Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Түгәрәк уен" фестивале киңкүләмле хәрәкәткә әйләнде"


Узган ел Пермьдә үткән "Түгәрәк уен" фестивалендә
Узган ел Пермьдә үткән "Түгәрәк уен" фестивалендә

Самарда 4-7 октябрьдә "Түгәрәк уен" Русия күләмендә татар фольклоры фестиваленең бишенчесе үтә. Бу чара халык иҗатын танытучылар арасында зур шаукым тудырган.

Бишенче "Түгәрәк уен" фестивален йомгаклау тамашасы һәм концерты 7 октябрь көнне Казан вакыты белән 18 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Азатлык радиосы Самар татар радиосы белән берлектә бу концерттан туры трансляция тәкъдим итәчәк.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова "Түгәрәк уен" Русия күләмендәге татар фольклоры фестиваленең бер татар хәрәкәтенә әйләнүен әйтә. Быел халык иҗатын башкаручылар арасында бу чара бигрәк тә зур шаукым тудырган. Планлаштырганга караганда да катнашучылар 200 кешегә артыграк булачак. Фестивальне күрү өчен туристлар да, чит илләрдән кунаклар да киләчәк.

– Русия күләмендәге татар фольклоры фестивале "Түгәрәк уен" үзенең биш еллыгын бу чарада катнашырга теләүче төркемнәр саны артып каршылыймы?

– Безнең әле моңарчы моның кадәр шаукымны күргән юк иде. Без планлаштырган саннан катнашучылар 200 кешегә артык булды. Шунлыктан бу бәйгегә сайлау да бик таләпчән үтте. Фестивальдә катнашучы төбәкләр дә артты. Мисал өчен, Әстерхан татарлары шушы фестивальгә бәйле фольклор коллективлары төзеде. Төрле төбәкләрдә яңа төркемнәр барлыкка килүе дә безне сөендерә. Чарага быел Русиянең 17 төбәгеннән киләчәкләр.

Быел "Түгәрәк уен"ның биш еллыгында барлыгы 550 кеше катнаша. Оештыручыларны да кушып исәпләсәк, 600гә якын кеше менә шушы биш көнне татар рухы белән, аның мәдәни мирасы белән танышып, бергә үткәрәчәк. "Түгәрәк уен" киңкүләмле бер зур хәрәкәткә әйләнде дигән җөмләне бүген курыкмыйча әйтә алабыз.

– Урындагы хакимиятләр бу бәйгегә үзләрендәге төркемнәрне теләп җибәрәме, юл чыгымнарын кемнәр күтәрә?

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова
– Һәр төбәкнең үз үзенчәлеге бар. Бөтенесе дә үзләрендәге хакимиятләр акчасына килә дип әйтә алмыйбыз. Әйтик, Омски өлкәсендәге "Умырзая" фольклор ансамбле юлга да, тору өчен дә үз акчаларын түләп, алар бу чарага өстәмә коллектив булып килә. Чарада катнашу теләге булганга, бу ягы да безне бик сөендерә. Фестивальнең дәрте һәм аның рухы шулкадәр көчле ки, коллектив җитәкчеләре акчасын да таба, химаячеләргә дә мөрәҗәгать итә.

Пермь өлкәсенә килсәк, анда вәзгыять башкарак. Андагы хакимият тагын бер төркемне үзе акча түләп өстәмә рәвештә җибәрә. Бу ягы да безнең өчен куаныч. Юл чыгымнарына килгәндә, һәр төркем үз җаен тапкан. Кемнәрдер автобуслар белән килә, кемнәрдер поезд белән. Әле юл чыгымнарыннан тыш фестивальдә торуның бөтен көннәрен дә үзләре түләп килүчеләр дә бар.

Быел чит илләрдән дә кунакларыбыз бар. Кушма Штатлардан Сүрәя Гайнуллина бу чарага махсус кайтачак. Ул бу фестиваль турында фильм эшләргә җыена. Шулай ук Кушма Штатларда яшәүче татарлар турында фильм да күрсәтәчәк.

