Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татарлары халык җәүһәрләрен барлый


Милли бию өчен кием серләре турында сөйләшү
Милли бию өчен кием серләре турында сөйләшү

Татарлар күпләп һәм борынгыдан яшәгән Төмән өлкәсенең көньяк районнарында халкыбыз җәүһәрләре онытыла бара. Соңгы вакытларда аларны саклау, барлау эше активлашты.

Себердә халкыбызның рухи дөньясын чагылдырган җырлар, бәетләр, әкиятләр, такмаклар һәм дастаннарның иң гүзәл үрнәкләре сакланган. Себер татар фольклорын беренче тапкыр сөйләүчеләр телендә язып алган академик, немец галиме Фридрих-Вильгельм Радлов, якташларыбыз – язучы, галим Хәмит Ярми, филология фәннәре кандидаты Флора Әхмәтова-Урманче, татар халык көйләрен җыючы һәм өйрәнүче Мәхмүт Нигъмәтҗанов, фольклорчы-галим Илгиз Кадыйров безнең якларны өйрәнгән вакытта чиксез бай материал туплаганнар. Милли байлыгыбызны өйрәнүдә алман, рус, татар галимнәре күп көч түксә дә, халык оныта бара.

Бишенче ел рәттән Русия күләмендә, ике ел Төмән өлкәсендә үткәрелгән фольклор фестивальләре халкыбыз җәүһәрләрен барларга, сакларга чын-чынлап ярдәм итә. Халык яңадан җанланып, күтәрелеп китте. Үзләре өлкән кешеләрдән эзләп табып, сценарий төзеп, матур чыгышлар әзерләп фестиваль сәхнәләрендә югары уңышларга ирешүчеләр дә артканнан-арта.

Русиякүләм “Түгәрәк уен” фестивалендә Төмән өлкәсе вәкилләре чыгышлары елдан-ел эчтәлеклерәк, кызыклырак була бара, осталыклары да үсә. Ә себер татарлары фольклоры бик бай ул, аны сәхнәгә алып чыгарга омтылучы төркемнәр дә җитәрлек. Ләкин күбесен тиешле юнәлешкә кертеп җибәрәсе, композицияләр әзерләргә өйрәтәсе бар әле. Районнарда мәдәният учакларында махсус белемле белгечләр аз.

"Әхтәмушки" халык җыр ансамбле үз осталыгын күрсәтә
"Әхтәмушки" халык җыр ансамбле үз осталыгын күрсәтә


Менә шул өйрәтү, төшендерү, ачыклау максаты белән Вагайда әле яңа гына ачылган мәдәният йортына Тубыл, Вагай районнары, Тубыл шәһәре мәдәният хезмәткәрләре җыелды. “Татарларның традицион мәдәниятен замана шартларында саклау, барлау” темасына үткәрелгән семинарны Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Төмән өлкәсе татар конгрессы оештырды.

Конгрессның мәдәният һәм матбугат департаменты җитәкчесе, өлкәдә фольклорны үстерү өчен янып йөрүче Вәлимә Ташкалова: “Мондый семинарлар Екатеринбур һәм башка шәһәрләрдә үткәрелеп тора, - диде. – Безнең өлкәдә беренче мәртәбә оештырыла. Бу идеяне “Түгәрәк уен” фестивале авторы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова тәкъдим итте. Без моны хуш күрдек. Мин район хакимияте башлыклары белән очрашып, мәдәният бүлекләренә хатлар яздым. Матди ярдәмне өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров күрсәтте.

Семинарда күренекле шәхесләр: Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрованың кызыклы темаларга секцияләрдә укыган лекцияләре, үзәкнең төп белгече, Казан мәдәният һәм сәнгать институты мөгаллиме танылган хореограф Дәүләт Үмәровның мастер-классы, себер татарлары биюләре буенча үткән ел “Түгәрәк уен”да лауреат булган Җәгъфәр Касыймовның чыгышы, тәҗрибәсе белән уртаклашуы, Гыйззәт Әминовның сюжетлы биюләре беркемне әһәмиятсез калдырмады”.
Халык уен коралларында оста уйнаучы һәм аларны ясаучы Әбүзәр Миңнебаев
Халык уен коралларында оста уйнаучы һәм аларны ясаучы Әбүзәр Миңнебаев


"Себердә бай мираслы халык яши. Безнең якларда татар халык авыз иҗаты, фольклор тулысынча өйрәнелеп бетмәгәнен мондый очрашуларда аңлыйсың. Себер татарлары мәдәниятенең үсеше, тарихыбызны, халык авыз иҗатын саклап калуда мөһим рольне мәдәният хезмәткәрләре уйный, - дип сөйләде бу чарада булып кайткан Римма Өметбаева. – Вагайда узган семинарда 50 кеше катнашты. Сәнгать җитәкчеләре, җырчылар, хореографлар, фольклор җыючы һәм башкаручылар секцияләрдә тәҗрибә тупладылар".

Күбәк авылы клубы җитәкчесе Руфинә Калбаева, мондый семинарлар бик кирәк безгә, аларны ешрак уздырсыннар иде, тыңладык та, үзебезне практикада сынап та карадык, аннары тәҗрибәле белгечләрнең фикерләрен дә ишеттек, дип шатлыгын җиткерде.

Ә менә үзәктән читтә урнашкан Агытбаш, Усак, Картавыл, Бәек авыллары өчен бер генә мәдәният үзәге эшли икән. Алар хәтта Сабантуйны да үткәрмиләр. Шулай да “Аулак өй”, ул якларга хас булган Балыкчылар көнен зурлап оештыралар. Монда Җәүһәрованың, бу төбәктә яңа ачышлар өчен перспектива зур. Иң мөһиме – безнең очрашуыбыз түгел, ә бу очрашуда алган белем, дигән сүзләре бик урынлы.

Оештыручылар кунакларга зур рәхмәтләрен җиткереп, рәхмәт хатларын тапшырдылар. Вәлимә Ташкалова чираттагы семинарны Ялутор шәһәрендә үткәрергә планлаштыруларын белдерде.
XS
SM
MD
LG