иске Кулаткыга җыелачаклар. Фестиваль бәйге рәвешендә узачак.

XS
SM
MD
LG