Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар һәм Казан Кирмәненең үз фольклор төркемнәре булырмы?


Болгарда "Түгәрәк уен" фестивале
Болгарда "Түгәрәк уен" фестивале

Татарстан традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова ЮНЕСКО исемлегендәге Казан Кирмәне һәм Болгарның үз фольклор төркемнәре булса, туристлар күбрәк килер һәм алар татар тарихы, иҗаты белән якыннанрак танышыр иде ди.

Русия күләм "Түгәрәк уен" фольклор фестивале тәмам. Ул 27-30 июль көннәрендә Шәһри Болгарда үтте. Халык традицияләрен, электән килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны, җыр-бию һәм көйләрне, уен коралларын пропагандалауны максат иткән әлеге чараның быел җиденчесе оештырылды. Моңа кадәр бу бәйрәм Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районы, Төмән, Екатеринбур, Пермь һәм Казан шәһәрләрендә үткән иде инде.

Татарстан традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, Болгардагы тарихи урынны карарга килгән туристлар да "Түгәрәк уен"га исләре китеп, җырга һәм биюләргә кушылган.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

"29 июль көнне көндез безнең барлык иҗат төркемнәре Болгар тыюлыгы эчендә алты мәйданда осталыкларын күрсәтте. Сишәмбе булуга карамастан, фольклор төркемнәре янына нинди генә туристлар килмәде. Ял көннәрендә тыюлык җитәкчелеге ике-өч, ә кайвакыт сигез меңгә кадәр турист була дип әйтә.

Япония, Көньяк Кореядан килгән туристлар безнең бәйрәмне күреп бигрәк тә исләре киткән. Алар бергәләшеп биегәннәр, биергә өйрәнгәннәр. Чарага Русиянең төрле төбәкләреннән килүчеләр дә кушылган", ди Җәүһәрова.

Узган ел "Түгәрәк уен"ның төп чаралары Казан Кирмәнендә үткән иде. Шулай ук Кирмәнне күрергә килүчеләр дә татар фольклор төркемнәрен исләре китеп карады. Җәүһәрова фикеренчә, әгәр Болгарның үзенең, Казан Кирмәненең үзенең фольклор төркемнәре булса, туристлар күбрәк килер һәм алар татар тарихы, иҗаты белән якыннанрак танышыр иде.

"Бөтен турист та тарихи урыннарны бер карауда гына бөтен тарихыбызны күз алдына китереп бетерә алмый. Татарстанның дәүләт булурак, халкыбызның милләт буларак үсүен күрсәтүче, 16-17 кешедән торган, тарихи экскурс ясый ала торган коллективлар булса бик яхшы булыр иде.

Мин үзем бу төркемнәр чип-чиста фольклор иҗатчылары булырга тиеш димим. Монда Болгар чораларын киемнәр, кайдадыр безнең татарның милли ризыклары белән, шулай ук Казан ханлыгы чорларын чагылдырган ниндидер реконструкцияләп эшләп күрсәтергә була.

"Түгәрәк уен"га 500гә якын иҗатчы килде
"Түгәрәк уен"га 500гә якын иҗатчы килде

Адәм баласына консервацияләнгән тарихи корылмалар белән бергә рухи, мәдәни мирасны һәм үзгәлегебезне, киемнәребезне күрсәтү ул бик отышлы булыр иде. Дөньяда бу тәҗрибә бар инде", ди Җәүһәрова.

Татарстанның дөньякүләм әһәмияткә ия ике тарихи урнында мондый иҗат төркемнәрен кем оештырырга тиеш? Җәүһәрова сүзләренчә, бу тормышка ашмастай әйбер түгел, тик теләк кенә кирәк.

"Әгәр без туристларның килүен арттырабыз дигән максат куйсак, тыюлык дирекциясе мәдәният министрлыгы белән бергә, шул исәптән, бәлки, берәр турфирманы да җәлеп итеп бу эшкә тотынырга була. Тыюлык янында гына "Икмәк музее" бар. Ул шәхси комплекс. Анда ресторан да, музей да бар. Бу фольклор төркемен эшмәкәр дә үзенең берәр проекты итә ала. Шулай ук бу проектны турбизнесның бер канаты итеп тә эшләп була.

Мондый иҗат төркеме, берсүзсез, Казан Кирмәненә дә кирәк. Узган ел бәйрәмебезне анда үткәрү зур шау-шу тудырды, безнең төркемнәрне туристлар "ах" итеп карады. Әгәр без фольклор фестивале елның билгеле бер вакытында Казан Кирмәнендә дә үтә дип планлаштырабыз икән, аны карарга теләүчеләр дә күпләп килергә мөмкин. Чит ил кешеләренә, Русия ватандашларына гына түгел, татарның үзенә дә кызык булачак ул", ди Җәүһәрова.

