Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә “Түгәрәк уен” фольклор бәйрәме үтте


Түбән Тәүде районы Урта Тарман авылы фольклор төркеме чыгышы
Түбән Тәүде районы Урта Тарман авылы фольклор төркеме чыгышы

Төмән өлкәсе татарлары конгрессы үткәргән II Өлкәкүләм "Түгәрәк уен" фольклор бәйгесе себер татарларының гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын һәм биюләрен барлады.

Себер яклары табигатенең урман-күлләргә, шифалы суларга, чиксез яланнарга бай булуы белән үзенә тартып тора. Ул гына да түгел ачык йөзле, иркен, хөр күңелле кешеләре синең белән бер очрашкан булса, әллә кайчан күргән туганы кебек үз итеп каршы алуы – сине беренче килүдә үк әсир итә дә, гел-гел шулар янына барасын китереп, үрсендереп тора башлый. Ни дисәң дә элек – электән чиксез себер киңлекләрендә үз малларын иркенләп көтеп, хөр күңеллекләрен хәзер дә саклый алган кавемнән бит алар. Кайвакыт аларга сокланып та, кызыгып та куясың.

Төмән районы Шыкча авылының "Шытыр-шатыр" фольклор ансамбле
Төмән районы Шыкча авылының "Шытыр-шатыр" фольклор ансамбле
2009 елда Төмәндә үткән II Бөтенрусия татар фольклоры фестивале “Түгәрәк уен” минемчә, бик күпләрне шушы халәткә кертте. Фестиваль көннәрендә себер татарларының сөйләме генә түгел, фольклоры да бик үзенчәлекле һәм бай булуы безне таң калдырган иде. Ул вакытта без “Шытыр-Шатыр” халык уен коралларында уйнаучы балалар төркеменең себерчә төйдереп, җырлап, уйнап, себер дәртен безгә дә ирештерә алуларына чиксез сөенгән идек. Русиянең төрле төбәкләренә сибелгән туганнарыбыз Себер тараларының “оллы бавырсаг”ыннан гына авыз итеп калмыйча, аларның хөр холыкларын, үзенә бер төрле көйле сөйләмнәрен дә үз иттеләр, бу үзенчәлекләрнең тагын да ешрак, масштаблырак чикләр биләвен бик теләделәр.

Әлеге теләк-өметләрне Төмән өлкәсенең татарлары конгрессы хуплап каршы алды һәм 2011 елдан Өлкәкүләм фольклор фестивале гамәлгә керде. Мин бу халык бәйрәмендә менә быел икенче мәртәбә жюри рәисе вазифаларын башкарып, себердә яшәүче туганнарыбыз өчен, “Түгәрәк уен” Бөтенрусия фольклор фестиваленең төбәк түгәрәкләре дә әйләнә башлануына сөенеп кайттым.

Төмән районы Талымхан авылы гармунчылары
Төмән районы Талымхан авылы гармунчылары
Фестивальнең икенчесе быел 24 март көнне Төмән шәһәре “Төзүчеләр” мәдәният сараенда узды. Әйтергә кирәк, быелгы фестивальне яңа ачышлар фестивале буларак та бәяләп була. Ни өчен дигәндә, фестивальдә яшьләрнең күп булуы, тамашачының залларга сыймаслык булып килүе, себерчә төйдерүне үзәккә куйган яңа хореографик төркемнәрнең барлыкка килүе, этнографлар, фольклорчылар тарафыннан тулысынча билгеләнмәгән, ләкин халык традициясендә әле хәзер дә сакланучы йола күренешләренең сәхнәләштерелүе - тамашачыны гына түгел, белгечләрне дә сөендерде.

Фестиваль Бөтенрусия фольклор фестивале “Түгәрәк уен” номинацияләре кысасында оештырылган бәйге кысасында үтте. Фольклор төркемнәре үзләренең көчләрен халык хореографиясендә, себер татарларына хас җырларны ялгыз һәм күмәкләп башкаручылар, бәет, мөнәҗәт көйләүчеләр, фольклор – этнографик композицияләрне сәхнәләштерүчеләр, халык уен коралларында уйнаучылар номинацияләрендә сынадылар. Минемчә, сынауны бар катнашучылар да лаеклы үтте.

