Accessibility links

Җәүһәрова: Татарстанда фольклорга әлегә ихтыяҗ юк


"Каз канаты" төркеме. Саба районы Кече Шыңар авылы. "Күкәй җыю" күренеше.
"Каз канаты" төркеме. Саба районы Кече Шыңар авылы. "Күкәй җыю" күренеше.

Татарстанда “Иске Казан – Түгәрәк уен” халык иҗаты фестиваленең икенчесе узса да, аны оештыручылар фольклорны күтәрү бик авырлык белән бара, дип белдерә.

“Иске Казан – Түгәрәк уен” фестивале 8-9 июль көннәрендә Арчада һәм Биектау районындагы “Иске Казан” тарихи-мәдәни тыюлыгында үтте. Бу чарада 350-ләп кеше, ягъни 20 районнан фольклор төркемнәре катнашты.

Фәнзилә Җәүһәрова
Татарстанның традицион мәдәниятны үстерү үзәге мөдире вазифаларын башкаручы Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, Русиядә әлеге көнгә кадәр элек-электән килгән халык йолаларына игътибар кирәклеген үзәккә алган канун кабул ителмәгән.

“Мәдәният канунына рухи, матди булмаган мәдәниятне саклауга бәйле үзгәрешләр кертү көтелә. Үзгәрешләрдән соң Татарстанда фольклорны бик җитди рәвештә күтәрергә мөмкинлек туар дигән өметебез бар.

Халык иҗатын саклау ул – ниндидер чыгымнар гына түгел, ә белгечләр булдыру дигән сүз дә. Белгечләр булгач, һәрдаим ниндидер чаралар үткәрүгә дә алып киләчәк. Шушы канун кысаларында фольклор төркемнәрен булдыруга мөмкинлек тудырачак”, ди Җәүһәрова.

Республика күләмендә узган икенче фольклор фестивалендә бары тик егерме районның гына катнашуы республикадагы калган башка районнарның халык иҗатын саклауга төшкән эшләре юк икәнне күрсәтеп тора.

Халык иҗатын өйрәнүче белгечләр, республикада чын фольклор төркемнәре юк дип әйтерлек дип белдерә. Булса да, саный башласаң, бер кулның бармаклары да артып калачак.

"Ипи салу" күренеше. "Умырзая" төркеме. Чирмешән районы.

Районнарда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кирәк булса, бүген эстрада да җырлый, кирәк булса, агитбригада белән дә чыгып китә, театрын да куя, инде фольклор фестивале үткәрелә дигәч, борынгы җырларны, әйтемнәрне искә төшереп анда да катнаша.

“Барлык фольклор төркемнәрен дә чын мәгънәсендәге фольклор төркемнәре дип әйтә алмыйбыз. Безне сөендергәне шул – узган ел беренче фестивальгә килгән фольклор төркемнәре эчтәлекне беркадәр үзгәрткән.

Мисал өчен, узган елгы фестиваль нәтиҗәсендә Осиновода “Җәүһәр” фольклор ансамбле барлыкка килгән. Былтыр алар булган белән генә килгән иде. Хәзер үзләре, анда үсмерләр катнаша, татарча “Капка” уенын уйнап күрсәттеләр. Үзләре эзләнгәннәр, киемнәр теккәннәр, бик күп мәгълүмат туплаганнар.

Ике фестиваль өчен генә ихтыяҗ тудырып булмый

Безнең максат – барлыкка килгән фольклор коллективларына Татарстанның мәдәни даирәсендә ихтыяҗ тудыру. Ике фестиваль өчен генә ихтыяҗ тудырып булмый.

"Чыпта сугу". Арча районы "Чордашлар" төркеме апасы.

"Узган елгы фестивальдән соң Лаеш районы Атабай авылындагы “Бибинур” ансамбленә без фотографларны алып барган идек. Татарстанга чит илләрдән ТЮРКСОЙ аша фоторәссамнар килгән иде. Менә шуннан соң “Бибинур” ансамбле әкренләп турбизнеска кереп бара. Быел бер туроператор алар белән дүрт тапкыр эшләгән”, ди Җәүһәрова.

Чыннан да, гасырлар буе буыннан-буынга күчеп килеп, шөкер, әле дә югалып бетә алмаган халык иҗаты бүген бары тик ниндидер фестивальләр һәм анда урыннар алып кайту өчен генә кирәк сыман.

Республикада яшәүчеләрнең гайре күп өлеше әлегә фольклорның нәрсә икәнен дә бик аңлап бетерми. Татарның асылын саклаучы йолалар буыннан-буынга күчсен өчен аны телевидение дә күрсәтми, радиода да халык иҗатының бүгенге хәленә багышланган проблемлы тапшырулар оештырылмый; бәет, мөнәҗәт, халык җырларын башкаручылар һәрдаим чыгыш ясап тормый.

Бүген фольклорны саклау аның әһәмиятен аңлаган коллектив җитәкчеләре өстенә төшә. Район башлыкларына үзләренең кирәклеген дәлилләү дә җиңел түгелдер. Шулай да, яңа башлангычлар да бөтенләй үк юк түгел. Быелгы фестивальдә балалар фольклоры да сәхнәгә менгән.

“Татарларда май бәйрәме көннәрендә хәзер дә сакланып калган “Йомырка җыю” күренешен Саба районы Кече Шыңар мәктәбе укучылары күрсәтте. Алар аны шаян такмаклары, уеннары, әйтемнәре, үртәвечләре, санамышлары, җырлары белән тәкъдим иттеләр. Без моны күреп бик сөенеп, бәйгегә җиденче номинацияне дә өстәдек. Ул – балалар фольклоры. Без ул номинацияне Бөтенрусия татар фольклоры фестивале “Түгәрәк уен”га да кертәчәкбез”, ди Җәүһәрова.

“Түгәрәк уен” быел 15-18 сентябрьдә Пермь шәһәрендә узачак. Русиякүләм татар фольклор фестиваленең дүртенчесе булачак ул. Узган ел өченче фестиваль Екатеринбурда үтеп, анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та барган иде. Урал ягы бүгенгә кадәр үзенең "Сәрдәрия" ансамбле белән дан тота. Җәүһәрова сүзләренчә, Татарстанда да “Сәрдәрия” фольклор җыр һәм бию ансамбленә көндәш булырдай төркем камилләшеп килә.

“Быелгы фестивальдә Чирмешән районыннан “Умырзая” дип аталган бик көчле коллектив катнашты. Алар “Ипи басу” йоласын күрсәтте. Бу йола эчендә Чирмешән районы мишәрләренең җырлары, биюләре, уеннары, әйтемнәре - барсы да булды”, ди Җәүһәрова.

Әлмәт шәһәренең "Сәрбиназ" төркеме.
XS
SM
MD
LG