Иҗат төркемнәре арта, онытылган уен коралларына җан керә

Җәүһәрова сүзләренчә, Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган фольклор төркемнәрне Шәһри Болгарда булу, Ураза гаете көнне андагы Ак мәчеттә намаз уку рухландырса, икенче яктан, "Түгәрәк уен"га үсмерләрнең һәм яшьләрнең күпләп килүе, чарага яңа төркемнәренең кушылуы, югалыр дәрәҗәгә җиткән уен коралларының сәхнәгә менүе канатландырган. Болгарда "Түгәрәк уен" кысаларында "Art-Мәдхия" фестивале дә үтте.

Гөсләче Айсылу Әсәдуллина. Балтач районы
Гөсләче Айсылу Әсәдуллина. Балтач районы

​"Без быел татар халкы музыка уен коралларына багышланган остаханә үткәрдек. Аны "Сорнай" фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев оештырды. Ул фольклор коллективларының тагын нинди уен коралларын куллана алуы турында сөйләде, аларда уйнап та күрсәтте.

2012 елдан бирле татар гөсләсен профессиональ сәхнәдә дә уйнау мәсьәләсен күтәрәбез. Быел "Түгәрәк уен"да гөслә уйнаучылар аерым бер бәйгедә катнаштылар. Аларга махсус бүләкләр дә бирелде. Бүген 10-12ләп кеше гөсләдә уйный белә. Хәзер Арча һәм Балтач районындагы осталар гөслә дә ясый башлады.

Татарлар электән үк халык көйләрен скрипкада да уйнаган. Баксаң, алар хәзер дә бар икән. Киләсе елга "Түгәрәк уен"га аларны махсус чакырырга җыенабыз.

"Түгәрәк уен"да катнашучылар Татарстан мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать әзерләде. Алар министрлыкның халык уен коралларында уйнаучылар өчен махсус белем күтәрү курслары оештыруын тели.

Балалар фольклоры номанициясен без "Түгәрәк уен"га быел өченче тапкыр керттек. Хәзер Русия төбәкләрендә дә менә дигән төркемнәр оешты һәм репертуарлары чын мәгънәсендәге балалар фольклоры", ди Җәүһәрова.

Түбән Новгород өлкәсе Спасс районыннан "Сәрбиназ" фольклор ансамбле, Удмуртиядән "Асылъяр" балалар фольклор ансамбле, Төмән өлкәсендәге Тобол шәһәреннән "Илһам" фольклор ансамбле һәм тагын берничә коллектив быелгы фестивалдә беренче тапкыр катнашты.

Бу "Илһам" ансамбле себерчә төйдереп биюне сәхнәгә меңгергән. "Әле моңа кадәр себерчә төйдереп бию юк иде, бу да безне бик сөендерде", ди Җәүһәрова.

"Түгәрәк уен"ның җиңүчеләре

Фольклор-этнография төркемнәр

I . "Саз" фольклор коллективы. Төмән өлкәсенең Урта Тарман авылы.

I. "Мишәр" халык фольклор-эстрада ансамбле. Чуашстанның Комсомол районы.

II. "Умырзая" фольклор ансамбле. Татарстанның Чирмешән районы.

III. "Ак каен" фольклор ансамбле. Самар өлкәсе.

Фольклор-хореография төркемнәре

II. "Гүзәл Чулман" бию төркеме. Пермь шәһәре.

III. "Болгар" ансамбле. Мари Иле.

III. "Илһам" ансамбле. Төмән өлкәсенең Тобол районы.

Балалар фольклор-этнография төркемнәре

I. "Асылъяр" җыр-бию ансамбле. Иҗау шәһәре.

II. "Наза" фольклор коллективы. Татарстанның Саба районы Олы Шыңар авылы.

III. "Тамчы" фольклор ансамбле. Мари Иленең Портянур урта мәктәбе.

Җырчылар

I. Тәнзилә Паламарчук. Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәре.

II. Софья Морозова. Татарстанның Тукай районы.

III. Зөфәр Габдрахманов. Башкортстан.

Вокаль төркемнәр

I. "Дуслык" ансамбле. Мордовия.

II. Удмуртиянең Кистем авылы фольклор ансамбле.

III. "Мөшеге чишмәләре". Татарстанның Минзәлә районы.

Халык уен коралларында уйнаучылар

I. "Сәйдәш" мәдәният йортының гармунчылар ансамбле. Казан.

I. "Шытыр-шатыр" ансамбле. Төмән өлкәсе Шыкча авылы.

II. Гөлсем Садыйкова. Татарстанның Чистай районы.

III. Чәгвәр Касыймов. Төмән өлкәсе Урта Тарман авылы.

Гөсләдә уйнаучылар

I. Айсылу Әсәдуллина. Татарстанның Балтач районы.

II. Гәрәй Мәгъсүмҗанов. Мари Иле республикасы.

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр

I. "Кояш" ансамбле. Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәре.

II. "Тынгысызлар" ансамбле. Татарстанның Лениногорски районы.

III. Наилә Узбәкова. Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районы.

Махсус бүләкләр

Пермь шәһәреннән "Аваз" ансамбле, Ульян өлкәсеннән Омид Ризванов һәм Удмуртиядән Фәния Гадалшина татар фольклорын үстерүгә керткән өлешләре өчен махсус бүләккә лаек булды.

XS
SM
MD
LG