Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау алдыннан Төмәндә Татар мәдәнияте үзәге ишекләрен ачты


Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәге урнашкан бина
Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәге урнашкан бина

Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәген төзекләндерү дүрт елга сузылды, аны президент сайлау алдыннан ачтылар. Тобол шәһәрендәге үзәккә дә сайлаулар алдыннан гына акча биргәннәр.

Төмән шәһәрендәге Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре биналарында төзекләндерү эшләре барганда дүрт ел буе өйдәш сыман бер урыннан икенче урынга күчеп йөрде, мәктәпләр дә, төрле иҗат үзәкләре дә калмады. 24 февраль көнне, кызыл тасмалар кисеп, яңартылган бинаны зурлап ачу тантанасы булды. Чарага Төмән хакимиятеннән түрәләр, шәһәр идарәсе вәкилләре, иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре һәм татар җәмәгатьчелеге дә килде.

Русиядә сайлау алдыннан зурлап хастаханәләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары ачу, илне саклау өчен дип яңа ракеталар урнаштыру, фатир ачкычлары өләшү модага керде. Хакимият әлеге ысул белән гади халык тормышын кайгыртуын күрсәтергә тырыша.

Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни мохтарияте рәисе, шәһәр думасы депутаты Ришат Җиһаншин үзәкне ачу тантанасы вакытында Путинны мактады һәм аны сайларга кирәк дип әйтте.

Кәримова: Халык таләбе тормышка ашты

Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәгендә төзекләндерү эшләре октябрь аенда ук бетсә дә, рәсми ачылышы биш айга якын вакыт үткәннән соң гына булды. Үзәк җитәкчесе Лилия Кәримова, бу чараны сайлау алды белән бәйләү дөрес булмас, тавыш һәм ут җиһазлары өчен шәһәр хакимияте гыйнвар аенда гына акча бирде, аларны сатып алу, урнаштыру озакка сузылды, дип әйтә. Бу акчалар белән бергә бинаны төзекләндерү эшләре тулаем алганда 100 миллион сумга төшкән.

Кәримова, мәдәният үзәгенең төзекләндерелгән бинада эшен дәвам итүендә акча биргән хакимиятләрне генә мактап утыру дөрес булмас, бу хәл - өлкәдәге татар халкы таләбенең нәтиҗәсе, дип әйтә.

“Бу хәлне безнең өлкәбездә яши торган татарларның барысының да уңышка ирешүе дип бәялим. Безнең татар иҗтимагый оешмалары төзекләндерү эшләре кирәклеген әйтеп хатларны күп язды. Төмәндә халык саны белән татарлар икенче урында тора. Татарлар хакимияткә күп хатлар язганга үз вакытында татар мәдәнияте үзәге оешкан иде.

Дөресен әйтсәк, без шәһәрдә башка мәдәният йортлары белән бер рәттә торабыз. Үзәк урнашкан бистәдә яшәгән башка милләттәгеләр өчен дә эшчәнлек алып барабыз”, ди Кәримова.

Үзәк татарлар өчен төрле чаралар оештырудан тыш, бистәдә яшәүчеләргә дә төрле календарь бәйрәмнәрне үткәреп торырга тиеш. Татар мәдәният үзәге Төмәндәге башка мәдәният йортлары арасыннан иң соңгысы - алтынчысы булып төзекләндерелде.

Җитенкерәмәгән акчаны үзләре табачак

Үзәктә барлыгы 32 кеше эшли. Эшчәнлекне шәһәр хакимияте финанслый. Төрле чаралар үткәргәндә алар финанс ярдәме сорап татар эшмәкәрләренә дә мөрәҗәгать итә. Инде үзәк үз бинасында тулы канлы эшчәнлек алып бара башлагач, түләүле чаралар үткәрү акча ягын бөтәйтеп җибәрер дип өметләнәләр.

Татар телен, гарәп телен һәм биергә өйрәнергә теләүчеләргә түләүле курслар ачарга җыеналар. Өлкәннәргә “Җырлыйк әле” клубына килү дә, яшьләргә никахлар үткәрү дә түләүле булачак. Шулай ук төрле бәйрәмнәр уңаеннан табын әзерләп оештырылган кичәләргә дә теләүчеләр акча түләп керәчәк.