Фестивальгә туристлар да килә

Самар өлкәсеннән берничә гаилә бу фестивальгә турист булып килергә теләк белдергән. Алар юлламалар алганнар, балалары белән килеп карарга планлаштырып торалар. Безнең бу чара бер туристлык үзәгендә үтә. Юллама алучылар шунда буш калган бүлмәләрдә яшәячәк. Аларның бу фестивальне үз күзләре белән күрәсе, катнашучылар белән аралашасы килә дип хәбәр иттеләр безгә. Моңа кадәр теләүчеләргә мондый шартлар тудырылмый иде, инде алга таба да туристлык ягын да карарга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Үзенең баласын татар рухы белән таныштырырга теләүчеләр тагын да күбәеп китәр дип өметләнәбез. Менә безнең халкыбыз никадәр зур, никадәр төрле, ләкин аның үзәге бер - ул татар һәм кайда гына яшәмәсен, ул менә шундый җырларны белә, ул менә шулай уйный һәм менә шулай бии, менә шулай итеп киенә икән әле дигән әйберләрне күрү мөмкинлеген дә тудырырга кирәк.

Узган фестивальләр турында Азатлык радиосына сөйләгәндә халык йолаларын торгызучы этнотөркемнәрнең күбәя баруы, әмма шул ук вакытта халык уен коралларында уйнаучыларның булмавына борчылу белдергән идегез. Бу икенче ягы биш еллык фестивальдә ничек булачак? Халык уен коралларында уйнаучылар бармы?

– Халык уен коралларына килгәндә, бу безнең өчен борчу булып тора. Аның сәбәпләре бер фестиваль белән генә бәйле түгел, чөнки нигезендә системлы эшнең булмавы чагылып ята. Әйтик, бүген Азәрбайҗанда колак белән ишетеп кенә халык уен коралларында уйнарга өйрәнү системы тикшерелеп, ул барлык урта белем бирү мәктәпләренә дә кертелгән. Аларда теләге булган бала сольфеджио курсын үтмичә дә колагы белән генә ишетеп тә үзләренең халык уен коралларында уйнарга өйрәнә ала.

Төмән өлкәсенең Шыкча авылыннан Илшат Габдуллин халык уен коралында уйный
Төмән өлкәсенең Шыкча авылыннан Илшат Габдуллин халык уен коралында уйный
Шундый ук уен коралларына өйрәтү ысулы Финляндиядә дә бар. Анда башлангыч сыйныфка кадәр балалар сәнгатьнең төрле юнәлешләрен дә мәҗбүри рәвештә өйрәнә. Сәнгатьнең бөтен төрләренә дә мөмкинлекләр бирелгәнгә кечкенәдән үк бала үзенең кайсын яратуын ачыклый. Ул сәнгатьне үз һөнәре итәрлек сәләтле икән, шуннан соң гына аны махсус музыка мәктәпләренә урнаштыралар.

Татарстанга килсәк, музыка мәктәпләрендә татар халык уен коралларында уйнарга өйрәнү програмда юк. Шул ук вакытта музыка мәктәбе бит ул - өстәмә белем бирү мәктәбе булып тора.

Бүген без авылларда гармунчыларыбыз, халык уен коралларында уйнаучыларыбыз юк дип әйтәбез икән, элекке елларда булган колак белән ишеткәнне көйгә җыйнау гадәтенең дә китеп баруын күрәбез. Уен коралына ихтыяҗ булмау да беркадәр тәэсирсез түгелдер.

Ничек кенә булмасын, без бу өлкәдә төенне чишмәкче булабыз. Бу "Түгәрәк уен" фестиваленә "Курайда уйнарга өйрәтү нигезләре" дигән диск алып барабыз. Төбәкләрдәге татар оешмаларында һәм милли-мәдәни автономияләрендә беркадәр музыка белеме алган кеше булса, йә укытучыны тапсалар, ул әлеге диск белән балаларны әкренләп-әкренләп курайда уйнарга өйрәтә алачак. Ул гына да түгел, без махсус курайлар эшләтеп, аларны фестивальгә килүче төрле коллективларга бүләк тә итмәкче булабыз.