Төмән районы Талымхан авылының "Барбарис" фольклор ансамбле
Төмән районы Талымхан авылының "Барбарис" фольклор ансамбле
Иң югары бәяне аларга һәр номерны көчле алкышлар белән күмгән тамашачы бирде. Шулай да бәйге булгач, аеруча танылганнар да билгеләнде. Хореография номинациясендә иң югары бәяне Төмән өлкәсенең Түбән Тәүды районы Урта Тарман авылыннан Чәгвәр Касимов алды. Халык уен коралларында уйнаучы төркемнәр арасындагы бәйгедә беренчелекне быел да Русия күләм шөһрәт казанган Төмән районы Шыкча авылы балалар фольклор ансамбле “Шытыр - шатыр” беркемгә бирмәде. Шулай да аларга да җитди генә көндәш буларак “Барбарис” һәм “Чимги” фольклор ансамбльләре барлыкка килүе дә безне сөендерде. Без исә, мондый ачык көндәшлек бу төркемнәрнең сәнгати сыйфатын тагы да югарырак күтәрер дигән өметтә калдык.

Вокаль төркемнәргә килгәндә, Төмән районы Каскара авылыннан килгән “Шаян” балалар фольклор ансамбле иң үзенчәлекле төркем буларак билгеләнде. Быелгы фестиваль бәет, мөнәҗәт көйләргә теләүчеләрнең дә шактый булуы белән аерылды. Район фестивальлләрендә җиңеп, өлкә башкаласына менә дигән башкаручылар килгән иде. Фестивальдә эшләүче җюри әгъзалары бу жанрда башкарылган халык әсәрләренең күбесенең оригиналь булуларын билгеләде. Аеруча үзенчәлекле башкаручы буларак Төмән шәһәреннән Клара Кучковская аталды.

Төмән районы Каскара авылы фольклор төркеме чыгышы
Төмән районы Каскара авылы фольклор төркеме чыгышы
Әлбәттә, фольклор фестивальлләрендә иң кызыклы чыгышлар буларак фольклор – этнографик композицияләрен атыйлар. Төмән фестивале монда да үзенең колориты белән аерылып тора. Катнашучы төркемнәр халык иҗаты катламнарының тирән төпкелләренә төшеп, гаҗәп кызыклы йолаларны сәхнәләштерә алган. Ул чыгышлардан без себер татарларына хас балык тотуга бәйле йола комплексларын, гаилә – көнкүреш йолаларын, боз озату күренешләрен беркадәр күзаллый алдык. Бу номинациядә беренчелекне Түбән Тәүде районы Урта Тарман авылы “Саз” фольклор – этнографик ансамбле яулады.

Үзенең көчле, саф тавышы белән залны да, белгечләрне дә себер татарлары җырларын ялгыз башкаручылар номинациясендә таң калдыручы булып, Ялутор районының Аслана авылыннан килгән укучы бала - Рималь Хөснетдинов чыгыш ясады.

"Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучы балалар фольклор ансамбле
"Түгәрәк уен" фестивалендә катнашучы балалар фольклор ансамбле
Гомумән, бөтен өлкәне кузгатып, фольклор мирасны барлауның, саклауның үтемле мехнизмына әйләнгән Төмән өлкәсе татарларының фольклор фестивале югары дәрәҗәдә оешкан, табышларга бай, дәртләндергеч гүзәл бер тамаша буларак үтеп тә китте. Бу уңайдан уенның түгәрәге шома тәгәрәсен өчен үз көчләрен кызганмыйча, армый - талмый эшләгән шәхесләр: Өлкә татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Хәмзә улы Насыйровка, фестивальнең проект авторы, төп оештыручысы Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкаловага һәм конгресста эшләүче хезмәткәрләргә чиксез рәхмәтләрне белдерәсе килә. Алга таба да фестиваль масштабларын киметмичә, тагы да зураеп Бөтенсебер татар фольклоры фестиваленә әверелсен, “Түгәрәк уен”ның түгәрәге башка төбәкләрдә дә барлыкка килеп киңәйсен иде дигән өметтә калабыз.

Фәнзилә Җәүһәрова
Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе
XS
SM
MD
LG