Татар мәдәният үзәге урнашкан бина кызыл кирпечтән ике катлы итеп XIX гасырның икенче яртысында сәүдәгәр Колмогоров тарафыннан төзелгән. Икенче каттагы иң зур бүлмәсе бүген 200 кеше сыйдырышлы концерт залы итеп эшләнгән, сәхнә ясалган. “Урындыкларны алып куеп, өстәлләр тезеп, монда Рамазан, Корбан бәйрәмнәре, төрле кичәләр дә үткәрергә мөмкин”, ди Кәримова.

Бинаның беренче катында “Каминлы зал” дип аталган 50 кеше сыйдырышлы тагын бер зур бүлмә бар. Монда никахлар, фольклор бәйрәмнәре, язучылар белән очрашулар үткәрергә ниятлиләр. Төзекләндерелгәннән соң биюләргә өйрәнү залы, тавыш студиясе дә җиһазлаганнар.

Үзәктә Төмән шәһәре тарихы турында “Чимгитура һәм бохаралы татарлар бистәсе”, сәүдәгәр Колмогоровның нәселенә һәм эшчәнлегенә багышланган даими күргәзмәләр дә ачылды.

Тоболдагы Себер татар мәдәнияте үзәге дә төзекләндерелә

Тобол шәһәрендәге Себер татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре дә озак еллар буе биналарын төзекләндерелгәнне көтте. Әлеге үзәк мөдире Сафиулла Ильясов әйтүенчә, узган ел башта 15 миллион сум биргән булганнар. Быел исә төзекләндерү эшләрен тәмамларга дип 36 миллион һәм җиһазлар алырга тагын 13 миллион бүләргә җыеналар.

Төмән өлкәсе хөкүмәте Тобол шәһәрен туристлар үзәге итү өчен махсус програм кабул иткән иде. Узган ел өлкә губернаторы Владимир Якушев телевидениедә туры эфирда төбәктә яшәүчеләрнең сорауларына җавап биргән вакытта Тоболдан берәү: “Себер татарлары мәдәнияте үзәге туристлар юлына урнашкан, нигә аны төзекләндермисез?” дип сорау биргән. Шуннан соң губернатор үзенең резерв фондыннан беркадәр акча бүлү карары чыгарган. Бу гына җитәрлек булмаганга тагын сораганнар. Үзәкне төзекләндереп бетерүне хөкүмәт быелгы бюджетка янә кертмәгән. Ильясов әйтүенчә, калган акчаларны да резерв фондыннан бирү каралган.

“Әгәр губернаторга турыдан-туры сорау куелмаса, төзекләндерү эшләре турында уйлап та карамаслар иде. Акчаларны сайлаулар алдыннан гына бирелде дип әйтү дә бик үк дөрес булмас”, ди ул.

Ильясов: Һәр түрә үзен кнәз кебек тота

Ильясов, болай итеп әллә нигә бер генә акчалар биреп хакимият абруй казана алмый, дип әйтә.

“Төзекләндереп, йә булмаса мәчетләр ачып кына хакимиятнең дәрәҗәсе үсми. Һәркемгә һәркөнне йөзе белән борылган вакытта гына хакимиятнең дәрәҗәсе артырга мөмкин. Һәр түрә үзен кнәз кебек хис итеп мәктәпләрдә, хастаханәләрдә һәм мәдәният тармакларында эшләүчеләрне, гади хезмәттәгеләрне кешегә санамаганда дәрәҗә казанып булмый. Бездә бит хәзер кешеләр хакимияттәгеләргә һәм гади халыкка аерылды.

Президент сайлау алды кампаниясендә алар үзләрен башкачарак тота башлаган кебек күренә. Мин бервакыт аларга ачыктан-ачык итеп: “Менә нигә сезнең “Бердәм Русия”гез җиңелде һәм алга таба да җиңеләчәк”, дип әйткән идем. Әмма алар үзгәрмәде, түрәләр үзләрен ничек тотса, шул килеш калды”, ди Ильясов.

Өлкә хакимияте вәгъдә иткән акчалар вакытында бирелсә, Тобол шәһәрендәге Себер татарлары мәдәнияте үзәгендә төзекләндерү эшләрен дә быелның октябрь аена төгәлләргә җыеналар.
XS
SM
MD
LG