Быел без "Түгәрәк уен"га килүчеләрне татар халкының элек булган, хәзер инде онытылган яңа уен кораллары белән дә таныштырачакбыз. Чуашстанның Урмай авылындагы "Мишәрләр" ансамбле фестивальгә борынгы төрки барабаннар белән килә. Алар аны торгызган. Без аларны да күрсәтмәкче булабыз. Төмән өлкәсенең Шыкча авылындагы "Шытыр-шатор" ансамбле кылкубызларны, сорнайларны торгызды. Алар бу уен кораллары белән менә дигән тамашалар күрсәтә. Бу да беркадәр популярлаштыру булып тора. Үзебез бу өлкәгә бәйле белгечләрне барлый алсак, төбәкләрдә махсус методик семинарлар да оештырырга ниятлибез.

– Популярлаштыру, халык күңеленә иңдерү дигәннән, менә ярты елдан артык инде Татарстанның "Яңа гасыр" телевидениесендә халык иҗатына багышланган "Аулак өй" тапшыруы бара. Әмма анда фольклор төркемнәре күренми диярлек. Сәбәбе нәрсәдә, әллә сез тәкъдим итмисезме?

– Бу очракта "тәкъдим итмибез" дигән сүзләрне мин әйтә алмас идем. "Аулак өй"дә катнашырга мөмкинлеге булган Татарстандагы коллективларның исемлеге әле тапшыруның редакциясендә бар. Бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Күрсәтерлек, аутентик нигезе булган коллективлар бүген башлыча төбәкләрдә. Татарстанда татар фольклор коллективлары яңа гына формалашып килә. Шуңа күрә, сайлау, чакыру мөмкинлеге бермә-бер кими.

Бөтен җир шарын әйләндереп алмаса да "ТНВ-Планета" дигән канал бар икән, менә аның кысасындагы "Аулак өй"дә, уйлавымча, төбәкләрдәге фольклор коллективлары да булырга тиеш. Бу мәсьәлә әлеге тапшыруның матди мөмкинлекләре белән дә бәйледер, бәлки. Хөкүмәт "Аулак өй" турында фикер кузгатып, әлеге каналның мөмкинлекләрен киңәйтсә, ул вакытта ни өчен әле без Себердә яшәүче татарларның фольклор мирасы белән таныштырмаска тиеш? Нигә Уралда яшәүче татарларның фольклор мирасы белән таныштырмаска ди? Дөньяви шедеврлар Әстерхан татарларында сакланып калган. Әлегә кадәр белүчеләр дә бар, язып та алынган. Нигә алар яңгырамаска тиеш?

Узгане ел Пермь фестивалендә катнашучыларның бер өлеше
Узгане ел Пермь фестивалендә катнашучыларның бер өлеше
Мин бу очракта Татарстан хөкүмәте Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә "ТНВ-Планета" каналы кысасында тапшыруларны максатлырак итәргә тиеш дип исәплим. Бер үк вакытта бөтен татарны бер йодрыкка җыеп, чәчәк ачылган вакытта төрледән-төрле таҗлар бергә купшы бер бәйләмгә әйләнүен без күрсәтмәсәк, күп әйберләрне югалтырга да мөмкинбез. Мәгълүмат бирү генә түгел, ә "безне күрсәттеләр бит" дигән әйбер дә бар бит әле. Себер татарлары дисәк, ул бит Төмән өлкәсе генә түгел, ә ничәмә-ничә мең километрларга сузылган элек-электән яшәүче милләттәшләр дә бар һәм алар карый, алар үзләренең җырларына, фольклорына соклана дигән сүз. Урал якларына чыгып китсәң, анда нинди гүзәллек. Безнең үзебезгә үзебезне күрсәтү мөмкинлекләребез бар, ләкин аны аңлап, җитәрлек дәрәҗәдә эшләү генә кирәк.

Бу фольклор фестиваленә 550 кеше киләчәк. Бер яктан карасак, күп тә түгел. Ләкин алар бер-берсенең милли үзенчәлекләренә сокланып, илһам һәм рух та алып кайтып китә. Бу төркемнәрдә хәйран гына укытучылар да бар. Мин үзем шунсына да сөенәм, укытучы кайткач укучысына сөйли дә, бу татар рухын рухын ипләп кенә киләсе буынга күчерә бара. Ләкин ул җитәрлек итеп эшләмәгәндә коры куаныч та булып калырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG