Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәнендә татар фольклоры бәйрәме үтә


"Түгәрәк уен" фестивале
"Түгәрәк уен" фестивале

13-14 сентябрьдә Казанда "Түгәрәк уен" фестивале үтә. Бәйрәмдә Русиянең 16 төбәгеннән һәм Татарстаннан мең кеше катнаша. "Түгәрәк уен"да Кремль урамы буйлап җырлы-биюле бәйрәм йөреше, ә Кирмәндә төп чаралар узачак.

Татарстан дәүләт традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Бу "Түгәрәк уен" фестивале башкаларыннан кайсы ягы белән аерылачак?

– Без моңа кадәр "Түгәрәк уен"нарның бишесен дә Русиянең төрле төбәкләрендә бәйге итеп үткәргән идек. Инде биш бәйге-фестивальдән соң ярышларсыз гына Казанның үзендә "Түгәрәк уен" үткәрүне ниятләдек. Элекке елларда беренче урыннарны алган, үзенчәлекле чыгышлар белән сөендергән бөтен төркемнәрне Русиядән җыеп бу бәйрәмгә Татарстан башкаласына чакырдык. Казан – Русиядәге бөтен татарларның да мәдәни мәкркәзе. Максатыбыз – мәркәзгә бергә җыелышып, Казан Кирмәне эчендә бәйрәм итү.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова
Кирмәндә без күргәзмәләр дә оештырабыз. Һәр фольклор коллективы үзләренең авылларында, яшәешләрендә булган мәдәни үзенчәлекләр белән бәйле аш-су, кием-салым үрнәкләрен, төрле остаханәләр дә алып килә.

Бәйрәм 14 сентябрь көнне Кремль урамында башланачак. Анда кунакларны каршылау, сәнгать төркемнәренең җырлы-биюле йөреше була. Аннары Кирмән каршындагы Спас манарасы алдында зур итеп түгәрәк уен үткәрәбез.

Бу бәйрәмдә катнашучыларның осталыкларын күрергә дип килгән тамашачы белән бергәләшеп Кирмән эчендә остаханәләрдә булып, җырлап-биеп күңел ачачакбыз. Шунда без һәр коллектив белән танышу мөмкинлеге бирәбез, чәй өстәлләре әзерлибез. Килгән фольклор төркемнәре үз якларының тарихлары, кием-салымнары, җыр-бию үрнәкләре белән таныштырачак.

Соңыннан мәйданда бәйрам концерты күрсәтеләчәк. Бу концертта иң үзенчәлекле, элекке елларда I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган сәнгать төркемнәре һәм шулай ук профессиональ артистлар да катнаша. Ни өчен дигәндә, фольклор – ул профессиональ сәнгатьнең чишмәсе.

– Бу чарага Русиянең кайсы төбәкләреннән фольклор төркемнәре киләчәк?

– Без Русиянең 17 төбәгеннән халык иҗаты осталарын көтәбез. 380 кеше килергә теләк белдерде. Ә бу фестиваль-бәйрәмдә мең кеше катнашачак. 620 катнашучыбыз Татарстаннан. Русия төбәкләреннән: Урал татарлары – Свердлау һәм Чиләбе өлкәләреннән, ногайбәкләр – алар да Чиләбе өлкәсеннән, Себердән – Омски, Төмән өлкәләреннән киләләр. Бәйрәмебездә Ульян, Самар, Түбән Новгород өлкәләреннән, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан, Мордовиядән һәм башка яклардан да катнашачаклар.

13 сентябрь көнне иртәнге якта без Русия төбәкләреннән килгән фольклор төркемнәренә Казанны күрсәтербез дибез. Ә төштән соң алар Лаеш, Питрәч, Биектау, Саба, Арча, Теләче һәм Яшел Үзән районарының мәдәният йортларында концерт күрсәтәчәк. Без бу очрашулар туган белән туган күрешкән кебек бер-берсе белән якыннан танышырлар, элемтәләр булдырырлар дип өметләнәбез. Кем белә, алга таба сәнгатьтә катнашучылар бер-берсенә кунакка йөрешер. Без концерттан да бигрәк аралашу, күрешү мөмкинлеге киңрәк булсын дип бу чараны оештырабыз. "Кара әле, сез шундый икән, кара сез болай җырлыйсыз икән, болай биисез икән. Кара без дә болай эшлибез бит", дигән уртаклыклар һәм шул ук вакытта үзенчәлекләрне дә күрсәтергә өметләнәбез.

– Бөтен Русиядәге татарларның төрлелеген һәм шул ук вакытта бер татарлыкны күрсәтү Универсиада барган көннәрдә, бөтен дөньядан кунаклар һәм спортчылар җыелганда әйбәт булыр иде бит?

– Ул хатка мәдәният министрлыгында сүзләр булды. Иң зур проблемнарның берсе – ул кунакханәләрнең җитешмәве иде. Универсиададан соң үткәрүебез иң беренче чиратта әнә шуның белән аңлатыла.

Киләсе елга ТӨРКСОЙ кысаларында Казан төрки дөнья башкаласы була. Шул уңайдан без алтынчы фестивалебезне янә Казанда бәйге рәвешендә үткәрергә ниятлибез. Төрки дөньядан, чит илләрдән килгән кунакларга татарларның төрле һәм шул ук вакытта бөтен икәнлеген күрсәтә алырбыз дибез.

– Русиянең 16 төбәгеннән килә дип әйттегез, хакимиятләр аларны теләп җибәрәме? Проблемнар юкмы?

– Әле бер генә төркемнән дә без килә алмыйбыз дигән хәбәр алмадык. Коллективлар юл мәсьәләләрен төрлечә хәл итә. Мисал өчен, Төмән өлкәсеннән килүче себер татарларының чыгымнарын бу өлкә татарларының конгрессы каплый. Кемнедер мәдәният идарәләре, кемнедер өлкәләренең милли эшләр комитеты җибәрә.

Коллективлар, теләп, рәхәтләнеп киләбез, дип белдерде. Без күргәзмә оештырырга бер КамАЗ әйбер алып киләбез, дип шалтыратучылар да бар.

– Узган гасырның 90-нчы елларында шул рәвешле Казан урамнары буйлап "Уйнагыз гармуннар" бәйрәме үтә иде. Аннан бу чара сүрелде. Урам тутырып гармун уйнап, татар моңнарын таратып йөрү тукталды. Бу бәйрәмне татар халкының гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын дөньяга чыгаруда яңа бер адым дип бәяләргә буламы?

– Без нәкъ шулай итеп планлаштырабыз. Бәлки, аннан соң шәһәр хакимияте белән килешеп башка юлларын, башка чаралар да уйларбыз. Бу бәйрәмдә Кремль урамыннан иң алда гармунчылар барачак. 200-гә якын гармунчы чакырабыз без. Гармунчылар артыннан чит төбәкләрдән килгән фольклор коллективлары барачак. Аларны Татарстан коллективлары һәм шәһәр халкы сәламләп торыр дип өметләнәбез.

– Шәһәр халкы дигәннән, бу бәйрәм турында ничек хәбәр таратырга уйлыйсыз?

– "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында көнгә алты тапкыр бу бәйрәм турында тасма күрсәтелә. Басма вакытлы матбугатта да бу хакта язмалар урнашытра башладык. Шәһәр халкы килер, бәйрәмгә кушылыр дип өметләнәбез.

– Әле моңа кадәр Казан Кирмәненең халык иҗаты-фольклор белән бәйләнештәге моның кадәр татарны кабул иткәне юк иде. Ничек рөхсәт алдыгыз?

– Рөхсәт алдык дигән сүзне әйтү дөрес булмас. Казан Кирмәне архитектура-музей тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева тәкъдиме белән бәйрәм анда уза. Ул үзе безнең белән аралашып, мондый чараларның Кирмәндә дә үткәрүнең кирәк икәнлеген белдерде.

Без кулга кергән шырпы кебек түгел, ә киресенчә, үзебезнең ханнарыбыз, татарның затлылары аяк басып йөргән, бүген Татарстан президенты сарае булган җиргә бөтен татарның килүе, анда үзенең мәдәни мирасын яктырта алуы – ул гаҗәеп күркәм бер күренеш. Бу бәйрәм соңгысы булмас дип өметләнәбез.

– Бу бәйрәмне телевидение күрсәтәчәкме? Ул туры эфирда булачакмы?

– Без Татарстан мәдәният министрлыгы тырышлыгы белән беренче тапкыр фольклор төркемнәрен Казанга җыябыз. Телевидениегә килсәк, бәйрәмне төшерү каралган. Ул күрсәтеләчәк. Аннан тыш безнең коллективларны "Аулак өй" һәм татар аш-суына багышланган яңа тапшыруда да күрсәтерләр дип өметләнәбез. Бу әле яңа тапшыру, ул сентябрьдә эфирга чыга башлаячак. Безнең фольклор коллективлары үзләре белән бер аш-су остасы да алып килә. Алар үзләрендә сакланып калган үзенчәлекле табын ризыклары әзерләячәк.

"Түгәрәк уен" 13-14 сентябрь көннәрендә генә түгел, ә аннан соң да ел әйләнәсендә телевидениедән күрсәтелер дип исәплибез.
XS
SM
MD
LG