Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фольклорның киләчәге бармы?


Белгечләр фикеренчә, халык иҗатына: йола-уеннарына, җыр-биюләренә һәм гармун-курайларга игътибар булган вакытта, фольклор акча да китерәчәк һәм татар халкын да танытачак.


Чүпрәле районыннан килгән Фәсәхәт апа Хөсәенова “Иске-Казан түгәрәк уены” фольклор фестиваленең “йолдызы” булды дияргә дә мөмкин. Фәсәхәт апа башкарган инде югалып бара торган җырлар бу чарада катнашкан һәркемдә дә зур кызыксыну уятты.

Бәет һәм мөнәҗәт башкаручылар арасында Фәсәхәт апа җиңеп чыкты һәм ноутбок белән бүләкләнде. Аны күпләр әлеге фестиваль вакытында Әлдермеш бабай образының әби варианты дип тә әйткән. 82 яшьлек җор теле һәм үтә дә җитез Фәсәхәт апа башкарган җырларны тыңларга дип фестивальнең икенче кичендә Арча хакимияте вәкилләре дә махсус килгән булган.

Соң булса да, уң булсын!


Республикада беренче тапкыр үткән “Түгәрәк уен” фестивален йомгаклау бәйрәме Биектау районына караган Иске-Казан тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгында үтте. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үтә дә кызу көн булуга карамастан, фестивальдә катнашканнарның төрле уеннарын да, сәхнәдәге чыгышларны да зур кызыксыну белән карап торды.

Кәлимуллин: “Соң булса да, уң булсын! Безгә онытыла барган татар халык иҗатын күптән күтәрергә кирәк иде”, диде. Киләсе елга да нәкъ шундый ук фестивальнең икенчесен үткәрергә ниятлиләр.

“Бибинур” район тоткасы


Татар дәүләт фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, ни кызганыч, бөтен районнарда да фольклорга уңай гына караш түгел шул. Кайбер районнар фестивальдә бөтенләй катнашмады. Ә кайбер урыннарда халык иҗатына игътибар зур.

“Мисал өчен, Лаеш районында “Каравон” фольклор бәйрәме уза. Җитәкчеләр рус милләтеннән булуга карамастан, фольклорга ихтыяҗ зур булуга бәйле, райондагы Атабай авылында 1984 елдан бирле “Бибинур” ансамбле эшләп килә. Үзләренең тәҗрибәләре дә бар. Сабантуйның тоткасы шушы “Бибинур” ансамбле. Ул бии дә, җырлый да, оештыра да. Җирле муниципалитет өчен оештыру эшләрендә катнаша торган әзер бер төркем”, ди Җәүһәрова.

Үз агымына куелмасын иде


Димәк, фольклор ансамбльләре оешып һәм яхшы итеп эшләп киткән очракта авылларда үтә торган төрле бәйрәмнәрнең дә төп терәгенә әйләнә ала. Фольклор белгечләре әйтүенчә, халык йолаларын бары тик буыннан-буынга тапшырып кына саклап була. Күп әсәрләрендә матур фольклор үрнәкләрен тасвирлаган драматург, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин да әнә шул карашта.

“Бу уеннар кемгә дә булса кызык тоелса, ул халыкта калачак. Милләтнең уеннары, җырлары аларның күңелләренә кереп калырлык дәрәҗәдә эшләнәме соң?! Бу әйбер оештырылырга тиеш. Үз агымына куярга һәм үзеннән-үзе киләчәк буынга күчә дигән әйбер белән дә яшәргә дә ярамый. Халыкның исенә төшереп торырга кирәк. Бабайлар сүзен һәрвакыт искә төшереп торалар бит”, ди Туфан Миңнуллин.

Турширкәтләр йолалы авыл эзли

Күп кенә Европа илләрендә, мисал өчен Испаниядә, туристлар җәйге ялга диңгез буена агылган вакытта, күрорт шәһәрләрдә гадәттә фольклор фестивальләре үтә. Әлеге чаралар айлар буена сузылырга мөмкин. Шәһәр үзәгендә бер көнне бер фольклор төркеме чыгыш ясый, икенче көнне икенчесе. Шулай итеп ил үзенең үзенчәлекле бию-җырлары һәм киемнәре белән дөньяның төрле җиреннән килгәннәрне таныштыра. Туристлар рәхәтләнеп карый һәм бии.

Әлегә, ни кызганыч, Казан үзәгендәге Бауман урамында да, Кирмән тирәсендә дә мондый чаралар үтми. “Ә ник Бауман урамында “Кичке уен” оештырылса килгән кунаклар да, казаннар үзләре дә рәхәтләнеп биемәс иде мени?!” ди фольклор фестивалендә катнашкан берәү. Элегрәк Казанның студент татар яшьләре кичке уеннар оештырган икән бит. “Пятачок” дип аталаган алар.

Шулай да, Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, Казандагы берничә турширкәт фольклор төркемнәренә кызыксыну белдергән инде. Татарстан башкаласыннан ерак булмаган халык йолаларын да күрсәткән берәр татар авылына туристларны алып барып булмас микән дигән тәкъдим белән чыккан алар. Бу очракта фольклор төркеменә һәм авылга күпмедер акча да эшләү мөмкинлеге туачак.

Халык иҗаты – халыкның цивилизация дәрәҗәсе


Фестивальдә 9 яшьтән алып өлкәннәргә кадәр катнашты. “Балалар үзләренә кичке уеннар бигрәк тә ошаганны белдерде. Бу хәл безне бигрәк тә сөендерде. Уйнатсаң, балалар уйный икән. Без балалар компьютерга кереп бетте дигән бер җөмләне гел кабатлап торабыз.

Баксаң, адәм баласы үзгәрмәгән икән. Күмәк уеннарда кызыгын табып уйныйлар. Кичке уеннар юктан бар булмаган. Анда яшьләр үзара танышсыннар, бер-берсе белән аралашсыннар, колакларына нидер пышылдашсыннар өчен бөтен мөмкинлекләр дә салынган”, ди Җәүһәрова.

Туфан Миңнуллин исә әлеге халык уеннарына яшьләрне күбрәк тартырга кирәк дигән карашта. Катнаштырсаң, алар һичшиксез кызык табачак. “Бу фестивальдә мин яшьләрне шактый күп күрдем һәм ул мине бик сөендерде”, ди Миңнуллин. Һәм халык иҗатына карап халыкның цивилизация дәрәҗәсе билгеләнә дип тә ассызыклый.
XS
SM
MD
LG